Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Кар – безнең дустыбыз”

снегУртанчылар төркемендә физик үсеш буенча оештырылган эшчәнлек.

 

Максат: балаларны хәрәкәт координациясен дөрес саклап йөрергә өйрәтүне дәвам итү; музыка тыңлап төрле йөрү алымнарын дөрес башкаруларына ирешү; физик күнегүләр эшләүгә кызыксыну булдыру; мөстәкыйльлек, тапкырлык, активлыкларын, логик фикерләүләрен  үстерү.

Программа эчтәлеге: гимнастик скамьядан туры йөрергә өйрәтүне дәвам итү, уртада чүгү, кулны алга сузу; предмет аша атлап чыгуларын ныгыту; мөстәкыйльлек, оешканлык тәрбияләү; өйрәнгән хәрәкәт алымнарын дөрес куллана белүләренә ирешү.

Атрибутлар: кар йомарламнары (ак чүпрәккә мамык тыгып тегелгән), гимнастик скамья, зур туплар, альбом битләре, хәрәкәтле уен өчен уенчыклар.

Белем бирү өлкәләре: сәламәтлек, физкультура, хезмәт, аралашу,танып белү, музыка, куркынычсызлык.

 

Эшчәнлек барышы.

   1 өлеш.

Физ. инстр.: Исәнмесез, балалар. Мин сезгә хәзер бер табышмак әйтәм.

Йомшак кына, ак кына,

Бөтен җирне тутыра,

Учларыбызга куна,

Ә бераздан юк була.

Нәрсә икән ул, балалар, (бал-р җавап бирә – кар). Әйе, бик дөрес. Урамнарда, ишегалларында, бөтен җирдә ап-ак кар ята. Әйдәгез, без дә сезнең белән әйләнә-тирәбездә  кар яуган дип хис итик һәм мин сезне кар белән уйнарга чакырам.

-Борылдык, киттек. (Музыка астында марш китәләр).

Гади йөрү, кулларны ян-якка җәеп аяк очларында йөрү, аякларны зур-зур атлап бару, йөгерү, тыныч йөрү (кәрзиннән кар йомарламы алып китү), кулларны җәеп күтәреп һава сулап бару, чыгару.

 

    2 өлеш.

Ике звенога тезелү.

Күнегүләр: кар йомарламы белән.

  1. Төп торыш –аяклар тар сукмак ясап баскан, куллар аста. 1-кулны янга, 2-өскә, 3-янга, 4-аска. (4-6 тапкыр).
  2. Т.т.- аяклар киң сукмак ясап баскан, куллар кар йомарламы тоткан, күкрәк турысында. 1- кулларны уң якка сузабыз, 2- т.т. кайту, 3- сул якка сузабыз, 4- т.т. кайту. (4-6 тапкыр).
  3. Т.т.- аяклар капка ясап баскан, куллар аста. 1- иеләбез, кар йомарламын идәнгә куябыз, 2- тураеп басабыз; 3-иеләбез, карны алабыз, 4- тураеп басабыз. (4-6 тапкыр).
  4. Т. т. – идәнгә утырган, аяклар бергә, куллар күкрәк турысында. 1-алга иеләбез, карны аякларга куябыз; 2- тураябыз; 3- иеләбез, алабыз;

4- тураябыз. (4-6 тапкыр).

  1. Сикерү-ике аякта, карлар кулда.
  2. Маршка тору урыннарда.
  3. Кулларны өскә күтәреп сулыш алабыз, кулларны төшерәбез, сулыш чыгарабыз.

Звенолар җыела, марш китәләр, кар йомарламын кәрзингә салалар.

Бер колоннага тезеләләр.

Төп хәрәкәтләр:

  1. Гимнастик скамьядан туры бару, куллар янда, уртада чүгү, кулны алга сузу, басу тагын бару. (Кар сукмагы буйлап) 2-3 тапкыр.
  2. Предмет аша атлау. (Кар көртләре аша атлап чыгу) 2-3 тапкыр.
  3. “Кар йомарламы ясыйбыз” (Кул чугы өчен күнегү; балалар санынча идәнгә ак кәгазь бите таратылган, балалар шул битләрне алып йомарлыйлар).

 

Хәрәкәтле уен: “Үз парыңны тап”.

Балаларга кечкенә уенчыклар (бер төрле уенчык икешәр) таратабыз. Музыка уйнаганда балалар уенчыкларны тотып йөриләр, хәрәкәтләнәләр. Музыка туктагач, бала үз парын табарга тиеш. (Бераз уйнагач уенчыкларны алмаштырабыз).

 

3 өлеш.

Аз хәрәкәтле уен: “Кар, боз, һава”.

Балалар түгәрәккә басалар, тәрбияче “Кар” дип әйтә икән, балалар куллары белән кар яуган кебек күрсәтәләр, “Һава” дип әйтә икән, кулларны өскә күтәрәләр, “Боз” дип әйтә икән, иелеп кулларны аска төшерәләр.

Физ. инстр.: Балалар, менә без сезнең белән бүген кыш билгеләрен искә төшердек, уеннар уйнадык. Шуның белән шөгылебез тәмам.

 

Татарстан Республикасы

Әтнә  муниципаль районы

“Олы Әтнә  балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

физкультура инструкторы

ТӨХФӘТУЛЛИНА АЛЬБИНА ДИЛБӘР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий