Яңа фикерләр:

postheadericon Татар милли ризыклары турында табышмаклар

echpochmak3Йомырка белән онны

Бутап камыр басканнар.

Бәрәңге, ит, тоз салып,

Почмаклар ясаганнар.   (Өчпочмак)

 

Утырсам да мин менә

Тыйнак кына, тик кенә.

Эчем тулы ит кенә,

Май белән, дөге белән. (Бәлеш)

 

Чыж иттереп саласың,

Бик тиз генә аласың.

Балга манып кабасың.

Ул нәрсә?    (Коймак)

 

Камыр эчендә бәрәңге

Йә, уйлап кара әле. (Кыстыбый)

 

Иттән генә торам мин

Майга чумып чыгам мин.  (Пәрәмәч)

 

Вак-вак кына итеп кисеп,

Өяләр аны таудай!

Чак-чак кына алып, өзеп

Аша, дустым, син шулай.  (Чәк-чәк)

 

Үзе түгәрәк,

Урыны түрдәрәк,

Эче тулы күзәнәк

Әчкелтем дә төчкелтем,

Бар нәрсәдән дә кадерлерәк!

Ул нәрсә – ипи.

 

 

Уен-табышмак “Бер сүз белән әйт”.

– Эченә бәрәңге, тары ярмасыннан эчлек салып пешергән ашамлык (Кыстыбый)

-Милли татар ашамлыгы (Өчпочмак)

-Бик үзенчәлекле ашамлык, аны күбрәк шәhәр халкы әзерли. Эчлеге кат-кат

итеп тезелә (Гөбәдия)

– Күкәм ризык, туй мәҗелесенең бизәге (Чәк-чәк).

– Иң борынгыдан саналган эчемлек (Әйрән).

– Көз өмәсе табынының бизәге (Тәбикмәк).

– Җиләк-җимешне кайнатып, сөзеп ясала торган ризык (Как.)

– Көн саен кулланыла торган ризык, аннан башка ашау үтми, аңа халык дан җырлый (Икмәк, ипи).

– Туйларда чәк-чәкне алыштыра торган ризык (Катлама).

– 2 сүздән тора, татар халкының милли ризыгына керә (Кош теле).

– Аш пешергәндә кулланыла. Татар халкына хас камыр ризыгы (Токмач).

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий