Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Г. Тукай – безнеӊ яраткан шагыйребез»

шур6-7 яшьлек балалар өчен

 

Максат:

1. Балаларда Г. Тукайныӊ күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү.

2. Шигырьнеӊ эчтәлеге буенча үз фикерләрен әйтә белү, фикерләү, хәтер сәләтен үстерү.

3. Г. Тукай әкиятләре, шигырьләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну, аларда укырга теләк тәрбияләү.

 

Материал:

– Г. Тукай портреты.

– Китаплар.

– Аудиоязма.

– «Туган тел», «Бәйрәм бүген», «Әллүки» җырлары.

– Мультфильмнар.

 

Зал бәйрәм чарасына туры китереп бизәлгән. Салмак кына «Туган тел» көе яӊгырый. Көй астына залга балалар керәләр.

Т: Нинди таныш, моӊлы көй бу?

Тукай җыры – «Туган тел».

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе – «Туган тел».

 

Хәерле көн, кадерле балалар! Исәнмесез, кәефләрегез ничек? Күрәм, кәефләрегез яхшы, күӊелләрегез шат. Балалар, тәрәзәгә карагыз әле, бүген көн нинди?

(Балаларныӊ җаваплары).

– Ә хәзер елныӊ нинди фасылы?

(Балаларныӊ җаваплары).

– Сез, яз дип нинди күренешләрдән чыгып әйтәсез?

(Балаларныӊ җаваплары).

– Балалар, әйтегез әле, яз нинди истәлекләргә бай ул?

(Балаларныӊ җаваплары).

Т: Бик дөрес, балалар, яз аенда күренекле шагыйрь Г. Тукай туган.

 

Г. Тукай 1886 елныӊ 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа. Бик яшьли ятим кала, төрле-төрле кешеләр тәрбиясендә яши. Кечкенәдән үк шигырьләр укырга яраткан «кечкенә Апуш» үзе дә Габдулла Тукай дигән бөек шагыйрьгә әверелә. Һәм бүген без, балалар, сезнеӊ белән шушы матур шигырьләрне сөйләп ләззәтләнербез.

 

Татарстан – Тукай иле,

Татарстан – безнеӊ ил.

Бүген бездә – Тукай көне,

Кил бәйрәмгә, дустым, кил!

 

Иӊ матур шигырьләр сөйлим

Мин Тукай туган көнне.

Эчтән генә җырлап йөрим,

Җырлыйм «Туган тел»емне.

 

Бүген бездә – Тукай көне,

Кил бәйрәмгә, дустым, кил!

Безнеӊ ил бит – Тукайлы ил,

Бәхетле ил – безнеӊ ил!..

 

Сүзне уртанчылар һәм кечкенәләр төркеменә йөрүче нәни дусларыбызга: Мухаметшина Азалия, Хурамшин Рәзил, Фаляхов Айзат, Шарафиев Камилләргә бирик әле.

 

Т: Афәрин, балалар, менә безнеӊ арабызда нинди сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләр үсеп килә икән бит.

 

Г. Тукай кечкенәдән табигатьне, җан ияләрен яраткан, аларга карата миһербанлы, шәфкатьле булырга өндәгән. Әйдәгез, хәзер Ләйсәнә һәм Илзилә башкаруында «Бала белән күбәләк» шигырен тыӊлап үтик.

 

Шигырь: «Бала белән күбәләк»

 

Т: Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм. Аныӊ җавабын кем белер микән?

 

Кешенеӊ якын дусты,

Йортныӊ тугры сакчысы.

Аннан гел игелек көт,

Ә исеме ничек?

Б: Эт

 

– Бик дөрес, балалар. Бу – эт. Хәзер шул шаян, ләкин бернәрсәгә дә өйрәнергә теләми торган Акбайны Булат һәм Салават «Кызыклы шәкерт» шигыре аша тасвирлап күрсәтерләр.

 

Шигырь: «Кызыклы шәкерт».

 

Т: Балалар, сез Г. Тукайныӊ бик күп шигырьләрен, әкиятләрен беләсез. Хәзер сезнеӊ белән бер уен уйнап алырбыз. Бу уенныӊ исеме «Кайсы әкият кирәк-яраклары» дип атала. Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, ә сез бу рәсемнеӊ нинди әкият яки шигырьгә туры килә икәнен атарсыз:

 

Уен: «Кайсы әкият кирәк-яраклары»

-алтын тарак.

-капчык.

-күбәләк.

-эт.

-учак.

 

Т: Безнеӊ табигатебездә елныӊ дүрт фасылы чиратлашып килә. Алар һәрберсе үзенчә матур: чәчәкле, җиләкле җәй, умырзаялы, сыерчыклы яз, алтын-сары яфраклы, пыскак яӊгырлы көз, тәӊкә карлы кыш. Г. Тукай һәр ел фасылын табышмак итеп язган. Әйдәгез, иптәшләрегезнеӊ шигырьләре аша һәр ел фасылын таныйк әле.

 

Шигырь: «Елныӊ дүрт фасылы» ( Һәр ел фасылына карата рәсемнәр күрсәтелә).

 

Т: Балалар, сез бик күп шигырьләр беләсез. Әйдәгез, хәзер бер уен уйнап алыйк. Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез аныӊ кайсы әсәрдән яки шигырьдән икәнлеген әйтерсез.

 

Үстерелешле уен: «Кайсы әсәрдән икәнен бел».

а) Нәкъ кеше кебек үзе,

Маӊгаенда мөгезе.

«Былтыр кысты», – дип кычкыра. («Шүрәле»).

 

б) Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаӊ, уӊа бизәге.

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җирдә посып (Күбәләк – «Бала белән күбәләк»).

 

Т: Ә хәзер Әмир белән Аяз башкаруында «Күӊелле сәхифәләр» дигән шигырьне тыӊлап узыйк.

 

Шигырь: «Күӊелле сәхифәләр».

 

Т: Балалар, Г. Тукайныӊ матур шигырьләре җыр булып та башкарыла. Әйдәгез, «Бәйрәм бүген» дигән җырны җырлыйбыз.

Җыр: «Бәйрәм бүген»

 

Ял минуты «Су анасы» уены.

Балалар түгәрәккә басалар. Бер бала Су анасы итеп билгеләнә. Ул күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасына утыра. Уйнаучылар түгәрәк буенча әйләнеп йөриләр:

 

Су анасы, су анасы,

Су анасын күр әле.

Каршыӊда кем басып тора-

Ялгышмыйча әйт әле.

 

Җыр ахырында балалар туктап калалар. Күзе бәйләнгән Су анасы урыныннан тора. Тәрбияче бармагы белән берәр уенчыга төртеп күрсәтә. Әлеге бала Су анасы янына килә. Су анасы капшап карап аныӊ кем икәнен әйтергә тиеш. Әгәр дөрес әйтсә, шул уенчы Су анасы була.

 

Заманча итеп эшкәртелгән «Су анасы» мультфильмын карау.

 

Т: Заманында дөньяларын онытып,

«Әллүки»не Тукай тыӊлаган.

Әллә Тукай сөеп тыӊлаганга,

«Әллүки»ләр һаман тынмаган.

 

«Әллүки»не тыӊлап,

Моӊлангандыр Тукай,

Елагандыр, бәлки, сиздерми,

Елагандыр…

 

Елатканга микән,

«Әллүки»ләр безне биздерми. (Р.Миӊнуллин)

 

Эльвина «Милли моӊнар» дигән шигырь сөйли. Шигырь сөйләү барышында, акрын гына «Әллүки» көе уйнатыла.

 

Шигырь: «Милли моӊнар».

 

Т: Балалар, җиһанда яз. Димәк, эшнең тагын да кызу вакыты җитте дигән сүз. Кулларыбызны эшкә күнектереп алыйк әле.

 

Уен «Булышу»:

Тышка чыктык,

Кулга пычкы тоттык.

Утын кистек:

Зиӊ-зиӊ, зиӊ-зиӊ.

 

Ике кулга балта тоттык,

Утын ярдык:

Ддак-ддак, дддак-дддак.

Өйгә кайттык.

 

Т: Габдулла Тукай – татар халкыныӊ бөек шагыйре. Аӊа атап матур шигырьләр иҗат ителгән. Шундый шигырьләрнеӊ берсен Ә. Ерикәй иҗат иткән. Шигырь «Тукай» дип атала. Шигырьне сөйләүчеләр, рәхим итегез.

 

Шигырь «Тукай».

 

Балалар, бәйрәмебез ахырына якынлашты. Хәзер бергәләшеп халкыбызның гимнына әверелгән “Туган тел” җырын башкарабыз.

 

Бәйрәм “Туган тел” җырын башкарып тәмамлана.

 

Татарстан Республикасы

Кукмара муниципаль районы

“Олыяз авылы балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

МӨБӘРӘКОВА ЛӘЙСӘН САЛИХҖАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий