Яңа фикерләр:

postheadericon Ял минутлары-2

img9Ял минуты “Без инде хәзер зурлар”

Без инде хәзер зурлар,

Күп эшли безнең куллар,

Без идән дә юабыз,

Без керләр дә уабыз,

Гөлләргә су сибәбез.

Менә шундый уңган без,

Менә шундый булган без.

 

 Ял минуты “Без әле бераз ардык”

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары – артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез,

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

Аннары без чүгәлибез,

Тезләрне кочаклыйбыз,

Башларны алга яшереп,

Азрак кына «йоклыйбыз».

Менә ничек ял иттек,

Дәресне дәвам итик.

 

 

Ял минуты

Матур сүзләр уйладык,

Ял итәргә туктадык.

Җилкәләрне турайттык,

Тирән итеп суладык,

Башны як-якка бордык,

Чүгәләдек һәм тордык,

Бер урында йөгердек,

Аннары соң сикердек.

Сузылдык –киерелдек.

Югарыга үрелдек.

Соңыннан тынычланып

Шөгыльне дәвам итик.

 

Ял минуты “Буги-буги”

Кулны күтәрик өскә,

Ә аннан инде аска,

Әле алга, әле артка

Әйләник әйдә бергә.

Буги-буги, о-кей.

Атлыйбыз әле алга

Ә аннан инде артка.

Әле уңга, әле суңга

Әйләник әйдә бергә.

Буги-буги, о-кей.

 

 

Уен-разминка: балаларның киенү хәрәкәтләре.

Киендек барыбыз да

Кышкы юл алдыбызда

Бер-бер артлы басабыз

Без урманга барабыз

Ашыкмыйча атлыйбыз

Һәм артка да калмыйбыз.

(Балаларның атлап бару хәрәкәтләре. Кар шыгырдавы тавышы, экранда кышкы юл рәсеме).

 

Ял минуты ” Гәүдәнең өлешләре”

(Гәүдәнең һәр өлешен матур сүзләр белән әйтеп чыгабыз)

Башкай – кояшкай (сыйпыйлар)

Борыным – борынчыгым (борын очына басалар)

Тешләрем – кискечләрем (әкренгенә теш шакылдаталар)

Колагым – яфрагым (әкрен генә колакларын ышкыйлар)

Җилкәләр – чикерткәләр (җилкәне күтәрәләр һәм төшерәләр)

Кулларым – тоткычларым (тоту хәрәкәтләре ясыйлар)

Бармаклар – кармаклар (бармакларын селкетәләр)

Тезләр – җитезләр (тезләрен бөгәләр)

Аяклар – тиктормаслар (тыпырдыйлар).

 

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий