Яңа фикерләр:

postheadericon Яшелчәләр турында табышмаклар

яшелчәләрҖир астында җиз бүкән.

Ул ни икән? (Бәрәңге)

***

 

Җир астында җиз бүкән,

Һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәңге)

***

 

Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында. (Бәрәңге)

***

 

Кат-кат тунлы, карыш буйлы (Кәбестә)

***

 

Катлы –катлы яфраклы, яшел төстә, түтәлдә үсә (Кәбестә)

***

 

Йөз кат кием, барысы да төймәсез (Кәбестә)

***

 

Катлы-катлы булып үсә,

Җир өстендә,

Ул нәрсә? (Кәбестә)

***

 

Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

***

 

Тураганда елата. Нәрсә ул? (Суган)

***

 

Ормый, сукмый, үзе кешене җылата.  (Суган)

***

 

Түтәлдә үсә, яфраклары яшел, үзе бик ачы (Суган)

***

 

Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (Суган)

***

 

Үзе кызыл төстә, түгәрәк формада, түтәлдә үсә торган яшелчә (Помидор)

***

 

Түгәрәк кенә кызыл йорт,

Эче тулы корт. (Помидор)

***

 

Йодрык-йодрык булып үсә,

Алма кебек кызарып пешә.

Үзе бик матур,

Аны кем әйтер?  (Помидор)

***

 

Озынча, түтәлдә үсә, яшел төстә, эчендә бик күп орлыклары бар (Кыяр)

***

 

Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык (Кыяр)

***

 

Кечкенә генә йорт,

Эче тулы корт. (Кыяр)

***

 

Ул җир астына төшкән,

Кып-кызыл булып пешкән.

Ашка тәм һәм төс бирер,

Аны кем белер?   (Чөгендер)

***

 

Түгәрәк ул, ай түгел,

Сары, тик кояш тугел.

Тәмле, тик алма түгел,

Койрыклы, тычкан түгел. (Шалкан)

***

 

Җир астында алтын казык. (Кишер)

***

Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә? ( Кишер)

***

 

Келәте бар, малы юк,

Баласының саны юк. (Кабак)

***

 

Үзе – бер бөртек, Эче – мең бөртек.  (Кабак)

 

яшелчәләр

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий