Яңа фикерләр:

postheadericon Җиңү килде!

9Июнь аеның матур таңында

Авыр хәбәр килде илемә.

Тын да алмый тыңлый халык,

Һәм башлары моңсу гына аска иелә….

 

Бушап калды шәһәр, авыллар,

Ил сакларга – сугышка ирләр агыла.

“Алга таба ничек яшәрбез?” – дип

Хатын-кызлар әче күз яшьләрен агыза.

 

Гаиләләргә бик еш килде

Күтәрә алмаслык авыр хәбәрләр.

Җимерелде, юкка чыкты

Бик күп авыл, шәһәрләр.

 

Дүрт ел барган каты сугыш…

1945 нче елның 9 маенда тәмамланды, ниһаять!

Җиңү килде минем илемә,

Инде менә 70 ел,

Шул Җиңүгә халкым сөенә!

 

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Идел буе районы

“342 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ХӘЙБУЛЛИНА МӘДИНӘ ӘХӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий