Яңа фикерләр:

postheadericon Ватанны саклаучылар көненә шигырьләр

aty-baty_shli_soldaty1Бер бәйрәм бар февральда

Кадерле ул һәркемгә.

Аны иң зур бәйрәм дип

Мөмкин хәтта әйтергә.

***

Ул тынычлык бәйрәме

Аны һәр кеше белә –

Ватанны саклаучылар

Бәйрәме дип йөртелә.

***

 

Ул солдатлар бәйрәме.

Без котлыйбыз аларны,

Әтиләрне, абыйларны

Һәм бөтен солдатларны.

***

 

Бигрәк күңелле икән

Дуслар җыелган җирдә.

Бәйрәм итәбез буген

Әтиләр белән бергә.

***

 

Әтиләрне зурламыйча,

Бәйрәм – бәйрәм булырмы?

Әти юкта, дөнья сансыз,

Мәңге яшә, әтием,

Мин терәгең булырмын!

***

 

Бүген бәйрәм көнендә,

Әтиләрне котлыйбыз.

Шатлык, бәхет, сәламәтлек

Һәммәгезгә телибез.

***

 

Котлы булсын, әтиләр, бәйрәм көнегез.

Без барыбыз да шул теләктә.

Бүгенгедәй шат елмайган йөзегез

Шатлык өсти безнең йөрәккә.

Тормышта сез ныклы терәксез,

Безнең өчен һәрчак кирәксез.

***

 

Мин дә солдат булырмын,

Вакыт җиткәч, бер көнне.

Корал тотып саклармын

Туган-үскән илемне.

***

 

Һәркемгә дә Ватан газиз,

Һәркемгә дә кадерле.

Әй солдатлар, ил сакларга,

Сез бүгеннән әзерме?

***

 

Әтием дә минем солдат булган,

Хәзер солдат абыем.

Үсеп җиткәч мин дә шулай

Туган илне саклармын.

***

 

Солдатлар җитез,

Адымнар тигез.

Маршта алга

Атлыйбыз бар да.

***

 

Бер кайгысыз, сугыш күрми,

Үссен өчен барыбыз,

Илнең тынычлыгын саклый

Данлыклы Армиябез.

***

 

Бала йоклый бишектә,

Уяна ул тавыш ишетсә.

Татлы булсын өчен йокысы,

Матур булсын өчен тормышы

Сакта тора сизгер абыйлар,

Барда лачын кебекләр.

***

 

Бүген бәйрәм көнендә

Әтиләрне котлыйбыз.

Шатлык, бәхет, сәламәтлек

Һәммәгезгә телибез.

 

            Җыр “Солдатлар”

1. Билен кысып буган, диләр

Бигрәк уңган, диләр.

Әллә кайдан күренеп тора

Солдатта булган, диләр.

 

2. Олылырны олы итәр,

Кечене зурлар, диләр.

Әллә кайдан күренеп тора

Солдатта булган, диләр.

 

3. Алма кебек тулган, диләр

Кияүгә кулай, диләр.

Әллә кайдан күренеп тора

Солдатта булган, диләр.

 

4. Комбинезон алган, диләр

Шинелен салган, диләр.

Шинелен салса да солдат,

Гадәте калган, диләр.

 

Җыр “Кечкәй солдатлар”

1. Тра-та-та-та, тра-та-та-та,

Солдатлар кырдан кайта.

1,2,3-1,2,3,

Дәртле җыр башлый Фәнүз.

 

2. Иң алдан командир,

Байрак тотып югары.

Я 6 яшь, я 7 яшь,

Солдатларга ни бары.

 

3. Сугыш теләми малайлар,

Чыныгып үсү зур эш.

Ватанны сакларга,

Әзер булырга тиеш.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий