Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Казлар-аккошлар әкияте эзләре буйлап”

407654813Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә математик күзаллауларын формалаштыру буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты 

 

Максат: әкият һәм төрле уеннар аша балаларның санау күнекмәләрен формалаштыру, мәсьәләләр чишү.

Бурычлар:

Белем бирү бурычлары:

– санны исем белән кулланырга өйрәтү, әкиятнең башын сөйләү;

– балаларны табышмаклар һәм мәсьәләләр чишәргә күнектерү.

Үстерү (ныгыту) бурычлары:

– 8 санының составын ачыклау;

– турыпочмаклыкны 4 өлешкә бүлү;

– вак моториканы ныгыту;

– тәртип буенча санауны ныгыту, төшеп калган санны күрә белү, саннарны белүләрен ныгыту;

– таякчыклардан геометрик фигуралар төзергә күнектерү;

– 2 колоннага тезелә белүне ныгыту, рәшәткәле такта өстеннән йөрү, тигезлекне саклау.

Тәрбияләү бурычлары:

– балалар арасында дустанә мөнәсәбәт булдыру;

– әти-әниләрнең сүзләрен тыңларга өйрәтү, аларга карата хөрмәт тәрбияләү;

– игътибарлык, бердәмлек, татулык хисе тәрбияләү.

 

Белем бирү өлкәләре: танып белү, иҗтимагый-коммуникатив үсеш, сөйләм үсеше, сәнгати-эстетик үсеш, физик үсеш.

Алдан эшләнгән эш: рус халык әкиятләрен уку.

Җиһазлау һәм күрсәтмә материал: ноутбук, презентация, рәшәткәле такта, 0 дән 20 гә кадәр саннар, тартма, 8 төймә, әкият персонажлары: таякка беркетелгән әби, бабай, кыз, малай, пенопласт (өстәл театры).

Таратма материал: турыпочмаклыклар, кайчылар, таякчыклар, кояш нурлары.

 

Эшчәнлек барышы:

– Балалар, әйдәгез дуслык түгәрәге төзибез. Без хәзер бармаклар белән уен уйныйбыз. Ә уенны татарча түгел, рус телен кулланып уйныйбыз.

 

Бармаклар уены:

Раз, два – шли утята.

Три, четыре – за водой.

А за ними плёлся пятый,

Позади бежал шестой.

А седьмой от них отстал,

А восьмой уже устал.

А девятый всех догнал,

А десятый напугал.

Громко, громко запищал:

Пи – пи – пи! Не пищи,

Мы тут рядом, поищи.

 

-Балалар, әйтегез әле, сез нинди әкиятләр беләсез?

-Бу әкиятнең исеме ничек? (Китап күрсәтәм), шушы әкият буенча сәяхәт итәбез.

-Әкиятнең башын кем сөйли?

 

«Борын-борын заманда ир белән хатын яшәгән. Аларның кызлары Маша һәм уллары Ваня булган. Әтисе белән әнисе бер көнне базарга барырга уйлаганнар. – Кызым беркайда да китмә, энеңне сакла, без сезгә базардан күчтәнәчләр алып кайтырбыз, – дигән әнисе. Менә әтисе белән әнисе киткәннәр. Ә Маша энесен чирәмгә утырткан да, үзе иптәш кызлары янына уйнарга киткән. Уйнап туйгач Маша энесен исенә төшергән һәм өенә йөгереп кайткан…

-Ә аннан соң нәрсә булган? (Казлар-аккошлар очып килгәннәр һәм Ваняны канатларына утыртып очып киткәннәр)

Маша казларны күреп калган һәм артларыннан йөгергән. Ул үзенең юлында мичне күргән.

(Экранда мич рәсеме)

-Мич, мич, әйт әле, казлар-аккошлар кайсы якка очтылар?

– Минем арыш оныннан пешергән кабартмаларымны аша, аннан соң әйтермен, үзең генә ашап калма, ә әтиең, әниең, энең белән бүлеш.

 

1. Турыпочмаклыкны 4 өлешкә бүлү.

Маша биремне үтәгән, һәм мич аңа казларның кайда очканнарын әйткән.

– Ә алга таба нәрсә булган соң? (Маша йөгергән һәм каршында алмагач күргән)

(Экранда алмагач рәсеме)

– Алмагач, алмагач, әйт әле, казлар кайсы якка очтылар?

Алмагач аңа җавабында әйткән:

– Әйтермен, әгәр дә биремне үтәсәң.

 

2. Дидактик уен “Төшеп калган санны күрсәт”

Алмагач казларның кайсы якка очканнарын әйткән. Маша алга таба йөгергән һәм аңа елга очраган. Ярлары кисельдән икән.

(Экранда елга рәсеме)

-Елга, елга әйт әле, казлар-аккошлар кайсы якка очтылар?

– Минем табышмакларыма җавап табыгыз, әйтермен.

 

3. Табышмаклар (Экранда)

Елга казлар-аккошларның кайсы якка киткәннәрен күрсәткән, ләкин Машага елга аркылы күпердән үтәргә кирәк икән.

 

4. Әйдәгез ике командага тигезләп бүленәбез.

 

5. Санагыз әле, сез командада ничәшәр?

(Командадагы балаларны чагыштыру: күбрәк, әзрәк, тигез; ахыргы бала ничәнче урында тора)

 

6. Физкультминутка: (ходьба по мосту, руки на поясе)

Мы все шли, шли, шли,

И по мостику прошли.

Мостик в стороны качался,

А под ним ручей смеялся.

На носочках мы пойдем,

На тот берег попадем.

 

Маша урман буйлап бара икән, каршында убырлы карчыкның өен күргән. (Экранда тавык тәпиендә торган йорт)

Тәрәзә төбендә Ваня алмалар белән уйнап утыра икән. – Әбекәй, Ваняны бир әле.

– Бирермен, – дигән Убырлы карчык, әгәр дә биремнәремне үтәсәң.

 

7. Бирем. – Балалар карагыз әле, минем кулымда серле янчык. Сез ничек уйлыйсыз, нәрсә бар микән аның эчендә (селкетәм, балалар төрлечә җавап бирәләр)? Аның эчендә төймәләр, санагыз әле, ничә төймә бар? (8 төймә). Хәзер мин кулыма төймәләрне яшерәм, сез минем уң кулымда ничә төймә, сул кулымда ничә төймә икәнен әйтегез. Кем дөрес әйтә, шул җиңүче була. (Төймәләрне яшерәм, ә балалар 8 санының составын төрлечә әйтәләр, кайсы баланың җавабы минем кулымда яшерелгән саннарга туры килә, шул җиңүче була)

 

8. Бирем.

а) 4 таякчыктан ромб төзергә.

б) 2 өчпочмак чыгарлык итеп, бер таякчык өстә.

в) 7 таякчыктан ике квадрат төзе.

г) Турыпочмаклык чыгарлык итеп бер таякчыкны ал.

Убырлы карчык Ваняны Машага биргән һәм алар өйләренә әйләнеп кайтканнар. Тиздән әтисе белән әнисе дә базардан кайтканнар һәм барыбызга да күчтәнәчләр алып кайтканнар.

 

Йомгаклау:

-Без кайсы әкият буенча сәяхәт иттек?

-Без Машага ничек ярдәм иттек? (Төшеп калган саннарны таптык, табышмакларга җаваплар эзләдек, мәсьәләләр чиштек, таякчыклардан геометрик фигуралар төзедек, командаларга бүлендек, ике кечкенә саннан 8 санын төзедек)

-Балалар, сез ничек уйлыйсыз, ни өчен Машага бу сынауларны үтәргә туры килгән? (Чөнки ул әтисе белән әнисенең сүзләрен тыңламаган)

 

9. Уен “Кояш нуры”. Балалар бер-берсенә һәм килгән кунакларга матур теләкләр әйтешеп түгәрәк кырыйларына нурлар тезәләр.

(Күчтәнәчләр өләшү)

 

Татарстан Республикасы

Кукмара муниципаль районы

“Янсыбы балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ШӘЙМАРДАНОВА ГӨЛФӘНИЯ ГАЯЗЕТДИН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий