Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Канәфер чәчәге”

Kopiya_IMG_3378Мәктәпкә әзерлек төркемендә кисеп ябыштыру шөгыле буенча контроль занятие үткәрү

Максат:

Кәгазьне бөкләп канәфер чәчәге кисәргә өйрәтү.

Кайчы белән эшләү кунекмәләрен ныгыту.

Балаларның эстетик завыкларын үстерү.

Эшне пөхтә, матур итеп эшләү теләге уяту.

Ветераннарга хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: үрнәк эш, кайчы, кисточка, клей, салфетка, альбом, төсле кәгазьләр.

 

Шөгыль барышы:

Әңгәмә:

-Балалар, әйтегез әле, хәзер кайсы ел вакыты? (Яз азагы)

(Айзилә шигырь сөйли)

- Нинди бәйрәмне үткәреп җибәрдек әле? (9 май)

- Җиңү бәйрәмен карарга кайсыларыгыз чыкты?

- Сезнең исегездә нәрсәләр калды?

- Сугышта катнашканнарны – ветераннар дип атыйлар.

- Аларга бәйрәм көнне нәрсәләр бүләк иттеләр? (Чәчәкләр)

 

Яңалык

- Дөрес, чәчәкләр. Ул чәчәкләрне сез менә бу сурәттә күрә аласыз (фото) шушы чәчәкләрне ветераннарга бүләк итәләр, аларны – канәфер чәчәге дип атыйлар. Әйдәгез әле бергәләп кабатлыйк – ка-нә-фер.

- Бүген без сезнең белән 9 Май – Җиңү бәйрәмен искә төшереп шушы канәфер чәчәкләрен кисеп ябыштырачакбыз.

 

Эш эзлеклеге белән таныштыру.

Өстәлләрдә барыгызның да җитәрлек төсле кәгазьләре бар, кайчылар белән уйнап утырмыйбыз, эшләргә кушкач, сак кына эшлибез, болгап утырмыйбыз.

– кәнәфек чәчәге биттә ничек урнашкан? (Аңлату)

1) Иң беренче итеп менә шушы турыпочмакны алабыз. Аны урталай бөклибез һәм кисеп алабыз. Безнең ике шакмак килеп чыга. Шул шакмакның башта берсе белән эшлибез.

2) Шакмакның почмакларын туры китереп бөклим, 3 почмак чыгарга тиеш, аны калган эзе буенча кисәбез.

3) Шушы 3 почмакларны тигез итеп тотып чәчәкнең таҗларын кисәбез (кечкенә 3 почмаклар кисеп алабыз). Бик эчкә кермибез.

4) Кисеп бетергәч, биткә дөрес итеп урнаштырып беркетәбез.

5) Сабагын кисер өчен яшел төсләр бар, нечкә генә сабакларын кисәбез.

6) Иң соңыннан кемнәрнең тизрәк бетә, георгия тасмаларын кисәбез, нечкә итеп кара һәм кызыл сары төсле кәгазьне кисеп беркетәбез.

 

Ныгыту.

(Сөмбел чәчәген кисә, Ш.Булат сабагын)

Ә хәзер “Көчегем” дигән гимнастиканы эшләп алабыз, миңа ярдәмгә Язилә чыга. Язилә сөйләп хәрәкәтләрне күрсәтә, сез кабатлыйсыз.

 

 

Бар минем көчегем,

Шаяным, бөтерчегем.

Сикергәли ул, уйный,

Койрыгын болгап туймый.

 

Йөзә белә ул суда.

Чупырдый ул йә чума.

“Бергәләп йөзик!” – диеп,

Минем артымнан куа!



Балалар эшчәнлеге.

 

Йомгаклау. Эшләрне элеп куябыз.

Барыбыз да эшләрне тырышып эшләдек. …. (Балалардан сорау) Бу эш турында нәрсә әйтә аласың? Ул ничек эшләнгән? Бу эштә сиңа нәрсә ошый? Бүгенге шөгыльдә нинди чәчәкләр ясадык?

 

 

Татарстан Республикасы

Актаныш  районы

“Гомуми үсеш бирүче 4 нче Актаныш балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

  НИЗАМОВА ЭЛЬВИРА РАФИК КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий