Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Нарат гөмбәсе балаларда кунакта”

hello_html_m3fae0695Уртанчылар өчен көзге бәйрәм тантанасы

 

Катнашалар: Алып баручы, Нарат гөмбәсе, Көз.

Җиһаз: һәрбер балага яфрак, Көз һәм Гөмбә костюмнары, яфраклар өчен кәрзин, уен өчен ике кәрзин, 8 ашарга ярый торган гөмбә һәм 8 ашарга ашарга ярамый торган гөмбә, бию өчен 8 кечкенә зонтик, 4 зәңгәр тасма (малайлар-яңгырлар өчен), 2 дождевик, таякчыклар һәрбер балага икешәр, бала санына җитәрлек контейнерлар, әниләр өчен 4 зур зонтик, кыңгырау, бубен һәм кашыклар кебек музыка кораллары, төлке, 3 куян һәм аю маскалары, бүләкләр белән шалкан.

 

Музыка астында балалар парлашып керәләр һәм ярымтүгәрәккә басалар (кызларның сул кулында, ә малайларның уң кулында көзге яфрак).

Яфраклар белән бию «Яфраклар-кораблар».

(Биегәннән соң яфракларны кәрзингә алып куялар).

Алып баручы. Исәнмесез, балалар, кадерле кунаклар! Без бүген көз бәйрәменә җыелдык. Көз безгә төрле төсләр, тәмле җиләк-җимешләр, яшелчәләр бүләк итә. Көз турында күп шигырләр бар. Сез нинди шигырьләр беләсез?

 

Беренче бала:

Үтте – китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

 

Икенче бала:

Кошлар оча төркемләп,

Яңгыр ява иркенләп

Кояш чыгып алгалый,

Моңсу караш салгалый.

 

Өченче бала:

Падают, падают листья –

В нашем саду листопад…

Желтые, красные листья

По ветру вьются, летят.

 

Дүртенче бала:

Оча яфрак, уйный яфрак,

Һаваларда әйләнеп.

Бүген, бүген, бүген, бүген

Яфракларның бәйрәме.

 

Бишенче бала:

Яңгыр түгел, кар да түгел,

Яфраклар ява җиргә.

Көз турында җырлыйм әле

Кушыл син яңа җырга.
Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле, без көз турында җырлыйк.

 

«Яфраклар бәйрәме» җыры.

Җырдан соң балалар урындыкларга утыралар.

 

Алып баручы: Яхшы, балалар. Балалар, безгә кемдер ашыга сыман. Тыңлагыз әле.

Музыка астында Нарат гөмбәсе чыга.

Нарат гөмбәсе:

Сезне күптәннән көтеп торам. Сезгә табышмаклар әзерләп куйдым.

 

Табышмаклар:

1. Утыра бер ак чүлмәк,
Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

2. Кызыл кызы җир эчендә,
Чәчләре җир өстендә. (Кишер)

3. Шундый гаҗәп үсемлек

Күрмисең бер яфрагын да.

Бар аның аягы һәм эшләпәсе. (Гөмбә).

Нарат гөмбәсе: Уңган балалар икән сез. Минем табышмакларыма җавап таптыгыз. Минем сезнең өчен кызыклы уеным бар.

 

“Ашарга ярый һәм ярамый торган гөмбәләр” дип атала.

Уенның шартлары: Ике әни кәрзиннәр тотып тора. Идәндә ашарга ярый һәм ярамый торган гөмбәләр ята. Музыка астында ике бала аларны кәрзингә җыялар (берсе – ашарга ярый торганны, икенчесе – ярамаганнарын).

 

Яшен яшьнәгән һәм яңгыр тавышы ишетелә.

Нарат гөмбәсе: Балалар, яңгыр тамчысы өстемә яуды. Сезне дә хәзер юешләтә.

Алып баручы: Нарат гөмбәсе, безнең балаларыбыз яңгырдан курыкмыйлар. Алар яңгыр астында уйнарга яраталар. Син утырып тор һәм карап тор.

 

«ШЛЕПАЛ ДОЖДИК» биюе.

 Нарат гөмбәсе: Молодцы, балалар, булдырдыгыз! Сез яңгыр турында шигырьләр беләсезме? Минем яныма чыгыгыз әле.
Балалар:

1. Яңгыряу,яу, яу,

Бакчаларда алмагач.

Корый яңгыр яумагач.

Бакчалардан ни кирәк,

Алма пешеп тормагач,

Яңгыр яу, яу, яу!

 

2. Раз, два, три, четыре, пять,

Вышел дождик погулять,
Шел неспешно по привычке –
А куда ему спешить?
Вдруг читает на табличке:
“По газону не ходить”.
Дождь вздохнул тихонько
– Ох! – и ушел.
Газон засох.

 

Алып баручы: Рәхмәт, булдырдыгыз. Балалар, сезнең урындыкларыгыз астында таякчыклар. Аларны алыгыз әле. Яңгыр турында җырларга әзерләнегез.

 

“Яңгыр” исемле җыр.

(Җырлаганнан соң таякчыкларны урындыклар астына алып куялар).

Нарат гөмбәсе: Болытлар булганда күк карала, яңгыр яварга җыена.

 

Алып баручы: Нарат гөмбәсе, ә без балалар белән “Яңгыр” исемле бер уен беләбез. Безнең белән уйныйсың киләме?

Нарат гөмбәсе: Бик теләп уйныйм.

Алып баручы: Миңа дүрт әни кирәк (әниләр чыга). Балалар, паласка чыгыгыз.

Уенның шартлары: Әниләр 4 почмакта зонтик белән басып торалар. Музыка астында балалар паласта йөриләр, яңгыр сибәләгән тавыш ишетелсә, зонтик астына качалар. Уен барышында һәрвакыт бер әни китә һәм бер зонтик астына бөтен балалар җыелгач уен тәмамлана.

“Яңгыр” уены.

 

Нарат гөмбәсе: Молодцы, балалар, игътибарлы булдыгыз. Менә без күңел ачабыз, көз турында җырлыйбыз, шигырләр сөйлибез, биибез, уйныйбыз. Ә Көз үзе һаман күренми. Аны чакырырга кирәктер!

Алып баручы: Чыннын да, балалар, көзне бергәләп чакырыйк.

Бергәләп: Көз, көз, чык әле (2 тапкыр).

 

Музыка астында Көз керә.

Көз: Сез мине чакырдыгыз да, мин ашыгып килеп җиттем. Исәнмесез, балалар! Карагыз әле, тирә-як нинди матур. Яшел җәйдән соң бөтен нәрсә алтынга күмелә. Ә урманны күрдегезме? Ничек ул сезгә?

Алып баручы: Бик матур, Көзкәем.

Көз: Ә минем сезнең өчен бүләгем бар. Музыка коралларын алып, кунакларыбызга уйнап күрсәтербез.

Алып баручы: Балалар, урындыклар астында музыка кораллары, сез аларны алыгыз һәм аларда уйнарга әзерләнегез.

 

“Күңелле музыкантлар оркестры”

(Уйнаганнан соң коралларны урындыклар астына куялар).

Көз: Булдырдыгыз, балалар! Чын оркестр сыман уйнадыгыз.

Нарат гөмбәсе: Балалар, Көз буш кул белән килмәде, ул үзе белән яңгырлар алып килде, бакчачыларга мул уңыш бүләк итте. Әйдәгез, без дә рәхмәтебезне белдереп, аңа шигырләр сөйлик.

 

Балалар:

1. Жёлтыми листочками

Ветерок играет.

Осенью природа

Под дождик засыпает.

Разноцветный листопад –

Осени всегда я рад.

 

2. Сары, сары,сап-сары

Агачның яфраклары.

Җил исә, ява яфрак,

Көзнең матур чаклары.

 

3. В руки возьмём мы корзинки,

В лес за грибами пойдём.

Пахнут пеньки и тропинки

Вкусным осенним грибком.

 

4. Птицы на юг улетели:

Гуси, грачи, журавли.

Вот уж последняя стая

Крыльями машет вдали.

 

Көз: Молодцы! Шигырьләрегез миңа бик ошады. Балалар, мин бәйрәмегезгә бүләкләр дә алып килдем. (Эзләнә). Ә кая соң алар?

Нарат гөмбәсе: (кәефсез). Мин бер шалканны күреп алдым да, үзем белән урманга алып киттем, каен агачы янында аны оныттым. Нишләргә хәзер?

Көз: Кайгырма, Нарат гөмбәсе! Безнең белән сәяхәткә чык, биегәндә, бәлки, безнең шалканыбыз табылыр да.

Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле түгәрәккә басыйк!

 

“Урманда хоровод”

(Балаларга төлке, куяннар һәм аю маскаларын кигертергә). (Биегәннән соң Гөмбә шалкан таба).

Нарат гөмбәсе: Менә шалканны таптым.

Көз (Гөмбәдән шалканын ала да): Әйе, бу минем шалканым. Менә сезгә минем көзге бүләкләрем. (Шалканны тәрбиячегә бирә). Ә миңа көзге урманыма кайтырга вакыт. Анда эшләрем әле бик күп. Агач тамырларын яфракка күмәргә һәм җәнлекләргә туннарын алыштырып бетерергә соңгы көннәре турында әйтеп бетерергә кирәк. Күрәсез, эшләрем бик күп, шуңа күрә сезнең белән саубуллашам. Сау булыгыз!

Нарат гөмбәсе: Мин синең белән китәм. Минем ярдәмем килеп чыкса, сиңа булышам. Сау булыгыз!

(Көз һәм Гөмбә музыка астында китәләр, балалар саубуллашалар).

Алып баручы: Менә, балалар, безнең бәйрәм дә бетте. Хәзер төркемгә кереп күчтәнәчләр ашарбыз.

Балалар тәрбияче артыннан чыгалар.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “Бәләкәч” 104 нче балалар бакчасы – баланың үсешен үстерү үзәге”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

НӘҖМИЕВА ЭЛЬМИРА ФӘНИС КЫЗЫ,

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГОБӘЕВА НАИЛӘ ГАБДУЛЛА КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий