Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Без төсләрне беләбез”

i2 нче кечкенәләр төркеме

 

Максатлар: төсләрне аерырга өйрәтүне дәвам итү, балаларның һәр төсне ачык, дөрес әйтүләренә ирешү; хайваннар, җәнлекләрнең төрле булуларын аңлату; нәниләрнең сөйләм телен үстерү, хәтерен яхшырту.

 

Алдан оештырылган әзерлек эше: балалар белән төрле иллюстрацияләр, рәсемнәр карау; матур әдәбият әсәрләрен уку; уенчыклар белән таныштыру, әти – әниләр белән эш алып бару.

 

Куллану өчен материал: серле капчык; уенчыклар: әтәч (сары), куян (ак), балык (кызыл), песи (кара), тычкан маскалары.

Дәрес, тәрбияләнүчеләрнең яшь үзенчәлекләрен искә алып, төркемнәргә бүлеп үткәрелә.

Дәрестә әкият герое – Гөлчәчәк катнаша.

 

Дәрес барышы.

Ишек шакыйлар.

Тәрбияче. Балалар, ишек шакыйлар түгелме? Кем бар икән анда? (Серле капчык күтәреп Гөлчәчәк керә.)

Гөлчәчәк. Исәнмесез, балалар! Бу – мин, Гөлчәчәк, сезгә кунакка килдем. Сезгә күчтәнәчләрем дә бар.

Балалар. Исәнме, Гөлчәчәк!

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, Гөлчәчәк безгә нәрсә алып килгән?

  • Капчык.
  • Капчык нинди?
  • Матур, зур.
  • Анда нәрсәләр бар икән, карыйбызмы, балалар?
  • Әйе, карыйбыз.

 

Гөлчәчәк.

Иртән иртүк кем тора?

Әтәчкәй, әтәчкәй.

Каты итеп кычкыра,

Кикрикүк, кикрикүк.

 

  • Балалар, әтәч ничек кычкыра?

Балалар. Кик-ри-күк.

(Тәрбияче капчыктан әтәч чыгара.)

  • Бу нәрсә, Гадел?
  • Әтәч.
  • Әтәч нинди төстә?
  • Сары.
  • Бик дөрес. Әтәч нинди төстә икән, Айдар?
  • Сары.

Тәрбияче һәр баладан “сары” сүзен кабатлатып чыга.

 

Гөлчәчәк.

Урман сукмагы буйлап,

Йөгерделәр куяннар.

Менә нинди куяннар,

Сикерә белә торганнар.

 

  • Балалар, куян ничек сикерә? (Балалар куян булып сикереп күрсәтәләр.)

Тәрбияче капчыктан куянны ала.

  • Бу нәрсә, Әмир?
  • Куян.
  • Куян нинди төстә, Ирек?
  • Ак.
  • Бик дөрес әйттең, үскәнем.

Тәрбияче һәр баладан “ак” сүзен кабатлата.

 

Гөлчәчәк. Балалар, сезнең бүлмәдә аквариум бармы?

  • Әйе.
  • Аквариумда нәрсә бар?
  • Су.
  • Ә суда нәрсәләр йөзә?
  • Балыклар.
  • Дөрес, Әдилә.

Тәрбияче капчыктан балык чыгара.

  • Бу нәрсә, Газиз?
  • Балык.
  • Бик дөрес. Балалар, карагыз әле, балык нинди?
  • Матур.
  • Ул нинди төстә икән?
  • Кызыл.
  • Ә балыклар ничек йөзә? (Балалар куллары белән балык йөзгән кебек хәрәкәт ясыйлар.)
  • Бик дөрес. Булдырдыгыз.

 

Тәрбияче (капчыкны карый). Капчыкта бер әйбер дә калмады кебек…

“Мияу” дип, кайдадыр песи кычкыра.

Гөлчәчәк. Балалар, “мияу” дип нәрсә кычкыра?

  • Песи.

(Гөлчәчәк песине эзли, кабат капчыгын актара.)

  • Балалар, капчыкта песи калган икән бит…(Песине чыгара.)
  • Песи нинди?
  • Матур.
  • Ул нинди төстә?
  • ?

Тәрбияче. Балалар, песи кара төстә. Әлеге төс белән сез беренче мәртәбә танышасыз. (Ул һәр баладан “кара” сүзен кабатлата.)

  • Балалар, әйдәгез, “Песи-тычкан” уенын уйнап алабыз. Мин песи булам, ә сез – тычканнар.

(Балаларга тычкан маскалары киертелә.)

Песи урындыкта йоклап утыра, Гөлчәчәк һәм тычканнар аны килеп уяталар.

 

Гөлчәчәк.

Ерак түгел эскәмиядә

Песи йоклап утыра.

Тәмле төшләр күрәдер,

Әйдә уятыйк аны.

 

Песи йокыдан уяна һәм тычканнарны куа. Тычканнар кача.

Гөлчәчәк. Балалар, булдырдыгыз! Төсләрне дә беләсез, күңелле итеп уйныйсыз да икән. Мин сезгә үзем алып килгән уенчыкларны бүләк итәм.

Тәрбияче. Бик зур рәхмәт сиңа, Гөлчәчәк.

Гөлчәчәк. Мин әле сезгә тәмле печеньелар да алып килдем, рәхим итеп ашагыз (Балаларга өләшә).

Балалар. Рәхмәт, Гөлчәчәк апа.

 

 

Татарстан Республикасы

Сарман муниципаль районы

“Җәлил бистәсенең гомуми үсеш төрендәге

1-нче “Каенкай” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ХӘЙРЕТДИНОВА АЛИЯ ИСЛАМНУР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий