Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Әтием – горурлыгым”

img13Зурлар төркеме

 

Иртәлек балалар һәм әтиләр белән берлектә үткәрелә. Зал бәйрәмчә бизәлгән. Бәйрәмгә әтиләр, бабайлар, абыйлар, кунаклар чакырылган.

Иртәлекнең беренче бүлеге

 

Алып баручы. Саумысыз, кунаклар! Хәерле көн бәйрәмдә катнашучы әтиләр, абыйлар, карт әтиләр. Балалар, без нинди бәйрәмгә җыелдык?

Балалар. Әтиләр бәйрәменә.

Алып баручы. Әйе, балалар. Бу көнне без “Әтиләр бәйрәме” дибез. Календарьда 23 февраль «Ватанны саклаучылар» көне дип билгеләнә. Ватанны кемнәр саклый соң, балалар?

Балалар. Солдатлар.

Алып баручы. Әйе. Безнең бабаларыбыз да, әтиләребез дә солдат булганнар. Илебезнең иминлеге өчен сакта торганнар.

Хөрмәтле әтиләр! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булыгыз!

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

Яраткан улларыгыз, кызларыгыз, сезне бәйрәм белән котлап, шигырьләр, җырлар, биюләр бүләк итәләр. Рәхим итегез, балалар.

 

Җыр “Солдатлар”

1. Билен кысып буган, диләр

Бигрәк уңган, диләр.

Әллә кайдан күренеп тора

Солдатта булган, диләр.

 

2. Олылырны олы итәр,

Кечене зурлар, диләр.

Әллә кайдан күренеп тора

Солдатта булган, диләр.

 

3. Алма кебек тулган, диләр

Кияүгә кулай, диләр.

Әллә кайдан күренеп тора

Солдатта булган, диләр.

 

4. Комбинезон алган, диләр

Шинелен салган, диләр.

Шинелен салса да солдат,

Гадәте калган, диләр.

 

1. Әтиләрне зурламыйча,

Бәйрәм – бәйрәм булырмы?

Әти юкта, дөнья сансыз,

Мәңге яшә, әтием,

Мин терәгең булырмын!

 

2. Бүген бәйрәм көнендә,

Әтиләрне котлыйбыз.

Шатлык, бәхет, сәламәтлек

Һәммәгезгә телибез.

 

3. Котлы булсын, әтиләр, бәйрәм көнегез.

Без барыбыз да шул теләктә.

Бүгенгедәй шат елмайган йөзегез

Шатлык өсти безнең йөрәккә.

Тормышта сез ныклы терәксез,

Безнең өчен һәрчак кирәксез.

 

4. Мин дә солдат булырмын,

Вакыт җиткәч, бер көнне.

Корал тотып саклармын

Туган-үскән илемне.

 

5. Һәркемгә дә Ватан газиз,

Һәркемгә дә кадерле.

Әй солдатлар, ил сакларга,

Сез бүгеннән әзерме?

 

6. Әтием дә минем солдат булган,

Хәзер солдат абыем.

Үсеп җиткәч мин дә шулай

Туган илне саклармын.

 

7. Минем әтием тырыш,

Таң белән эшкә китә.

Кирәк булса, әниемә,

Миңә дә ярдәм итә.

Утын яра, маллар карый,

Хәттә керләр дә юа.

Әни өйдә булмаганда

Аш та пешереп куя.

 

8. Солдатлар җитез,

Адымнар тигез.

Маршта алга

Атлыйбыз бар да.

 

9. Левый-правый! Левый-правый!

До чего же красивый строй!

И кричим мы:

– С днем рожденья!

Нашей Армии родной.

 

Җыр “Белая бумага”

1. Белая бумага, красный карандаш,

Дедушка у флага, рядом экипаж.

Снежная опушка, белые снега,

Танковая пушка смотрит на врага.

 

2. Лица молодые, автомат в руке,

Все они живые на моем листе.

Дедушка у флага, рядом экипаж,

Белая бумага, красный карандаш.

 

 

Алып баручы. Кадерле кунаклар, сезне котлап, безнең балалар бию әзерләгәннәр.

 

“Бир кулыңны” биюе.

 

10. Бер кайгысыз, сугыш күрми,

Үссен өчен барыбыз,

Илнең тынычлыгын саклый

Данлыклы Армиябез.

 

11. Бүген бәйрәм көнендә

Әтиләрне котлыйбыз.

Шатлык, бәхет, сәламәтлек

Һәммәгезгә телибез.

 

12. Наша Армия родная

И отважна и сильна.

Никому не угрожая

Охраняет нас она.

 

13. Мин дә әтием шикелле

Шофер булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт

Машина белән уйныйм.

 

Җыр “ Кечкәй солдатлар”

1. Тра-та-та-та, тра-та-та-та,

Солдатлар кырдан кайта.

1,2,3-1,2,3,

Дәртле җыр башлый Фәнүз.

 

2. Иң алдан командир,

Байрак тотып югары.

Я 6 яшь, я 7 яшь,

Солдатларга ни бары.

 

3. Сугыш теләми малайлар,

Чыныгып үсү зур эш.

Ватанны сакларга,

Әзер булырга тиеш.

 

Алып баручы. Балалар, менә сез үсеп җиткәч, Ватанны саклаучы чын солдат булырсыз. Туган илебезгә азат, мул, бәхетле тормышны кем алып бирде соң. Моннан берничә дистә еллар элек булганны да онытырга ярамый. Бөек Ватан сугышы кешеләргә күпме кайгы-хәсрәт алып килгән! Күпме кеше үлеп калган, күпмесе имгәнеп кайткан. Без тыныч укысын, матур яшәсен өчен, илебез күге һәрвакыт аяз булсын өчен, бабайларыбызның күпме гомере өзелгән. Ә хәзер сүзне лицейның эзләнүче группасының җитәкчесе Хафизов Гафуан Закуановичка бирәбез.

 

 Бию “Мы пойдем сначала вправо

 

 

Иртәлекнең икенче бүлеге

 

Алып баручы. Балалар, солдат тормышы авырлыклардан, көтелмәгән хәлләрдән тора. Бер-береңә ярдәм итеп, күмәкләп уйлап, бер-береңнең сүзен тыңлап, авыр хәлләрдән бергәләп чыгып була. Шуңа күрә дә халык телендә элек-электән моның турында бик күп мәкалләр сөйлиләр.

 

Күмәк көч яу куптара

Күмәк күтәргән, тау күтәргән.

 

Ә хәзер без әтиләр белән үзләренең хезмәттә булган хәлләрен искә алып үтик. Малайлар әтиләренә карап, алар белән бергә уеннарда катнашып, армия хезмәтенә әзерләнә торсыннар әле. Без сезнең җитезлегегезне, кыюлыгыгызны сынап карыйбыз.Уйнарга әтиләрне дә чакырабыз.

Кемнәр уйнарга ярата,

Кемнәр өлгер һәм җитез?

Безнең белән ярышырга,

Кемнәр тели, әйтегез?

Безнең белән ярышырга,

Җитез әтиләр кирәк.

Кемнәр ярышырга әзер,

Чыгып басыгыз тизрәк.

 

1нче уен. Өч малай, өч әти уртага чыгалар. Малайлар машиналар белән төзү материаллары ташыйлар, әтиләр йорт яисә гараж төзиләр. Кайсысы матуррак, тизрәк төзеп бетерә, шул җиңүче була. Уенда катнашучыларга балалар ясаган бүләкләр бирелә.

 

2нче уен. “Тупны ике тез арасына куеп йөгерү”. Зур тупны ике тез арасына кыстырып, төшермичә, билгеләнгән урынга кадәр сикереп барырга, килгәндә тупны кулга тотып йөгерергә.

 

 Алып баручы. Бала йоклый бишектә,

Уяна ул тавыш ишетсә.

Татлы булсын өчен йокысы,

Матур булсын өчен тормышы

Сакта тора сизгер абыйлар,

Барда лачын кебекләр.

 

Уеннар лицейдан килгән балалар белән үткәрелә.

 

3нче уен. “Сазлык аша чыгу”. Аяк табаны зурлыгындагы картон бирелә. Шул картонга баса-баса, билгеле урынга барып җитәргә һәм кире йөгереп килеп, иптәшеңә бирергә кирәк. Ул уенны дәвам итә. Иң беренче килгән команда җиңүче.

 

4нче уен. “Капчык киеп йөгерү”.

 

5нче уен. Егетләр “Матрос” биюен биеп күрсәтергә тиеш. Башта көй биюгә туры килә, азак көй үзгәрә. Әмма биючеләр буталмыйча гына биергә тиеш. Кем бутала, шул уеннан чыга.

 

Алып баручы. Бәйрәмебез дәвам итә. Әтиләр белән уеннарны дәвам итәбез.

 

5нче уен. “Тиз сорауга- тиз җавап бир.”

а) Диңгез флотында иң югары дәрәҗә.(Адмирал)

б) Тимер киемле хәрби яугир. (Рыцарь)

в) Җиде көн, җиде төн ничек атала. (Атна)

г) “Любезные вы мои башкиры”- дип, кем башкорт яугырларына мөрәҗәгать иткән. (Кутузов).

 

6нчы уен. “Басмадан егылмыйча”. Әтисе улын аркасына “атландырып” йөгерә, “басмадан”егылмыйча йөгереп үтәргә, билгеләнгән урыннан йөгереп килергә.

 

7нче уен. “Бәрәңге утырту һәм җыю”. Каршыга ара калдырып кыршаулар төзелә. Кәрзингә кыршау санынча бәрәңге салына һәм беренче уенчыга тапшырыла. Сигнал булгач, беренче уенчы һәр “чокыр” саен кәрзиннән бәрәңге салып бара. Аннары йөгереп килеп кәрзинне тапшыра, икенче уенчы кәрзингә бәрәңгеләрне җыя.

 

8 нче уен. “Кем иң тиз атучы”. Командир алдында старт сызыгы (ара 1 метр) билгеләнә. Старт сызыгыннан 3,5 метр ара калдырып, һәр команда каршысына идәнгә кыршау яткырып куела. Сигнал буенча команда да беренче торучылар ком тутырылган кечкенә капчыкларны өчәр тапкыр ыргыталар да, команда артына барып басалар. Кыршауга капчыкларны күбрәк төшерә алган команда җиңеп чыга.

 

Алып баручы. Солдат тормышы менә шулай була икән. Ә хәзер, балалар әтиләрен котлап бүләкләр әзерләгәннәр.

 

Нәни кулларым белән мин,

Тик сиңа диеп кенә,

Эшләдем бүләгемне.

Бик зур көч куеп менә.

 

Алып баручы. Тапшырыгыз бүләкләрегезне. Безнең балалар бакчасы коллективында өч кенә ир заты эшли: Хәмзә Мөхәмәтнурович, Рәис Хәнифович, Хәсән Зиевич. Аларны без котлыйбыз, үзебез әзерләгән бүләкләрне тапшырабыз. Рәхим итеп алыгыз. Булачак солдатларга да кызлар бүләкләр әзерләгән.

 Барысына да бүләкләр тапшырыла.

 

Алып баручы. Хөрмәтле әтиләр! Без балаларның чыгышында сезгә булган олы хөрмәт хисләрен, ихтирамны күрдек. Бәлки, сезнең балаларга әйтер сүзегез бардыр.

 

Әтиләр балаларны котлыйлар.

 

Алып баручы. Балалар! Безнең әтиләребезгә булган олы ихтирамыбыз беркайчан да сүнмәсен иде! Мөхтәрәм әтиләр! Бакча белән элемтәне өзмәгез, балаларыгызның иң якын кешесе, таянычы булыгыз. Сезне тагын да бер тапкыр бәйрәм белән котлыйбыз. Иң изге теләкләр телибез.

 Күңелле узды иртәбез

Үпкәләрне онытыйк.

Чәй яныныа чакырабыз,

Утырып бер ял итик.

 

Бәйрәм әтиләр, килгән кунаклар белән чәй табынында дәвам итә. Әтиләр армиядә хезмәт иткәндә үзләре белән булган күңелле вакыйгалар турында сөйлиләр.

 

 

Башкортстан Республикасы

Нуриман муниципаль районы

Байгилде авылы

“Кояшкай” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячеләре

НУРИЕВА ФӘҮЗИЯ НӘҮФӘЛ КЫЗЫ, 

ДАВЛЕТОВА ЛИЛИЯ ХӘМЗӘ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий