Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Тылсымлы буяулар”

iЗурлар төркеме

 

Максат: мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләменә карата кызыксыну һәм сизгерлек уяту.

Бурычлар:

1. Яшел, кызыл, сары төсләрне аерырга өйрәтү, һәр төсне әйтүләренә ирешү;

2. Төсләр кергән гади диалогта катнашырга чакыру, сүзләрне отып ишетә алу аша хәтер, зиһен үстерү;

3. Бер-береңә дустанә мөнәсәбәт, ярдәмләшү, киңәшләшү кебек сыйфатлар тәрбияләү, халыкларга хөрмәт, тарихыбызга, туган ягыбызга кызыксыну уяту.

 

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән бүген әкият илендә кунакта булырбыз. Бу әкият иленең исеме – “Тылсымлы буяулар” дип атала. Бу әкият илендә зурлар да, балалар да бик бәхетле булган. Чөнки алар бәхетне табигатьтән күргән, алар аңа сокланган һәм саклый да белгән. Балалар һәм зурлар өчен ачык йөзле һава да, ак болытлар да, хәтта беренче яшел үләннәр һәм ләйсән яңгырлары да сөенеч булган. Ә яктылык сибүче салават күпере бу бәхеткә бик сөенгән һәм һәрвакыт елмаеп, көлеп нурларын сибеп торган.
Әмма көннәрдән бер көнне әкият иленә кайгы килә. Явыз, усал тылсымчы, кешеләрнең бәхетеннән көнләшеп, аларга үзенең явыз укларын җибәрә. Ул үзенең кара буяулары белән ачык йөзле һаваны каплый һәм әкият илендәге табигать: агачлар, елгалар, үләннәр барсы да кара-соры төскә керә. Яктылык сибүче салават күпере дә бу кара явыздан куркып, юкка чыга. Кешеләр гел күңелсезләнеп йөриләр, балалар да бер-берсе белән уйнамый башлыйлар.
Ә сезнең кебек бер малай бу кара төсләрне яратмыйча, ачык йөзле һаваны, яктылык сибүче салават күперен сагынып, аларны үзем эзләп табам, дип, юлга чыга. Ул үзенең юлында ялгыз картны күреп аннан киңәш сорый. Ә карт: “Тыңла мине, мин сиңа югалган матурлыкны эзләп табарга булышырмын. Мин ул әкият илендә буяучы идем. Өйләрне һәм табигатьне матур төсләргә буядым. Ләкин явыз тылсымчы минем буяуларымны тартып алды, ә үземне карт бабайга әйләндерде. Ә хәзер миндә бары өч төс кенә калды. Ул төсләрне мин сиңа бүләк итәм, син шуларны дөрес кулланып, тылсымчы буяулар илен яңадан матур-ачык төсләргә буя. Кешеләргә шатлык бүләк ит”.
Балалар, бу төсләр сезнең өстәлләрегездә бар. Алар нинди төсләр?
Балалар: Сары, кызыл, зәңгәр.
Тәрбияче: Шушы төсләр белән ак кәгазь битендәге түгәрәкләрне буяп алыйк.
(Балалар буйыйлар.)
Тәрбияче: Булды, балалар. Ә карт малайга тагын бик күп төсләр барлыгын һәм шушы өч төс белән дә бик күп төсләр килеп чыкканын да аңлатты.
Малайның бу төсләр белән табигатьне һәм тылсымлы илне бик тиз буыйсы килде һәм ул болындагы чәчәкләрне буярга кереште.
Тәрбияче: Балалар, без дә малайга булышыйк әле, матур чәчәкләр үсә торган болын ясыйк.
(Ватман битенә рәсем ясау)
Тәрбияче: Менә чәчәкле аланны буярга булыштык. Без эшләгән вакытта малай тагын рәсемнәр ясаган. Әмма ул төсләрне бутаган, әйдәгез, малайга булышыйк әле, дөрес җавапларны табыйк.
Кызыл чыршы
Зәңгәр кишер
Яшел кояш
Зәңгәр чияләр
Зәңгәр яфрак

(Балаларның җавабы)
Тәрбияче: Дөрес, балалар. Урыннарыгызга утырыгыз. Ә хәзер әйтегез: сары төстә нәрсәләр була?
(Балаларның җавабы)
Шигырь.
Тәрбияче: Ә малай зәңгәр төскә һаваны, елганы, диңгезне буяган. Елга янына өйләр ясаган, ләкин аларның түбәләрен ясарга оныткан. Әйдәгез аңа булышыйк – өйнең түбәләрен ясыйк. Балалар, ни өчен кешеләр өйләрен елга янына салалар?
(Балалар җавабы)
Физминутка “Су коенабыз”
Тәрбияче: Балалар, урыннарга утырдык. Әйтегез әле, зәңгәр төстә тагын нәрсәләр була?
(Балалар җавабы)
Тәрбияче: Әйе, балалар, малай да хәзер чәчәкләрнең кызыл, кояшның сары, диңгезнең зәңгәр икәнен белде. Ә үләннәрне нинди төскә буяр икән ул? (Яшел)
Әйе, ләкин яшел төс юк бит. Әйдәгез, булышыйк, малайга.
Уен.
Тәрбияче: Сары белән зәңгәр төсне кушкач, яшел төс барлыкка килә.
Шигырь.
Тәрбияче: Малай үләннәрне, яфраларны яшел төскә буяды. Ул аларны буяган арада, куаклар арасыннан йомшак койрыклы җәнлек килеп чыкты, әмма бу җәнлек тә буялмаган.
Ә аның да бик матур буласы килә.
Трафарет ярдәмендә, поролон губкасы белән, төлкене буяу.
Тәрбияче: Төлке турында сөйләү.
Шигырь.
Тәрбияче: Куе сары төс кайсы төс белән дус? (Кызыл һәм сары)
Шигырь.
Тәрбияче: Без төсләрне өйрәнеп беттек. Малай да хәзер ул төсләрнең ничек килеп чыкканын белде һәм тылсымлы әкият иле яңадан матурланды.

 

Татарстан Республикасы

Сарман муниципаль районы

“Гомуми үсеш төрендәге 2 нче санлы “Лилия” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ХАДИЕВА МИЛӘҮШӘ ӘЗҺӘР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий