Яңа фикерләр:

postheadericon Муса галәйһиссәлам. 36 нчы кисәк

Аңлату.
the-wise-man-and-the-prophet-musa-as

Аннары Хидр аңа:
– Монда мин синең белән хушлашырмын, ләкин син сабыр була алмаган нәрсәләрне аңлатырмын, – ди. – Корабка килгәндә, ул диңгездә хезмәт иткән ярлы кешеләрнеке иде. Мин аны алар кашында көч белән һәр бөтен булган корабны тартып ала тоган патша булганга күрә бозарга теләдем.

Малайга килгәндә, аның ата-анасы иманлылар, һәм без кәферлеге һәм бозыклыгы аркасында, аның аларны кысрыклавыннан курыктык. Без аларның Раббылары аның урынына аларга чистарак һәм үзенең якыннарына рәхимлерәк берәүне бүләк итүен теләдек.
Диварга килгәндә, ул шәһәрнең ике ятим малаеныкы иде. Аның астында хәзинә бар. Аларның атасы динле кеше иде. Һәм синең Раббың аларның җитлеккән вакытка килеп җитеп, үзләренең Раббыларының рәхимлеге белән, шул хәзинәне алуын теләде.
Мин үземнән чыгып эшләмәдем. Менә син сабыр кыла алмаган нәрсәләрнең аңлатуы, – диде.
Муса галәйһиссәлам Аллаһның гыйлемнәрен белү беркемнең дә көченнән килмәвен аңлады.
Аның бер өлеше кемгәдер бирелгән, тагын бер өлеше тагын кемгәдер. Ә кайбер белемнәрне Аллаһтан башка берәү дә белми.
Һәрбер галим өстеннән бөтен нәрсәне дә белә торган Аллаһ тора.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий