Яңа фикерләр:

postheadericon Муса галәйһиссәлам. 23 нче кисәк

Ачлык.
iCAZR7TDD

Фиргавен үзенең баш күтәрүендә һәм наданлыгында киреләнә.
Аңа акыл кертер өчен, Аллаһ аны җәзаларга тели.
Ул үзенең колларының кәферлегенә беркайчан да риза булмас!
Аллаһ җирдә фетнә таралуын яратмый.

Фиргавен бик надан патша була һәм үгет-нәсыйхәтләр аңа тәэсир итмиләр.
Ишәккә чыбыркы белән сукмыйча, урыныннан кузгалмавы билгеле.
Аллаһ Фиргавенне белемсезлектән шулай уятырга булган.
Мисыр чәчәк ата торган җир булган. Ул төрледән төрле җиләк-җимешләгә һәм ашлыкка бай булган.
Йосыф галәйһиссәлам хакимият иткән чагындагы ачлык вакытында Канъян һәм Шәм шикелле ерак илләрдән дә Мисырга ашлык алырга килгәнлекләре бөтен кешегә дә билгеле.
Нил елгасы Мисырны һәм аның кырларын су белән тәэмин итә. Ул – Мисырның нигъмәт һәм бәхет чыганагы.
Фиргавен һәм Мисыр халкы Нил елгасын бәхет ачкычы дип исәпләгәннәр.
Шушы елгага була мисырлылар яңгырга һәм башка төрле чыганакка кирәксенмәгәннәр.
Кешеләр яшәеш чыганагының Аллаһ кулында икәнлеген белмиләр. Чиксез нигъмәтләрне Ул кемгә теләсә, шуңа бирә. Аллаһ кайбер кешеләргә нигъмәтне күбрәк, кайберсенә әзрәк бирә.
Нил да, Аллаһ Тәгаләнең ихтыяры белән, күп сулы.
Аллаһ Тәгалә Нилга корырга әмер бирә.
Нилның суы җиргә сеңә.
Хәзер мисырлыларның ашлыклары белән нәрсә булыр?
Уңыш кискен рәвештә кими.
Нәтиҗәдә, ачлык башлана.
Фиргавен дә, Һәман да нәрсә эшләргә белмиләр.
Мисыр кешеләре Фиргавеннең бернинди дә иләһ булмавын һәм ризыкның бары тик бер Аллаһ кулында икәнлеген аңлый башлыйлар.
Ләкин бу Фиргавенне дә, мисырлыларны да уйланырга этәрми. Алар төзәлмиләр һәм наданлык йокысыннан уянмыйлар.
Шәйтан мисырлыларны үгет-нәсыйхәтне ишетергә саңгырау иткән, файда алырдай үрнәкләрне күрергә сукыр иткән.
Мисырлылар ачлыкны Муса галәйһиссәлам һәм аның кавеме сәбәпле килгән, диләр!
Сәер: Муса галәйһиссәлам бит монда кичә генә килми! Бану Исраил дә бу җирләрдә инде күптәннән гомер кичерә.
Юк! Муса галәйһиссәлам дә, аның кавеме дә бу ачлыкка гаепле түгел! Ә бәлки мисырлыларның диннән китүе һәм гөнаһлары сәбәп!
Фиргавен һәм аның халкы һаман да үзләренең кирелекләрендә була бирәләр. Алар:
– Без бу сихер каршында кулларны төшермәбез, – диләр.
Тагын:
– Безне сихерләр өчен син нинди генә могҗизалар күрсәтсәң дә, без сиңа ышанмаячакбыз! – диләр. (Әграф сүрәсе, 132 нче аят)

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий