Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Әниләр бәйрәме”

маминЗурлар төркеме

 

8 нче март – балаларның да, әти-әниләрнең дә көтеп алган зур бәйрәме ул. Аны күңелле итеп уздыру өчен алдан ук әзерлек таләп ителә. Балалар әниләренә төрле бүләкләр, матур итеп бизәлгән чакыру кәгазъләре әзерлиләр. Шигырьләр, җыр-биюләр өйрәнәләр. Иң яхшы рәсемгә конкурс үткәрелә. Кул эшләреннән, әниләр пешергән ашамлыклардан күргәзмә оештырыла.

 

Зал бәйрәмчә бизәлә. Өстәл өстенә гөлләр, чәчәкләр куела, шарлар эленә. Музыка уйный. Бәйрәмдә катнашучы балалар кереп, ярым-түгәрәк ясап утыралар.

 

Алып баручы. Яз килә. Илне иңләп елның язы килә. Яз башлану белән безнең әниләребезнең, апаларыбызның, сылуларыбызның бәйрәме килә.

Һәр ел саен килә бу бәйрәм

Һәр көн туган кояш шикелле.

Еллар саен данлый бу бәйрәм,

Гүзәл кеше – әни кешене!

Алып баручы. Кадерле әниләр, апалар! Сезне халык-ара хатын кызлар көне – 8 нче март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә тазалык, шатлык, озын гомер телибез.

Алып баручы. Кечкәй димәгез безгә,

Без җырлый да беләбез,

Без бии дә беләбез.

Әниләрнең бәйрәмен котлап,

Бер җыр бүләк итәбез.

 

Җыр “Без матур җыр җырладык”

(Л.Миронова сүзләре, Р.Гыйләҗева тәрҗемәсе, Р.Рөстәмов көе).

1. Кояшның саф нурлары

Әй күңелле елмайды,

Чөнки әниебезгә

Без матур җыр җырладык.

 

Припев: Бик матур җырыбыз ля-ля-ля,

Бик гади җырыбыз ля-ля-ля.

 

2. Челтер-челтер актылар

Гөрләвекләр шаулашып.

Чөнки әниебезгә

Без матур җыр җырладык.

 

3. Умырзаялар шытып,

Чайкый башын шатланып.

Чөнки әниебезгә,

Без матур җыр җырладык.

 

4. Тып –тып тама тамчылар

Тәрәзәбез каршында.

Кошлар матур җыр җырлый

Безнең әни турында.

 

Алып баручы. На свете добрых слов живет немало,

Но всех добрее и нежнее одно.

Из двух слогов простое слово «МАМА»,

И нету слов роднее, чем оно.

 

1 нче бала. Сорвал я в поле цветик голубой.

Принесу в подарок маме дорогой.

Я его на платье маме приколю.

Больше всех на свете маму я люблю!

 

2 нче бала. Мама нас ласкает,

Солнце согревает.

Солнце, как и мама,

Лишь одно бывает.

 

Җыр “Мы сложили песенку

1. Мы сложили песенку

Для тебя, родная.

Пусть с тобою песенка

Рядышком шагает

 

Припев: Ручейки весенние,

В речку перельются.

А березки белые

Маме улыбнутся.

 

2. Нарисуем радугу,

Речку голубую.

И подснежник маленький,

И весну большую.

 

Алып баручы. Әниләргә бүген безнең

Иң кадерле сүзебез.

Шат биюләр, матур җырлар,

Төрле шигырьләр, уеннар –

Сезгә дип әзерләдек.

Бүләк итеп үзебез.

 

4 нче бала. Кояш көлә, мин елмаям,

8 нче март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

 

5 нче бала. Йөрәгемнең иң түрендә,

Иң кадерле әнием.

Яхшылыкта, матурлыкта,

Үрнәк миңа әнием.

 

6 нчы бала. Әнием минем матур,

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була,

Ул өйгә кайтып кергәч.

 

7 нче бала. Бик зур үстем инде мин,

Әнигә булышам.

Үз ботинкамны үзем,

Кияргә тырышам.

 

8 нче бала. Җырлар җырлап, биеп- биеп,

Түгәрәктә уйныйбыз.

Әниләрне яратабыз,

Аларны без зурлыйбыз.

 

Татар халык фольклорыннан җырлы бию “Гөлбану”

 

Алып баручы. Наш праздник не кончается,

Веселье продолжается,

И в плясках и в игре,

На радость детворе.

 

9 нчы бала. Я и моя бабушка –

Старые друзья.

Добрая, хорошая

Бабушка моя.

 

Веселый хоровод “Мы пойдем сначала вправо”

 

Алып баручы. Кояш! Әни! Икесе дә

Нинди ягымлы исем!

Күпме наз, күпме яктылык,

Бөркә һәр бала өчен.

 

10 нчы бала. Тып-тып тама тамчылар,

Җырлап бәйрәм көенә.

“Бәйрәм бүген!”, – дип гүя

Тамчылар да сөенә.

Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген.

Бүген әни бәйрәме,

8 нче март бүген.

 

11 нче бала. Нигә бүген бөтен җирдә,

Чәчәкләр балкый бездә.

Нигә кояш көлеп карый,

Беләбез һәммәбез дә.

Бүген әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

 

Алып баручы. Әйдә, әйдә, катырак бас,

Бу кем бии дисеннәр.

Баскан җирдә ут чыгара,

Безнең бала дисеннәр.

 

Алып баручы. Имән микән бу сайгак?

Нарат микән бу сайгак?

Сикреп төшеп биегәндә,

Чыдар микән бу сайгак?

 

Балалар башкаруында башкорт биюе.

 

Алып баручы. Если снег повсюду тает,

День становится длинней.

Если все зазеленело,

И в полях звенит ручей.

Если солнце ярче светит,

Если птицам не до сна,

Если стал теплее ветер,

Значит к нам пришла ……( весна).

 

Сюрприз моменты. Яз керә.

 

Яз. Саумысыз, балалар! Саумысыз, әниләр, апалар! Сезне халык- ара хатын кызлар көне – 8 нче март бәйрәме белән котлыйм. Тәүге яз бәйрәме белән сезгә бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, бәхетләр килсен.

Бәйрәмегез котлы булсын,

Языгыз тыныч булсын.

Йөзләрегез нурга тулсын,

Кояштай балкып торсын.

 

Балалар! Инде мине тыңлагыз,

Моңаеп утырмагыз.

Уйнагыз да көлегез,

Биегез дә җырлагыз.

Әй, дуслар, килегез,

Күңел ачу көнегез.

Татарча матур итеп

Шигырь сөйләп бирегез.

 

12 нче бала. Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

 

13 нче бала. Йөзең синең һәрвакытта

Балкып тора, әнием.

Аш-суыңнан тәмле исләр,

Аңкып тора, әнием.

 

Нинди назлы, нинди эшчән

Синең куллар, әнием.

Бөтен дөнья бүләк итә,

Алтын нурлар бәйләмен.

 

14 нсе бала. Күрәсезме, бүген кояш

Ничек назлы елмая?

Әниемнең бәйрәмен,

Ул да бит көтеп ала.

 

15 нчы бала. Матур курчакларыбыз да

Яңа күлмәк киделәр.

Әниләр һәм апалар,

Кунак булып килделәр.

 

Яз. Тапкырлар сез, зирәкләр сез,

Юк сез йөрмәгән юллар,

Юк сез белмәгән табышмаклар,

Табышмакларның җавабын

Әйдә, дустым, әйтеп кал.

 

Тыңлагыз, табышмаклар әйтәм:

  1. Иртә килә, кич кайта. (Кояш).
  2. Аягы юк, кулы юк, үзе сүрәт төшерә. (Суык)
  3. Утта янмый, суда батмый. (Боз)
  4. Аяксыз, кулсыз, капка ача. (Җил).
  5. Яз килсә, киенә, көз килсә, чишенә. (Җир)

 

Яз. Җавапларны әйбәт бирдегез сез,

Үзегезне хаклы хис итеп.

Әниләргә ярдәмче сез,

Моннан соң да шулай булыгыз.

 

Ә хәзер әни-апалар өчен табышмаклар.

  1. Мич тулы пәрәмәч, уртасында бер калач. (Йолдызлар һәм ай).
  2. Борынсыз чыпчык боз тишә. (Тамчы).
  3. Лампа түгел – яктырта, мич түгел – җылыта. (Кояш)
  4. Исе юк, төсе юк, аннан башка тормыш юк. (Су).
  5. Агач башында йорты, эчендә яши җырчы. (Сыерчык)
  6. Агач бөгә – кулы юк, йөри торган юлы юк, Ачуланса – сызгыра, тузаннарны туздыра. (Җил).
  7. Кулсыз, күзсез, буяусыз ясый ул төрле бизәк. Беркем аны өйрәтми, ул үзе шундый зирәк. (Суык).

 

Алып баручы. Ә хәзер, балалар, бәйрәм булгач, уйныйсы килеп китте. Әйдәгез “Түбәтәй” уенын уйнап алыйк.

Яз. Бәйрәмне давам итәбез,

Көч сынашабыз.

Уңганнарны, булганнарны

Каршы алабыз.

 

Балалар белән уеннар: “Түбәтәй”

 “Үз чәчкәңне тап”

 “Яшерәм яулык”

 

Яз. Теләмәсәк тә килеп җитте,

Хушлашу минутлары.

Киләсе очрашуларга тикле,

Сау булыгыз, дусларым.

 

Хушлашып Яз чыгып китә.

 

Алып баручы. Ә хәзер әниләрне уенга чакырабыз.

 

Әниләр белән уеннар

 

1 нче уен. Менә хәзер чиратлашып “Ниса” белән беткән татар хатын-кызлар исемнәрен әйтегез.

2 нче уен. “Җырда көч сынашып карыйк”. Бер як “Күбәләгем”, икенче як “Тала беләгем” җырларын бервакытта башкаралар.

3 нче уен. “Лента белән эстафета”. Катнашучылар ике командага бүленә.

4 нче уен. “Гәзиттә йөгерү” (Ике әни ярыша).

5 нче уен. “Носки һәм бияләй”.

6 нчы уен. “Курчакларны атлату”. Дүрт кеше ике командага бүленә.

7 нче уен. “Ромашка тезү” (Балалар катнашуында).

8 нче уен. “Япон крабларының ярышуы” (Арт белән мөкәйләп йөгерү).

 

Хәрәкәтле җыр-бию “Күрсәт әле, үскәнем”

 

Алып баручы. Бәйрәм бүләксез булмый ул,

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны,

Хәзер менә күрерсез.

 

Алып баручы. Җырсыз җирнең яме юк,

Җырсыз тормыш тәме юк.

Җыр сулар һава кебек,

Җыр яши, җыр – мәңгелек!

Кадерле әниләр, балалар сезгә бүләк итеп җыр башкаралар.

 

Җыр “Песенка – чудесенка”

1. Песенка чудесенка,

Повстречалась с вами.

Песенка чудесенка,

С добрыми словами.

 

Припев: Улыбнулась песенка, стала веселей.

Улыбнулась песенка, улыбнитесь ей.

Ля-ля-ля-ля-ля.

Улыбнулась песенка, улыбнитесь ей.

 

2. Песенку чудесенку

Разучите с нами.

Песенку чудесенку,

Напевайте с нами.

 

3. Песенка чудесенка,

Два веселых слова.

Песенка чудесенка,

Всем помочь готова.

 

16 нче бала. Безне назлап үстергәнгә,

Әниләр, рәхмәт сезгә.

Һәрвакытта эшчән булганга.

Әниләр, рәхмәт сезгә.

Сезгә бүләк ясадык,

Иренмәдек тырыштык.

Үзең хезмәт куйган әйбер,

Зур бүләк дип уйлаштык.

 

Әниләргә һәм балалар бакчасында эшләгән апаларга бүләк тарату.

 

Алып баручы. Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырламый тормыйк әле.

Матур җырлар җырлый-җырлый,

Гөрләп яшәрбез әле.

 

Җыр “Әни белән гөл утырттык”

1. Әни белән гөл утырттык,

Гөлләр хуш ис тарата .

Уңганым, дип, үскәнем, дип,

Әни мине ярата.

 

Припев: Гөлләр хуш ис тарата,

Әни мине ярата.

 

2. Һәркөн саен сулар сибәм,

Яратам мин гөлемне.

Гөлем кебек илем матур,

Яратам мин илемне.

 

Припев: Яратам мин гөлемне,

Яратам мин илемне.

 

Алып баручы. Кадерле, әниләр! Сезне тагын да зур бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә тазалык, гаилә бәхете, шатлык, озын гомерләр телибез.

 

Алып баручы. Мы вам пели и плясали,

Стихи и игры подарили.

А теперь приглашаем всех

На праздничное чаепитие.

 

Алып баручы. Бүгенге бәйрәмгә беркем дә буш кул белән килмәгән. Хәзер барыгызны да чәй табынына чакырабыз.

 

 

Бәйрәм чәй табыны белән тәмамлана.

Башкортстан Республикасы

Нуриман муниципаль районы

Байгилде авылы

“Кояшкай” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячеләре

НУРИЕВА ФӘҮЗИЯ НӘҮФӘЛ КЫЗЫ, 

ДАВЛЕТОВА ЛИЛИЯ ХӘМЗӘ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий