Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Алтын көз”

osen-rabota_v_saduИкенче кечкенәләр төркеме өчен

 

Бурычлар:

– Тиңдәш кисәкләрдән торган җөмләләр төзергә өйрәтүне, аерым предметлардан төркем төзергә, характерлы билгеләре буенча предмедны төркемнән аерырга өйрәтүне дәвам итү, предметларның саны буенча бәйләнеш урнаштырганда “бер”, “күп”, “аз”, “берәү дә юк” сүзләрен куллана, сүзләрдә с, з, ф, к тартыкларын ачык итеп әйтә белергә өйрәтү.

– Балаларның игътибарын, зиһенгә алуларын; табигатьнең матурлыгын тоемлауларын, тәрбияче соравына аңлаешлы итеп җавап бирә белүләрен үстерү.

– Табигатькә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

 

Җиһазлау: көз рәсеме төшерелгән рәсем, кызыл, сары тасмалар бәйләнгән ике кәрзин; һәр балага кызыл һәм сары яфракларның контурлы сүрәтләре, берәр алма.

 

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Балалар, хәзер урамда елның кайсы вакыты дип уйлыйсыз?

Балалар. Көз.

Тәрбияче. Ә сез ни өчен көз дип уйлыйсыз?

Балалар. Яфраклар саргая, салкын, яңгырлар ява, кошлар җылы якка очып китә.

(Индивидуль һәм күмәк җаваплар)

Тәрбияче. Дөрес, балалар, агачларда сары яфраклар күренә, үләннәр саргайды, яңгырлар ява.

 

Көз килде.Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

 

Балалар, көз килгәч үләннәр нишләде?

Балалар. Саргайды, шиңде.

Бу җөмләне бергәләп кабатлагыз: “Көз килгәч, үләннәр саргайды, шиңде”. (Тәрбияче балаларга көз темасына рәсем күрсәтә) Балалар, менә бу рәсемдә елның кайсы вакыты икән? (Көз). Елның нинди матур вакыты. Рәсемдә нәрсә сүрәтләнгән? Рәсемдә ничә агач бар? (Бер). Дөрес. Агачларда нәрсәләр үсә? (Яфраклар).

-Балалар, карагыз әле, көз нинди матур кәрзин җибәргән. (Кәрзиннең өсте капланган). Ә кәрзиндә нәрсә бар икән? Карамыйча гына белеп була микән? Балалар, минем күзләремә карагыз, мин сезгә кәрзиндә нәрсәләр бар икәнен белергә ярдәм итәрмен:

-Алар агачта үсәләр, агачның күлмәге кебек. Нәрсәләр икән алар?

“Агачта үсәләр, агачның күлмәге кебек” дигәч башка сыйфатларны әйтмичә генә балалар әйкәнне тыңларга кирәк. Әгәр әйтә алмасалар, аларга тагын яфракны сүрәтли торган бер сыйфатны атыйлар: мәсәлән, ңидә секенәләр, яшел төстә, көз көне сары, кызыл да була алалар. Һәм шулай предметка хас 4-5 сыйфатны атагач та, нәрсә икәнен әйтәләр.

-Дөрес, балалар, бу яфраклар була. Бу кәрзиндә төрле төстәге яфраклар. Карагыз әле, алар ничек күп. Ничек уйлыйсыз, көз агачларның яфракларын нинди төскә буяган? (Кызыл, сары). Әйе, көз агачларның яфракларын сары, кызыл төскә буяган. Әйдәгез бу җөмләләрне бергәләп кабатлыйк әле: “Көз агачларның яфракларын сары, кызыл төскә буяган”. Сары төс күп булганга күрә көзне “алтын көз” дип йөртәләр. Нинди көз? (Алтын көз) (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар) Барлык яфраклар бер төстәме? (Юк, алар төрле төстә) Ә бу яфраклар нинди төстә? (Сары). Ә монысы ниди төстә? (Яшел)

Балалар тәрбияче белән бергә “сары”, “кызыл”, “төрле төстә” сүзләрен кабатлыйлар.

Тәрбияче. Ә хәзер, балалар, бергәләшеп уйнап алыйк.

 

Уен “Кәрзидәге яфраклар”

Сары тасмалы кәрзиндә сары яфраклар, кызыл тасмалысында кызыл яфраклар яши. Карагыз әле, барлык яфраклар да үз кәрзиннәрендәме? (Балаларны активлаштыру). Ә хәзер күзләрегезне йомыгыгыз. Мин кыңгырау шалтыраткач күзләрегезне ачарсыз һәм кәрзиннәрдә нәрсә үзгәрүен әйтерсез. (Тәрбияче яфракларның урыннарын алыштыра. Балалар адашкан яфракларны табып үз урыннарына салалар).

Тәрбияче балаларның эшчәнлеген күзәтеп тора.

-Дөрес, бер яфрак адашкан. Кызыл яфраклар янына сары яфраклар килеп кергән. Ничә сары яфрак? (Бер) Ничә кызыл яфрак? Дөрес! Тагын бер кат уйнарга телисезме?

Уен тагын бер кат кабатлана, яфракларның төсләре генә алыштырыла.

 

Тәрбияче. Миндә ничә яфрак? (Берәү дә юк) Ә сездә ничә яфрак? (Берәү дә юк) Ә кәрзиннәрдә ничә яфрак бар? (Күп) Дөрес, күп. Көз көне сары, кызыл яфраклар җиргә коела. (Тәрбиче идәнгә яфраклар коя, кәрзиндә берничә генә яфрак калдыра) Бергәләп кабатлагыз әле: “Көз көне сары, кызыл яфраклар җиргә коела” (индивидуаль һәм күмәк җаваплар). Балалар, карагыз әле, идәндә ничә яфрак? (Күп) Кәрзиндә ничә яфрак? (Аз). Берәр яфрак алыгыз әле. Кызыл яфракларны кызыл тасмалы кәрзингә, сары яфракларны сары тасмалы кәрзингә салыгыз. Сездә ничә яфрак? (Бер) Яфрак ниди төстә? Кайсы кәрзингә саласың? Дөрес! Дөрес эшләдегез, шуның өчен сезгә Көздән бүләк – һәрберегезгә берәр матур алма. (Һәр балага алма тарата)

Балалар, алмалар нинди формада? (Шар формасында. Түгәрәк формада) Дөрес, шар формасында. Түгәрәк формада дип әйтергә була. Алманы уң кулыгызга алыгыз. Сул кулыгызга алыгыз! Алманы өстәлдә тәгәрәтеп карагыз! Алманы ике кулыгызга алыгыз! Ул катымы, йомшакмы? (Каты) Алманы иснәп карыйк әле, нинди ис килә аламадан?! (Тәмле ис, хуш ис) Сез нинди төстәге яфраклар белән уйнадыгыз? Көз сезгә нәрсә бүләк итте? Кулларыгызны юыгыз, алма ашарга утырыгыз! Алмаларыгыз тәмле булсын!

 

 

 

Татарстан Республикасы

Әлмәт муниципаль районы

Мәмәт авылы

 “Ландыш” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ИСМАГЫЙЛОВА ГӨЛНАЗ АЛМАС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий