Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Шәһре Болгар»

15-7 яшьлек балалар өчен

КҮЧЕРҮ – Шәһре Болгар

Бурычлар:

Балаларны татар халкының үткән тарихы белән таныштыру.

Милли төбәк компонентына таянып, милли мәдәният белүче һәм дәвам итүче шәхес формалаштыру.

Туган җиргә, туган телгә ихтирам хисе тәрбияләү.

Сөйләмдә ясалма сүзләр куллану, мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү.

Халкыбызга карата ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

Материаллар: компьютер (слайдлар), магнитофон, рәсемнәр.

Балалар белән эш: альбом карау, шигырьләр уку, әңгәмә, газета, журналлар белән танышу, фото материаллар карау. Болгар халкы, аның үзе турында тарихи мәгълүматлар бирү, риваятьләр тыңлау.

 

 

Шөгыль барышы 

Тәрбияче: Балалар, җирдә төрле милләт кешеләре яши. Һәрберсенең теле, үз гадәте бар. Бездә татарлар, удмуртлар, руслар, чувашлар һәм башкортлар бар. Балалар, әйтегез әле безнең милләтебез нинди?

Балалар: Татар.

Тәрбияче: Әйе, без татарлар. Менә шушы татар халкының үткәне, тарихы турында сөйләшербез. Ә без нинди Республикада яшибез?

Балалар: Татарстан Республикасында.

 

Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты туган илем

Бәхет биргән җирем Татарстан.

 

Тәрбияче: Ә ник Татарстан дип атала соң? Бездә гел татарлар гына яшимени соң?

Балалар: Юк, башкортлар, руслар, чувашлар, марилар һ.б. яши. Ләкин төп халкы – татарлар. Шуңа күрә Татарстан – татар иле дип атала. Без – татар балалары.

Әйдәгез әле картага карыйк, кайда урнашкан икән безнең Татарстаныбыз.

 

1слайд. (Карта карау)

 

Балалар, карагыз әле, безнең Татарстан Республикасы аша Идел белән Кама елгалары үтә. Ә безнең Татарстаныбыз тирәли бик күп республикалар урнашкан: Башкортстан, Чувашия, Мари Эл, Удмуртия, Мордовия. Ә безнең үзебезнең Республикабызда бу халыкларның барысы да бар, алар барысы бергә бер тату гаилә булып яшиләр. Безнең Татарстаныбызның теләсә кайсы ягына карасаң, күреп туймастай, йөрсәң, йөреп арымастай урыннар аз түгел. Безнең республикабыз бик бай. Аның иксез-чиксез кырларында күп төрле игеннәр үсә, заводларында машиналар җитештерәләр. Менә аның уртасында безнең башкалабыз Казан шәһәре. Балалар, бүгенге шөгыльдә мин сезне халкыбызның үткәне, туган җиребезнең чал тарихы белән таныштырасым килә. (Талгын гына «Әллүки» халык көе яңгырый.)

Борын – борын заманнарда булган бу хәлләр. Әле ул вакытта сез дә, мин дә булмаган. Шушы җирдә борынгы бабаларыбызны татарлар түгел, ә болгарлар дип йөрткәннәр. Әйдәгез әле бергәләп кабатлыйк

Балалар: Бол-гар-лар.

Тәрбияче: Әйе, балалар, болгарлар – алар безнең төп чыгышыбыз. Аларны болгар диеп борынгы Болгар җирендә барлыкка килгәннәре өчен атаганнар.

Борынгы башкалабыз Бөек Шәһәр дип йөртелгән, ул республикабызның иң гүзәл бер җирендә – кече Чирмешән елгасы ярында урнашкан булган. (Болгарны картадан карап китик әле.) Ә хәзерге Биләр шул җимерелгән Болгар дәүләтенең өстендә төзелгән. Борынгы башкалабыз Бөек Шәһәрнең – хәзерге Биләр – урнашкан мәйданы искитмәле олы булган. Анда яшәүчеләрнең саны 70-80 меңгә җиткән. Биләр шул чорда ук инде дөнья күләм әһәмияткә ия булган.

 

Әкият итеп сөйләрлек

Бик борынгы заманнарда

Идел-Чулман ярларында

Болгар халкы нигез салган.

 

Балалар, Болгар бөтенләй таштан төзелгән булган. Аның шәһәрлегендә табылган хәрби ныгытма калдыклары да аларның башкалага гына хас рәвештә бик катлаулы һәм ныклы булганлыгын күрсәтеп торалар. Биләр – Идел Болгарстанда иң мөһим шәһәр булган.

 

Болгарстан чәчәк аткан

Таш пулатлар калкып чыккан

Мәчетләрдән изге җирдә

Иман нуры – дога иңгән.

 

Эштә уңган ил уллары

Сабан сөргән, иген иккән.

Зифа буйлы сылу кызлар

Урак белән иген урган.

 

Алар шулай тыныч кына тормыш итеп ятканда – Болгар йортына Аксак Тимер килә. Ул үзенең сансыз күп санлы Явы белән Болгар шәһәрен ватып, җимереп соңыннан яңдырып, җир белән тигезләп киткән.

 

4слайд (хәрәбәләр)

Элек монда шәһәр булган,

Манаралар калкып торган.

Гөмбәзләрдән кояш көлгән,

Элек монда шәһәр булган.

Әй, Биләрем, әй, Болгарым

Сиңа илтә уйларым.

Әй, Биләрем, әй, Болгарым,

Йөрәгемдә моңнарым.

Халык монда чуен койган,

Читек кигән, намаз кылган.

 

 5слайд

Аеруча әһәмияткә 19 гасырда төзелгән «Җәмигь» мәчете ия. Башта агачтан салынган мәчет бераз вакыттан соң киңәйтелеп, 24 дәнә ак таш колонна белән бизәлә, ә биеклеге дә 24 метр була, аның эчке мәйданы 250кв.м. җитә. Мондый зур мәчетләр бары башкала булган шәһәрләрдә генә төзелгән. Хәзерге вакытта бу мәчет урынында бары ак таш колонналар гына утырып тора.

Идел буе Болгары дәүләте җимерелеп биш гасыр үткәннән соң 1969 елда гына Болгар шәһәренең бөтен территориясе тарихи – архитектура тыюлыгы дип игълан ителә. Биредә төзекләндерү эшләре башлана.

 

Изге чишмә рәсеме. Элекке риваятьләр буенча аның суын бик файдалы, шифалы дип әйтәләр. Килгән халык шул чишмәдән салкын, изге җир суын эчмичә кайтып китми.

Ел дәвамында Тататарстан халкы һәм башка төбәкләрдә яшәүче татар халкы бу җиргә сәяхәт кыла.

Рәхмә сезгә, сау булыгыз.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “30 нчы “Тиенкәй” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячеләре

ГЫЙЛФАНОВА ӘНИСӘ МӘХМҮТ КЫЗЫНА,

 НАСЫЙРОВА ГӨЛФИНӘ РОБЕРТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий