Муса галәйһиссәлам. 34 нче кисәк
Бану Исраил Мисырда коллар булалар. Аларның балалары һәм яшүсмерләре коллыкта үсә. Аларның ирләре түбәнсетелүгә һәм кыерсытылуга күнеккән, алар батыр булмыйлар.
Алар бәйсез тормыш өчен ничек көрәшергә кирәклеген оныталар.
Бану Исраилнең балалары мескен тормышка һәм туган җирсез күченеп йөрергә күнеккән була.
Аллаһ Тәгалә әмере белән, Муса галәйһиссәлам кавемен изге җиргә, алар анда хакимият итсеннәр һәм ирекле булсыннар өчен алып килә.
Ләкин Муса галәйһиссәлам Бану Исраилнең куркак булганнарын белә. Аларның теләкләрен арттырыр өчен, ул бөтенесенең дә җиңел үтәячәген күрсәтмәкче була.
Изге җирдә көчле һәм кансыз кешеләр яши.
Бану Исраил, алар аннан чыкмыйча, керә алмый.
Муса галәйһиссәлам үзенең халкын изге җирләргә керергә чакыра. Ул Аллаһ тарафыннан аларга бүләк ителгән нигъмәтләр турында аларның исләренә төшерә. Аллаһ аларны дөньяда өстен иткәнен дә әйтә.
Муса галәйһиссәлам Бану Исраилнең бу бер нәрсәгә дә тормаган дөньядан баш тартып, Аллаһ ризалыгы өчен сугышырга барырлар дип өмет итә.
Ләкин Бану Исраил шәһәргә, көчле кешеләр аннан чыкканчы керергә ризалашмадылар.
“Менә Муса үзенең халкына: “И халкым! Сезнең арагыздан пәйгамбәрләр бар итеп, сезне патша итеп һәм дөньяда башка берәүгә дә бирмәгән нәрсәләрне биреп, Аллаһның сезгә карата рәхимлек кылганын исегездә тотыгыз”, – ди”. (Мәидә сүрәсе, 20 нче аят)
– Сезнең каршыгызда изге җир. Сез басарга һәм аны дошманнардан тартып алырга тиешсез. Әгәр дә Аллаһ кемгәдер нәрсәнедер куша икән, Ул аны эшләргә илтә торган юлны җиңеләйтә. Бернәрсә дә Аллаһның тәкъдиренә каршы була алмый, – ди. Дәвам итеп, ул:
– И минем халкым! Аллаһ сезгә язган изге җиргә барыгыз! – ди. – Һәм кире борылмагыз, югыйсә, күпюгалтулар белән кайтырсыз. (Мәидә сүрәсе, 21 нче аят)
Шул вакыт Муса галәйһиссәлам курыккан нәрсә була: кавеме аңа:
– И Муса! Анда көчле кешеләр яши. Без анда алар китмичә кермибез, – ди. (Мәидә сүрәсе, 22 нче аят)
– Әгәр китәләр икән, керербез.
Аллаһ Үзенең рәхмәтен күрсәткән иманлы ике ир:
– Аларга капкаларыннан керегез. Анда кергәч, сез һичшиксез, җиңүгә ирешерсез! Әгәр дә сез иман китерүчеләрдән булсагыз, Аллаһка тәвәккәлләгез, – диләр. (Мәидә сүрәсе, 22-23 нче аятләр)
Ләкин Бану Исраилгә бу да тәэсир итми.
– Йә Муса, – диләр алар, – Шушы шәһәргә керү шулай мөһим булгач, бар һәм үзең кер, үзеңнең могҗизаларыңны куллан! Синең анда исән-сау килеш керүеңне ишетү белән без дә синең артыңнан барырбыз.
Алар әйтәләр:
– Йә Муса! Без беркайчан да алар анда булганда кермәячәкбез! Бар һәм үзеңнең Раббың белән берлектә сугыш, ә без монда утырып торырбыз, – диләр. (Мәидә сүрәсе, 24 нче аят)
Муса галәйһиссәламнең үзенең кавеменә карата күңеле төшә.
Ул:
– Йә Рабби! Мин бары тик үземә һәм үземнең кардәшемә генә ихтыярлымын. Башкача һич сүзем үтми. Безне фәсыйк кешеләрдән аер! – дип дога кыла. (Мәидә сүрәсе, 25-26 нчы аятләр)
Аллаһ әйтә:
– Алайса, ул аларга кырык ел буена харам. Алар хәйран булып, сахрада адшып йөрерләр. Фәсыйк кешеләр өчен кайгырма. Аларның җәзалары үзләрендәдер.
Шушы вакыт эчендә Мисыр коллыгында үскән буын үлә бара.
Алардан соң башка буын килә. Бу буын бер җирдән икенче җиргә күченеп йөрүләрдә үсә. Бу – киләчәк буын.
Бану Исраилнең язмышы һәрвакыт шул. Алар гомерләренең азагынача күченеп йөрүләрдә, адашуда һәм түбәнлектә булачаклар.
Комментарии: |