Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Яшелчәләр бакчасына сәяхәт»

http://www.dreamstime.com/royalty-free-stock-images-harvest-card-image16092099I кечкенәләр төркемендә сөйләм теле үстерү шөгыле

 

Максат:

– яшелчәләрне танып белүне ныгыту, исемнәрен әйтә белү, сөйләмдә куллана белү, иҗади фикерләргә өйрәтү, тәрбияче әйткән биремнәрне аңлап эшли белү;

– сөйләм күнекмәләрен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, фикерләү дәрәҗәсен, хәтерне үстерү, сөйләмдә яшелчәләр сүзен куллану;

– хезмәт тәрбиясе бирү.

Материал: яшелчәләр муляжлары, чын яшелчәләр, картоннан ясалган яшелчәләр, яшелчәләр турында рәсемнәр

 

Шөгыль барышы

 

Балалар, без бүген сезнең белән яшелчәләр бакчасына барырбыз. Безнең хәзер нинди ел фасылы? (Көз)

 

Тәрбияче. Дөрес, урамда көз. Кырлар бушап калды, чөнки игеннәр җыеп алынды. Шулай ук бакчалардан яшелчәләр дә җыелды. Тыңлагыз әле. Мин сезгә көзге уңыш турында бер шигырь укып китәм.

 

Кәбестәләр, суганнар

Түтәлләргә тулганнар.

Кишер белән чөгендер,

Тик җыеп кына өлгер.

 

Киттек яшелчә бакчасына.

Без яшелчә бакчасына барабыз, барабыз.

Тәмле яшелчәләр җыябыз, җыябыз.

Кабак кебек зур үсәбез,

Аннары өйгә таба кайтабыз, кайтабыз.

 

Балалар, карагыз әле, түтәлдә безнең өчен нинди күп яшелчәләр калган. Әйдәгез аларны кәрзиннәргә җыябыз.

 

(Яшелчәләрне җыеп бетергәч урыннарга утыралар)

 

Тәрбияче. Хәзер бергәләп биредәге яшелчәләрне карап китик әле. Мин өстәлгә сала барам, сезгә табышмаклар әйтәм. Белерсез микән?

 

1.Кечкенә генә йорт,

Эче тулы корт. (Кыяр)

Кыяр нинди төстә?

 

2. Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (Суган)

Суган ни өчен елата? (Чөнки ул ачы, балаларга туралган суганны каптырып карау)

 

3. Җир астында алтын казык. (Кишер)

 

4. Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

 

5. Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында. (Бәрәңге)

 

6. Түгәрәк кенә кызыл йорт,

Эче тулы корт. (Помидор)

 

7. Келәте бар, малы юк,

Баласының саны юк. (Кабак)

 

Һәрберсен дә алып күрсәтү.

 

Физкультминут

Без шулай ял итәбез,

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары – артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез,

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

Аннары без чүгәлибез,

Тезләрне кочаклыйбыз,

Башларны алга яшереп,

Азрак кына «йоклыйбыз».

Менә ничек ял иттек,

Шөгыльне дәвам итик.

 

Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? Рус халык әкиятен исегезгә төшерегез әле. Без сезнең белән бер яшелчә турында әкият беләбез. Кешеләр, хайванар җыелып бер яшелчәне тарталар ләкин тартып чыгара алмыйлар. Нинди әкият ул? Дөрес “Шалкан” әкияте. Ә без сезнең белән әкият кенә түгел, яшелчәләр турында шигырьләр дә беләбез. Балалар яшелчәләр турында шигырьләр сөйлиләр.

 

Алина: Җиләк-җимеш, яшелчә

Сәләмәтлеккә файда.

Алма, помидор, кишер аша –

Менә витамин кайда.

 

Артур: Помидорның төрлесе бар

 

Сары, кызыл, алсуы.

 

Азалия: Гадел ярата сусылын,

Нияз ярата итлесен.

 

Айзилә: Камиль ярата әчесен,

Ниязыбыз төчесен,

Мин яратам баллысын.

 

Камил: Ә кишерне күзләр яхшы күрсен өчен ашарга кирәк.

 

Әмир: Таза, көчле булу өчен бәрәңге ашарга кирәк.

 

Нияз: Көч-куәт булсын өчен кәбестә дә файдалы.

 

Рәхмәт, балалар, сез бик күп беләсез икән. Безгә Алсу курчак кунакка килгән. Ул бездән ярдәм сорый. Аңа ярдәм итәбезме?

 

Балалар, Алсу курчак яшелчәләрдән аш пешерергә уйлаган. Ул зур кәстрүл алган, аңа су салган һәм плитәгә утырткан. Хәзер Алсу курчакка яшелчәләр кирәк була.

 

Алсу курчак, сиңа нәрсә кирәк була? Сиңа бәрәңге кирәкме?

Кем Алсу курчакка бәрәңге алып бирә? (Тәрбияче өстәлгә яшелчәләрне куя, балалар кәрзиннән алып бирәләр)

Артур, син алып бир әле. Син нәрсә алдың? Алсу курчакка илтеп бир.

 

Аш тәмле булсын өчен аңа суган кирәк. Кем суган алып килә? Син нәрсә алдың?

 

(Кишерне, кәбестәне дә шулай ук алып киләләр)

 

Безгә кишерне теркадан чыгарып салырга кирәк. (Балаларга теркадан чыгарып күрсәтү)

 

Менә, балалар, без Алсу курчакка яшелчә ашы да пешерергә булыштык. Ул безгә рәхмәт әйтә. Шөгылебез беткәч, без аны ашап та карарбыз.

 

Балалар, без бүгенге шөгыльдә нәрсәләр белән таныштык? Алар нәрсә дип аталдылар? (Яшелчәләр).

 

Сез бүгенге шөгыльдә бик актив катнаштыгыз. Рәхмәт сезгә.

 

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

 “66 нчы гомумүстерешле балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ХӨСНУЛЛИНА РӘФИЛӘ МИНТАҺИР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий