Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Урманга сәяхәт”

2_01Зурлар төркемендә физкультура шөгыле

 

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хәрәкәт активлыгын төрлечә белем бирү юнәлешендә үстерү.

Белем бирү өлкәсе бурычлары:

Өйрәтү:

-Гимнастик стенкага менәргә һәм икенче гим. стенкадан төшәргә өйрәтү;

-Каршылыклар аша сикерү;

-Гимнастик скамьяда тигезлек саклап йөрү;

-Физик сыйфатлар үстерү: тизлек, җитезлек;

Сәламәтлек:

-Үзенең сәламәтлеген саклый белергә өйрәтү;

Аралашу:

-Өлкәннәр һәм үз иптәшләре белән аралашырга өйрәтү;

Социальләштерү:

-Иптәшләренә карата игътибарлы булуны, ярдәм итү теләге булдыруны уен аша үстерү;

Музыка:

-Музыка характерына туры китереп хәрәкәт итүләренә ирешү;

Атрибутлар: туплар, 2 гимнастик скамья, 5 обруч, мата, комлы капчыклар.

 

1 өлеш.

Балалар музыка астында залга керәләр.

Тәрбияче: – Шеренгага тезелдек. Тигезлән, туры бас! Балалар, без сезнең б-н урманга сәяхәткә барырбыз.

Тәрбияче: Безнең сәфәр гадәти түгел. Без табигатьтә үзебезне ничек тотарга кирәклеген өйрәнербез, уйнарбыз һәм сәламәтлегебезне ныгытырбыз. Бүген без мүкәләрбез, каршылыклар аша сикерербез, туп белән күнегүләр ясарбыз. Сез әзерме?

Балалар: – Әзер!

Тәр.: Әйдәгез, киттек.

 

Сәламәтлек серләрен

Эзләргә без барабыз,

Күп кенә каршылыкларны

Җиңәргә тырышабыз.

 

Тормышыбызда сәламәтлек

Безгә бик кирәк,

Гел куанып, шатланып,

Типсен яшь йөрәк.

 

Уңга борылдык! Бер, ике, бер, ике.

Бер-бар артлы колоннада бару.

 

Җиңелчә йөгерү. Авыз йомык, борын белән сулыйбыз, куллар терсәктән бөкләнгән.

Гади йөрү, өч звенога тезелү.

 

2 өлеш.

Туплар белән күнегүләр.

(Музыка астында эшләнә).

1. Төп торыш: туплар ике кулда аста; 1-2 тупны өскә күтәрү, уң аякны артка кую.

Сузылу.;3-4 т. т.кайту (6-8 тапкыр)

 

2. Т.т аякларны җинелчә аеру, туп ике кулда, 1-тупны алга күтәрү; 2- гәүдәне уңга бору; 3-туры басу; 4 т.т.кайту.(6-8 тап)

 

3. Т.т. – аяклар иң киңлегендә туп аста ике кулда, 1-3- иелү, тупны бер аяктан икенче аякка тәгәрәтү. Т.т. кайту (5-6 тапкыр).

 

4. Т.т.- аяклар киң итеп куелган, тупны ике кул б-н тоту, куллар өстә, 1-2 уңга иелү, уң аякны алга чыгару, 3 – туры басу, 4 – төп торышка кайту. Сул яккада шулай ук эшләү. (6-8 тапкыр).

 

5. Т.т балалар идәнгә утыра, куллар б-н артка таяналар, аяклар алга сузылган, туп аяк очында, 1-2- аякларны күтәрү, тупны эчкә тәгәрәтү һәм тотып алу, 3-4- т.т. кайту.

 

6. Т. т балалар эчләренә яталар, туп ике кулда алларында, 1-2- алга сузылу, тупны алга чыгару; 3-4- т. т. кайту. (6-8 тапкыр).

 

7. Т. т куллар билдә, туп идәндә, туп тирәли сикерү, 3-4-тап.

 

 

Маршка китәләр, тупны кәрзингә салалар.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, менә нинди дус, тату, өлгер икән сез.

Ә хәзер чираттагы күнегүләргә күчәбез.

 

Төп хәрәкәтләр:

Бер – бер артлы эшләү ысулы кулланыла.

  1. Каршылык аша сикерү (обручлар аша сикереп бару, 2-3тапкыр)
  2. Гимнастик стенкага менү һәм икенче ягына чыгып төшү, 2-3тапкыр)
  3. Гимнастик скамьяда каршылыкларны җиңеп бару (башка мендәрчек куеп, кулны ян-якка сузып, гәүдәне төз тотып, уртада предмет аша атлау, 2-3тапкыр).

 

Хәрәкәтле уен: “Үз урынынны тап”

Балалар обруч тирәли тезелеп басалар, музыка астында обруч тирәли йөриләр һәм музыка туктагач һәр бала бер обручка кереп баса, бер балага обруч җитми.

 

Аз хәрәкәтле уен «Очты очты…»

 

3 өлеш:

Тәрбияче: Балалар, без бүген сезнең нинди дус, тату, чыдам, батыр икәнлегегезне күрдек. Ә хәзер өйгә кайтыйк.

(Марш китү, ярты залны баргач туктау).

 

Шөгыльгә анализ ясау.

 

 

Татарстан Республикасы

Әлки муниципаль районы

Базарлы Матак авылы

 “Ромашка” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ФАСАХОВА АЛИЯ РАУФ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий