Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Математика илендәге “Теремкәй” әкиятенә сәяхәт”

F1nNXu5-Jx4Уртанчылар төркемендә математикадан күрсәтелгән ачык оештырылган эшчәнлек

 

Максат: информацион – коммуникатив технологияләр, уен – ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып балаларда танып белүгә теләк тудыру.

Белем бирү бурычлары: 2 предметны озынлыклары, биеклекләре буенча чагыштыра белүне, геометрик фигураларны таный һәм дөрес итеп әйтә белүне, 1 – 5 кадәр цифрны таный һәм тәртип буенча саный белүне ныгыту; “ничәнче?” дигән сорауны дөрес итеп куеп, җавап бирергә өйрәтү.

Үстерү бурычы: логик фикерләүләрен, игътибарларын, хәтерләрен, кызыксынучанлыкларын, бармакларның вак моторикасы хәрәкәтләрен үстерү.

Тәрбия бурычлары: математика фәненә мәхәббәт, ярдәмчел буласы килү теләге тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедия проекторы, “Теремкәй” әкиятеннән слайдлар, цифрлар язылган түмгәкләр, зур һәм кечкенә карточкалар, 2 төрле озынлыктагы юл, геометрик фигуралардан ясалган төлке рәсеме, 2 куян һәм 4 кишер рәсеме, санау таягы, бака һәм тычкан маскалары.

Белем бирү өлкәләре: танып-белү (математика), матур әдәбият белән таныштыру, конструкцияләү, физкультура, социальләштерү.

 

 

Барышы:

Тәрбияче: Балалар, бүген безгә кунаклар килде. Без аларны күрүебезгә бик шатбыз. Әйдәгез әле алар белән елмаеп исәнләшик. Тышта яз, кояш елмая. Минем дә сезгә карап елмаясым килә.

Балалар, бүген мин сезне математика илендәге “Теремкәй” әкиятенә кунакка алып барам. Игътибар белән мине тыңлагыз.

Менә без сезнең белән урман аланында (Слайд №1). Шушы матур аланда бер теремкәй бар икән.

 

Дидактик күнегү: “Кайсы биек, кайсы тәбәнәк?

(Теремкәйне янында үсеп утыручы биек агач белән чагыштыру)

-Әйтегез әле, теремкәй нинди? (Тәбәнәк)

-Кайдан белдегез? (Янындагы агач белән чагыштырып)

-Әйе, бик дөрес: агач биек, ә теремкәй тәбәнәк.

Бервакыт, бер тычкан үтеп барганда, шул теремкәйне күреп алган һәм шунда барырга уйлаган. (Слайд № 2) Теремкәйгә бару өчен 2 юл бар ди: берсе озын, ә икенчесе кыска юл. “Кайсы юл белән барсам тизрәк барып җитәрмен икән?”, – дип уйлаган тычкан. Балалар, әйдәгез тычканга ярдәм итик.

 

Дидактик күнегү: “Кайсы озын, кайсы кыска?”

Менә монда ике юл: берсе озын, ә икенчесе кыска. Әйтегез әле, тычкан кайсы юлдан тизрәк барып җитә алыр икән? (Балалар ике юлны чагыштырып карыйлар һәм кыска юлдан барса тизрәк барып җитә дигән нәтиҗә ясыйлар. Тычкан маскалары кигән балалар кыска юлдан йөреп күрсәтәләр).

Әйдәгез, карыйк әле, тычкан безне тыңладымы икән? (Слайд №3) Әйе, тыңлаган, теремкәй янына барып та җиткән. Караса, ишектә йозак эленеп тора, ди. Балалар, йозакны ачарга да ярдәм итик инде тычканга.

 

Уен “Йозак

(бармаклар белән хәрәкәтләр эшлибез)

Аланда бар теремкәй (бармакларны бер-берсенә терәп куябыз)

Ишегендә аның йозак (бармакларны берсе арасына икенчесен тыгабыз)

Тычкан ишекне шакый (уч төпләрен бер-берсенә кагабыз)

Ачкычны бора (кушылган учларны боргалыйбыз)

Йозакны тарта (Кулларны акрын гына аерабыз)

Ишекне ача (Кулларны төшерәбез)

 

Шулай итеп тычкан теремкәйдә яши башлаган (Слайд № 4).

-Балалар, әйтегез әле, тычкан ничәнче булып теремкәйгә килде? (Беренче. Балалар 1 цифрын күрсәтәләр)

 

Бу аланнан ерак түгел бик матур күлдә бер бака яши икән. Беркөнне бака күлдән башын чыгарып караган һәм теремкәйне күреп алган. Бака түмгәктән түмгәккә сикереп күлнең шул ягына чыгарга уйлаган. Ләкин түмгәкләр гади түгел, аларга цифрлар сугылган. Бака цифрларны танымый икән. Балалар, әйдәгез аңа ярдәм итик, ничек дөрес итеп сикерергә икәнен күрсәтик.

 

Уен “Түмгәктән-түмгәккә

(1-5 кә кадәр цифр сугылган түмгәкләрдән, балалар бака маскасын киеп, тәртип буенча сикереп күрсәтәләр).

-Балалар, карыйк әле, бака-бакылдык чыгып җитә алдымы икән? (Слайд № 5) Шулай итеп бака да теремкәйдә яши башлаган.

– Ничә хайван яши теремкәйдә? (Ике)

– 2 цифрын күрсәтегез әле ?

– Бака ничәнче булып килде ? (Икенче)

Көннәрдән бер көнне теремкәй янына җырлый-җырлый бер куян килеп чыккан. (Слайд № 6) Ул шатлана-шатлана дусты яныннан кайтып килә икән. Дусты аны кишер белән сыйлаган. Әйдәгез тыңлап карыйк.

 

Уен-күнегү “Ничә кишер ашаганнар? “

(Рәсемнәр белән күрсәтелеп барыла ).

Куянкай бүген кунакка,

Дусты янына барган.

Утырып агач төбенә

Икешәр кишер ашаганнар.

Я, әйтегез, кайсыгыз белә,

Ничә кишер икесенә

Ашаганнар куяннар?

-Әйдәгез әле, балалар, бергәләп чишеп карыйк. (Балаларның җавплары: барысы 4 кишер ашаганнар)

 

Менә шулай итеп, куян да теремкәйдә яши башлаган. (Слайд № 7)

– Әйтегез әле, хәзер теремкәйдә ничә хайван яши? (Өч)

– Куян ничәнче булып килде ? (Өченче)

– Өч цифрын күрсәтегез әле ?

Шулай бервакыт төлкенең дә юлы теремкәй аша үткән. (Слайд № 8)

Ул үзе белән бер рәсем алып килгән. Рәсемне бергәләп карап китик әле.

 

Дидактик уен “Төлке нинди геометрик фигуралардан тора?”

(Рәсемгә карап төлкенең нинди геометрик фигуралардан ясалуын әйттерү)

Шулай итеп, төлке дә теремкәйдә яши башлаган. (Слайд № 9)

-Ничә хайван яши теремкәйдә ? (Дүрт)

– 4 цифрын күрсәтегез әле?

– Төлке ничәнче булып килде ? (Дүртенче)

Матур гына яшәп ятканда теремкәй янына аю килеп чыга. (Слайд № 10) Аның да теремкәйдә яшәп каласы килгән. Аю теремкәйнең бер алдына, бер артына чыгып караган. Ләкин берничек тә керә алмаган. Түбәгә менеп, морҗадан төшмәкче булган. Менүе генә булган, теремкәй ишелгән дә төшкән. Хайваннар көчкә генә чыгып өлгергәннәр. (Слайд № 11)

Теремкәй җимерелде. Хайваннарны ярдәмнән ташламыйк. Балалар, без аларга өй төзеп бирик. Ә өйне без санау таякларынан эшләрбез.

 

Дидактик күнегү “Өй төзү”

(Балалар 6 санау таягыннан өй эшлиләр. Өйнең корпусы квадрат, түбәсе өчпочмак).

-Менә нинди матур өйләр килеп чыкты. (Балалардан үзләренең өйләренең нинди геометрик фигуралардан торуларын, төсләрен әйттерү).

-Балалар, теремкәй җимерелгәч хайваннар төрлесе төрле якка чапканнар, буталып беткәннәр. Әйдәгез, ничә хайван булуын, аларның нинди тәртиптә килүләрен карточкадагы цифрларны дөрес итеп тезеп куеп күрсәтик әле. (Балалар өстәл өстендә 1-5 кадәр саннар язылган карточкаларны тәртип буенча тезәләр)

– Ә хәзер чынлап та дөрес булдымы икән, тикшереп карыйк. (Слайд № 12) Менә шуннан соң алар үзләренең зур, матур өйләрендә дус, тату гаилә булып яши башлаганнар.

-Балалар, әйтегез әле, сезгә бүгенге эшчәнлегебез ошадымы?

– Нәрсәләр ошады, нәрсәләр исегездә калды?

 

 

Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы

“Олы Әтнә балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

ӘХМӘТХАНОВА ГӨЛСИЯ ӘДҺӘМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий