Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Ташлар илендә”

kamni_zhabkaМәктәпкә әзерлек төркемендә эзләнү эшчәнлеге

 

Белем бирү өлкәсе: танып-белү үсеше.

Белем бирү эшчәнлеге: тирә-юнь белән таныштыру.

Максат: балаларда ташларга кызыксыну уяту.

Белем бирү бурычы: Ташларны тикшерергә һәм үзлекләрен атарга өйрәтү (каты, нык, авыр, кытыршы яки шома, ялтыравык). Аларның елга һәм диңгез ташлары булуы турында күзаллау бирү (елга ташлары төрле формалы, очлы, ә диңгез ташлары-шома, түгәрәк формалы). Ташларның биналар, күпер, юллар төзүдә кулланылуын аңлату. Кыйммәтле ташлар һәм аларның һәйкәлләр, сувенирлар ясауда кулланылуы турында сөйләү.

Үстерү бурычы:

Балаларның күзәтүчәнлекләрен, кызыксынуларын, күз алдына китерү сәләтен үстерү, сөйләм телләрен баету.

Эзләнү эшчәнлеге аша танып-белү активлыгын үстерү.

Тәрбия бурычы: Бер-берләренә ярдәмләшү теләге уяту.

Җиһазлау: конверт белән хат, посылка, елга һәм диңгез ташлары коллекциясе, диңгез тавышы язылган аудиоязма, диңгез һәм елга сүрәтләнгән видеоязмалар, чүкеч, кадак, агач такта кисәге, гранит ташы, һәйкәл, метро, Кызыл мәйдан слайдлары, хатын-кыз бизәнү әйберләре.

Өләшү материаллары: лупа, салфетка, поднос, төрле таш үрнәкләре, агач такта кисәге, стакан белән су.

 

Барышы:

Тәрбияче: Безгә бүген хат килде: “Кадерле, балалар! Мин сезгә посылка җибәрәм. Ул турыпочмак формасында, яшел төстә, ал лента белән бәйләнгән. Ул сезнең бүлмәдә булырга тиеш, ләкин аны эзләп табарга кирәк. Сәлам белән тау хуҗасы.”

Әйдәгез, балалар, бергәләп эзлибез (эзләп табу). Монда бер кәгазь ята (кәгазьне уку). “Бу посылкада нәрсә икәнен табышмакка җавап уйлап тапкач белерсез”.

 

Мин алкаларда ут булып янам,

Су буйларында, юлда мин ятам.

Төсемне һәм формамны үзгәртәм.

Төзелеш эшенә ярыйм.

Мин вак булам, учка сыярлык,

Авыр, эре булам, күтәрә алмаслык.

Кайсыгыз, табышмакның җавабын таба? (Таш)

 

Әйдәгез, посылканы ачып карыйк. Әйе, посылкада төрле ташлар. Һәрберегез берәр таш алыгыз да утырыгыз. Мин сезгә эзләнүчеләр булырга тәкъдим итәм. Без сезнең белән ул ташларның нинди булуын тикшерербез, алар турында әңгәмә корырбыз.

Хәзер мин музыка җибәрәм, ә сез игътибар белән тыңлагыз.Бу музыканы тыңлагач, сезнең күз алдыгызга нәрсәләр, нинди күренеш килә (балалар җавабын тыңлау). Ишетәсезме, диңгез ничек шаулый, дулкыннары йөгерешә, ташларны тәгәрәтә (диңгез сүрәтләнгән видеослайд күрсәтелә). Ә хәзер подносларыгыздагы диңгез ташларын тикшерәбез. Алар нинди, нинди төстә һәм формада, өслекләре һәм кырыйлары нинди? (Диңгез ташлары шома, күбесенчә түгәрәк һәм овал формада, каты, төрле төстә, матур). Ни өчен алар шундый? (Чөнки суда алар бер-берсенә бәреләләр, ышкылалар һәм су ярдәмендә аларның кырыйлары шомарган).

Ә хәзер елга ташларын табыгыз һәм диңгез ташлары янына куегыз. Елга ташлары турында нәрсә әйтә аласыз? Алар нинди? (Кытыршы, төрле формада, очлы кырыйлары бар). Елга ташлары белән диңгез ташларын чагыштырыгыз әле, алар нәрсә белән аерыла (балалар җавабы тыңлана). Елга турында да видеослайд күрсәтергә мөмкин.

Ә хәзер бер таш алыгыз да, аны кулыгыз белән кысып карагыз. Ул нишләде, сытылдымы? (Юк) Ни өчен? (Чөнки ул каты)

 

Агач белән ташны чагыштырып карыйк әле. Сез ничек уйлыйсыз, ул агачтан катыракмы? Моны белү өчен ни эшләп була? (Балаларның фикерләре тыңлана). Әйдәгез, тикшереп карыйк. Мин кадак белән чүкеч алам да, агачка кадак кагып карыйм. Кадак агачка кердеме? (Әйе) Ә хәзер мин ташка кадак кагып карыйм. Әйтегез әле, ташка кадак кердеме? (Юк) Ни өчен? (Чөнки таш агачтан катырак)

 

Ә таш белән агачны суга салып карасак нәрсә булыр иде? Иң элек агачны суга салып карагыз. Нәрсә күзәттегез? (Агач суда батмый, йөзә). Ә хәзер ташны суга салып карыйк.Таш нишли? (Таш суда батты). Ни өчен? (Чөнки таш судан авыррак). Ә агач суда йөзә, чөнки ул судан җиңелрәк.

 

Су төбендә яткан ташны карагыз әле, ул нинди? (Юеш) Салфеткадагы таш белән чагыштырып карагыз әле, алар нәрсәсе белән аерыла? (Салфеткадагы таш коры, алар төсләре белән аерыла).

Ташларны кайда очратып була? (Елгада, юлда, диңгездә, чишмә буенда). Ә ташлар кешегә ни өчен кирәк? (Балаларның җавапларын тыңлау)

Ә хәзер мин сезне бер кызык таш белән таныштырмакчы булам. Ул гранит. Тотып карагыз да, әйтегез әле, гранит нинди? (Кытыршы, тигезсез, төрле төсле) Лупа аша карагыз әле, гранит вак орлыклардан торган төсле тоела. Гранит составына өч төрле таш керә: кварц, төсле шпат һәм слюда. Аннан һәйкәлләрнең нигезләрен (постамент) төзиләр. Шулай ук төзелештә мрамор да кулланыла (төрле һәйкәл, метро, Кызыл мәйдан рәсемнәре яки слайдлары күрсәтелә).

Шулай ук кыйммәтле ташлар да була. Алар хатын-кыз бизәнү әйберләренә (алка, балдак, беләзек) куела. Балалар белән төрле бизәнү әйберләрен карау.

Балалар, кайсыгыз әйтә, ташлар безгә нигә кирәк икән? (Алар өйләр, күперләр төзегәндә, һәйкәл, метро бизәгәндә кулланыла). Сезгә бүгенге эшчәнлектә нәрсә ошады? Бүгенге эшчәнлек турында өйдә кемнәргә сөйлисез?

 

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

“Түбән Кенә балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ГАБДРАХМАНОВА ГӨЛСӘРИЯ ФАИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий