Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Сөмбелә бәйрәме»

iУртанчылар төркемендә күңел ачу иртәсе

Максат.

1. Балаларны көзге уңыш нигъмәтләре белән тирәнтен таныштыру.

2. Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, сөйләм телләрен, бию күнекмәләрен, җырлау күнекмәләрен үстерү.

3. Балаларда табигатькә, хезмәткә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

 

Катнашалар: Тәрбияче, Көз кызы – Сөмбелә, Җәй, Болыт, яшелчәләр булып киенгән балалар, Шалкан әкияте геройлары.

Залның бер ягы яшелчә бакчасы итеп бизәлә. Рәшәткә куела, ясалма чәчәкләр утыртыла. Бакчада яшелчәләр булып киенгән балалар урындыкта утыра. Идәнгә яфраклар сибелгән. Залның икенче ягында “Шалкан” әкиятенә өй.

 

Кичә барышы.

Музыка яңгырый.

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар, хөрмәтле әти-әниләр. Без бүген көзге бәйрәмгә җыелдык. Карагыз әле, безнең бүлмә ничек матур бизәлгән. Әйтерсең лә алтын көз үзенең сары, кызгылт яфракларын безнең залга кертеп тутырган.

Курайларда көз көйләрен уйнап,

Агачларны сары төскә буяп,

Куакларга җиләк-җимеш элеп,

Агач төпләренә гөмбә тезеп

Урман буйлап алтын көз йөри.

 

Балалар, менә шушы көзге байлыкта, муллыкта бәйрәм ителә торган бәйрәм ул – Көз бәйрәме. Көн белән төн тигезләшкән көннәрдә үткәрелә ул.

 

1 нче бала:

Бүген бездә матур бәйрәм,

Бүген бездә көзге бал.

Бүген көзге байлык белән

Бизәлгән безнең зал.

 

2 нче бала:

Җиргә яфрак коелган,

Сап-сары келәм булган.

Яфракларны без җыярбыз,

Букет ясап куярбыз.

 

Тәрбияче: Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,

Үз муллыгы белән көзләр килә,

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

Әйдәгез әле кул чабып Көз кызын каршы алыйк.

 

(Балалар кул чабалар, Сөмбелә керә)

Сөмбелә. Мин – Көз кызы, киләм сезгә,

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда.

(Кулында яшелчәләр салынган кәрзин)

Исәнмесез, балалар, кунаклар! Сезне күрүемә мин бик шат! Мин Көз кызы – исемем Сөмбелә. Бүген – бәйрәм! Минем бәйрәм! Мин бәйрәмгә үземнең сеңлем – җәйгә дә чакыру җибәрдем. Ә кунакны шәп итеп каршы алырга кирәк! Җырлар, биюләр, шигырләр әзерме?

Балалар: Әйе, әзер.

 

3 нче бала:

Бик күңелле урамда –

Алтын-сары бар дөнья,

Җил яфраклар биетә,

Көз шатлана, туй итә.

 

4нче бала:

Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

 

Фанфаралар. Җәй керә. Көз белән “Менуэт” башкаралар.

Сөмбелә: Исәнме – саумы, кадерле кунагым! Рәхим ит! Без синең белән бер ел күрешмәдек бит.

Җәй: Исәнме, Сөмбелә! Син табигатьне миннән кабул итеп ал! Мина ял итәргә вакыт, җылы якларга китәм. Анда җәй булачак, ә бездә кыш, бездә көз – анда яз!

Сөмбелә: Рәхмәт сиңа, Җәй!

Җәй: Мин сиңа ышанып тапшырып китәм табигатьне! Сине күрдем, нинди икәнлегеңне беләм!Син бик уңган, булган һәм чибәр! Бар эшкә дә кулың ятып тора. Мин китәм инде.Сау булыгыз, дусларым!

Сөмбелә: Рәхмәт сина, Җәй, без сине сынатмабыз, сау булып тор, киләсе елга очрашканга хәтле хуш. (Кул болгап озата, Җәй чыгып китә).

 

ҖЫР “КӨЗ КИЛДЕ”

Алтын көз килде безгә,

Сары яфраклар җирдә.

Яңгыр ява тып тып тып

Бөтен җирне чылатып.

Кошлар оча һавада

Җылы якларга таба.

Яз җиткәч алар бергә

Әйләнеп кайтыр безгә.

 

 (Яңгыр яуган тавыш ишетелә. Шулвакыт болыт чыга – ул көзне кысрыклый, балаларга яңгыр сибә.)

Болыт: Менә хәзер биеп жырлап карагыз әле! Мин сезне чылатып бетерәм! Ха-ха-ха! Бәйрәм имеш, Көз килгән, имеш! Килми генә торыгыз әле! Биеми генә торыгыз! Юк сезгә бәйрәм! Мине чакырмаган булып!

Сөмбелә: Тукта, тукта, болыт! Без бит дус идеек әле! Бозма инде бәйрәмне! Балаларның кәефләрен төшермә! Үтенәм синнән! Буген балалар сиңа дип иң матур биюләрен әзерләделәр. Кара әле бәлки күңелләрең йомшарып китәр.

-Апа, безгә артыбыздан

Шыбыр-шыбыр кем дәшә?

-Кем дә дәшми, көзге яңгыр

Зонтик белән сөйләшә.

 

Зонтиклар белән бию.

Сөмбелә: И, күрегезче, дусларым, бакча тулы уңыш. (Кулы белән бакчага күрсәтә)

Зур бакча минем алда,

Ә кәрзин кулларымда,

Уңышны җыеп алам,

Базга төшереп салам.

Абау, нинди яшелчәләр генә юк икән монда! Нинди матур булып, зур булып үскәннәр.

 

(Җырлы – биюле күренеш)

Кәбестә: Мин булам кәбестә,

Үзем гел яшел төстә.

Күлмәгем күп катлы,

Ә үзем бик татлы.

Ашларга да төшәм мин,

Бәлештә дә пешәм мин.

Чөнки мине балалар,

Көн дә көтеп алалар.

Сөмбелә: Мин дә сине алырмын, кәрзинемә салырмын.

 

Суган: Минем исемем суган,

Мин Һиндстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар,

Шифалы дип атыйлар.

Салатка да турыйлар,

Тураганда елыйлар.

Сөмбелә: Сине дә үзем белән алырмын, суган туган.

 

Кабак: Мин булам кабак,

Әйтмим кабат-кабат.

Бик файдалы зат мин,

Тик мин җәяү кайтмыйм.

Сөмбелә: Борчылма, Кабак, мин сине күтәреп алып кайтырмын.

 

Кишер: Минем исемем кишер,

Теләсәң болай пешер,

Теләсәң ашка тура.

Мине яраткан баланың

Күзләре яхшы күрә.

Сөмбелә: Кишер витаминнарга бик бай, калдырып булмас алай.

 

Чөгендер: Чөгендер булам мин менә,

Мине бар халык белә.

Төсем матур, үзем тәмле,

Ашым була бик ямьле.

 

Сарымсак: Мием күлмәгем бик ак,

Мин буламын сарымсак.

Мең чирдән дәва булам,

Мине дә алсаң була.

Сөмбелә: Алам, алам, дусларым.

 

Кыяр белән помидор:

Мин булам кызыл помидор,

Ә мин ямь-яшел кыяр.

Бергә: Тәмле салат булсын өчен,

Син безне генә тура.

Бәлки безне дә алырсың,

Кәрзинеңә салырсын.

Сөмбелә: Кайгырмагыз, алырмын,

Рәхәтләнеп салырмын.

 

Шалкан: Мин бик таныш әкияттән.

Мине таныйсызмы сез?

Үсә-үсә зур булдым,

Мине алырсызмы сез?

Сөмбелә: Бик рәхәтләнеп.

 

Бәрәңге: Тыгызланып, туп кебек

Үсеп җитә бәрәңге.

Кырда, көлдә пешкәне

Һай, бигрәк тәмле инде.

 

Сөмбелә:

Җиз бүкәндәй кишер дә,

Табак чаклы кабак та,

Ачы торма, шалкан да

Өлгерә көзге якта.

Барлык уңыш җыеп алынды, быел уңыш бигрәк мул булды, әйдәгез, күңелле итеп җырлап алыйк.

 

Җыр “Урожай собирай»

Т. Волгина сүзләре, А. Филипенко көе.

Мы корзиночки несём,

Хором песенку поём.

Урожай собирай

И на зиму запасай.

Ой-да собирай

И на зиму запасай.

Мы, ребята молодцы,

Собираем огурцы.

И фасоль, и горох,

Урожай у нас неплох.

Ой-да и горох,

Урожай у нас неплох.

Едем-едем мы домой

На машине грузовой.

Ворота отворяй,

Едет с поля урожай.

Ой-да отворяй,

Едет с поля урожай.

 

 Яңадан болыт чыга, кулында зонтик, аңа бау белән гөмбәләр асылган.

Болыт: Иии яудырам яңгырлар, шифалысын, җылысын, үссен әле үссен гөмбәчегә гөмбәсе. Балалар, менә бу юлы сезнең биюләрегезне, җырларыгызны күреп сөендем, сезгә файдам тисен. Гөмбә яңгыры яудырдым. Ә, балалар, сез беләсезме соң нинди гөмбәләрне ашарга, җыярга ярамый?

Балалар: Чебен гөмбәсе.

Болыт: Әйе, балалар, чебен гөмбәсе. Сез дә урманга баргач ялгышып бу гөмбәне өзә күрмәгез! Ул бик агулы гөмбә.

 

Гөмбәләр биюе

“Шалкан” әкияте инсценировкалана.

 

Сөмбелә: Бигрәк матур җырладыгыз, уйнадыгыз,

Барысы өчен рәхмәт сезгә,

Алдагы көннәрдә дә

Телим сезгә уңышлар.

Муллыкта, рәхәт тормышта

Яшәгез, нәни дуслар!

 

Алып баручы:

Күңелегез һәрчак аяз булсын,

Килмәсеннәр сагыш-борчулар.

Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!

 

Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,

Үз муллыгы белән көзләр килә,

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

 

Бәйрәм тәмам.

 

Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

“Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәнең

гомуми үсеш бирүче төрдәге

3 номерлы Саба “Шоколад” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

НИГЪМӘТҖӘНОВА ГӨЛИЯ РАФАИЛ КЫЗЫНА

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий