Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Безгә дуслар кирәкме?”

1

Уртанчылар төркемендә дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү буенча  йомгаклау оештырылган белем бирү конспекты

 

Төре: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Интеграцияләштерелгән оештырылган белем бирү эшчәнлеге.

Яшь аралыгы: 4-5 яшь.

Белем бирү өлкәләрен интеграцияләү: “Иҗтимагый – коммуникатив үсеш”, “Танып белү үсеше”, “Сөйләм үсеше”.

Программа эчтәлеге:

Белем бирү бурычлары: балаларны иптәшләренә карата игътибарлы, ярдәмчел булырга, уенчыклары белән бүлешергә, бер – берләренә юл куярга өйрәтүне дәвам итү.

Үстерү бурычлары: бердән алып өчкә кадәр саный белүне, геометрик фигуралар турындагы белемнәрне, логик фикерләүләрен, игътибарларын, хәтерләрен, кызыксынучанлыкларын үстерү.

Тәрбия бурычлары: балаларда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш:

-пассив сүзлек: геометрик фигуралар, ягымлы;

-актив сүзлек: түгәрәк, шакмак, өчпочмак, сары, кызыл, яшел, зәңгәр, дуслар.

Индивидуаль эш: Рәнис, Даниярны геометрик фигураларны һәм төсләрне дөрес әйтүдә күнектерү.

Коррекцион эш: Рәмисне уен белән кызыксындырып, биремнәрне үтәвенә ирешү.

Методлар һәм алымнар:

-сүзле: искә төшерү, аңлатмалар бирү, сораулар, балаларның индивидуаль җаваплары, мактау, эшчәнлек нәтиҗәләрен анализлау;

-күрсәтү: аланны, геройларны карау, проекторда слайдлар карау;

-уен: дидактик уен, хәрәкәтле – җырлы уен, сюрпризлы момент.

Тәрбияченең алдан эшләнелгән эше: күрсәтмә әсбапларны әзерләү, презентация ясау.

Балалар белән алдан эшләнелгән эш: А. Әхмәтнең “Минеке, тимә” хикәясен уку. Балалар белән әңгәмә үткәрү.

Җиһазлар:

- күрсәтмә материаллар: магнитофон, ноутбук, проектор, компьютерда дидактик уен «Нәрсә югалды?», аудиоязмалар «Матур көйләр», “Чишмә”, балаларга бүләк;

- тарату материаллары: кыршаулар.

 

Җиһазларны һәм балаларны урнаштыру:

 

Дидактик уеннар вакытында;

1

 

 

 

 

 

 

Уеннар һәм ял минутлары вакытында

 2

 

 

 

 

 

 

 

 

Шөгыльнең эзлеклелеге: тылсымлы аланга сәяхәт оештыру, матур аланны карау, экрандагы геометрик фигураларны күзәтү, “Нәрсә югалды?” уенын уйнау, ял минуты – татар халык уены “Күрсәт әле, үскәнем”не уйнау, яз турында сөйләшү, кинәт Аюкай килеп чыга, Аю белән әңгәмә, “Ничә кош?” хәрәкәтле уенын уйнау, Аюкай белән саубуллашу, балалар белән шөгыльгә нәтиҗә ясау, төркемгә кайту.

 

Шөгыльнең барышы:

1. Оештыру өлеше.

Төркем бүлмәсендә алдан сөйләшү үткәрелә:

Тәрбияче: Балалар, бүген без сезнең белән матур бер аланга кечкенә генә сәяхәт ясап алырбыз. Сәяхәткә автобус белән барырбыз. Парлашып тотынышып басыйк һәм юлга кузгалыйк.

 

Балалар парлашып тотынышып музыка залына килеп керәләр. Ярымтүгәрәк ясап басалар

Залда матур йорт. Зал агачлар, язгы чәчәкләр белән бизәлгән.

 

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, без нинди матур аланга килеп чыктык. Монда кунаклар да бар икән, әйдәгез алар белән исәнләшик: Хәерле иртә, исәнмесез.

Балалар, бу гади генә алан түгел, бу яңа белемнәр ала торган, кызыклы уеннар уйный торган алан.

Балалар экранга карыйлар.

 

2. Төп өлеш.

Тәрбияче: Карагыз әле экранга, анда нәрсәләр күрәсез?

Балалар: Геометрик фигуралар.

Тәрбияче: Данияр, бу нинди геометрик фигура, аның төсе нинди?

Данияр: Бу зәңгәр шакмак.

Тәрбияче: Рәнис, бу нинди геометрик фигура, аның төсе нинди?

Рәнис: Бу яшел өчпочмак.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле санап китик, монда ничә геометрик фигура бар икән?

Балалар: Бер, ике, өч, дүрт.

Тәрбияче: Дөрес. Ә хәзер без “Нәсә югалды?” дидактик уенын уйнарбыз. Экранга игътибар белән карагыз.

 

Слайдлар күчерелә, геометрик фигураларның берсе юкка чыга, балалар кайсы геометрик фигураның юклыгын әйтергә тиешләр.

 

3. Ял минуты.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, бик дөрес җавап бирдегез, рәхмәт сезгә. Хәзер ял итеп уйнап алсак та була. Әйдәгез “Күрсәт әле, үскәнем” дигән татар халык уенын уйныйбыз.

Тәрбияче: - Күрсәт әле, үскәнем, ничек кошлар очалар?

Балалар: - Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар.

Тәрбияче: - Күрсәт әле, үскәнем, ничек сикерә куяннар?

Балалар: - Менә шулай, менә шулай, шулай сикерә куяннар.

Тәрбияче: - Күрсәт әле, үскәнем, ничек йөри аюлар?

Балалар: - Менә шулай, менә шулай, шулай йөри аюлар.

 

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, хәзер нинди ел фасылы?

Балалар: Яз.

Тәрбияче: Ә яз көне нинди кыргый җәнлекләр йокыдан уяна?

Балалар: Аюлар.

Тәрбияче: Бик дөрес, әйдәгез утырып ял итеп алыйк. балалар.

 

Келәмгә чүгәлиләр.

Кинәт үкереп елаган тавыш ишетелә.

Тәрбияче: Балалар, сез берәр тавыш ишетмисезме. Кемдер елый, ахрысы.

 

Балалар бүлмә буйлар йөриләр, елаучыны эзлиләр.

Ясалма йорттан елап, кулына уенчыклар тоткан аю килеп чыга.

 

Тәрбияче: Менә кем елап утыра икән. Исәнме, аюкай, ни булды, нигә елыйсың?

Аю: Минем дусларым – куяннар, төлкеләр, тиеннәр минем белән уйнамыйлар. Миңа бик күңелсез.

Тәрбияче: Алар нигә синең белән уйнамыйлар икән? Әллә син аларга ямьсез, начар сүзләр әйттең микән?

Аю: Юк, мин аларга матур уенчыкларымны бирмәгән идем. Югалтырлар дип курыктым. Шуннан дусларым минем яныма килмәделәр.

Тәрбияче: Балалар, сез ничек уйлыйсыз, ни өчен аюкайның дуслары аның белән уйнамаганнар?

Балаларның җавабы.

Тәрбияче: Дөрес әйттегез, балалар. Аюкайның дуслары аңа үпкәләгәннәр. Чөнки иптәшләре, бергә-бергә уйнарга дип, аннан матур итеп уенчыкларны сорасалар да, ул бирмәгән. Аюкай дөрес эшләгәнме?

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Менә шулай, балалар, аюкай, син дә онытма, әгәр дә сез үзегез һәрвакыт иптәшегезгә карата игътибарлы, ягымлы булсагыз, дус, тату уйнасагыз, сезне барысы да яратырлар, бергә – бергә уйнавы да күңелле булыр.

Тәрбияче: Елама, борчылма, аюкай, тынычлан, әйдәгез, балалар, аюкайны кочаклап, сыйпап юатыйк, аңа матур, ягымлы сүзләр әйтик. Без хәзер синең дусларың булырбыз. Синең белән уйнарбыз. Син нинди уеннар уйнарга яратасың?

Аю: Мин саный торган уеннарны яратам. Ләкин башта сез минем бер соравыма җавап бирегез: яз көне безгә җылы яктан нәрсәләр әйләнеп кайталар?

Балалар: Кошлар.

Аю: Сез кошлар булырсыз, музыка уйнаганда очарсыз, ә музыка туктап мин сан әйткәч, сез обручларга шулкадәр санда басырга тиеш буласыз.

 

“Ничә кош”уены уйнала, 2, 3 саннары әйтелә.

 

4. Йомгаклау өлеше.

Аю: Мине әнием эзли бугай, кайтырга кирәк, тагын бу аланга килегез, ә бу уенчыкларны мин сезгә бүләк итәм, сау булыгыз, балалар.

 

Ширма артына кереп китә.

 

Тәрбияче: Рәхмәт, сау бул, аюкай. Балалар, сезгә бүгенге сәяхәт ошадымы? Нәрсәләр аеруча ошады?

Балалар җавабы.

 

Безгә дә автобуска утырып төркемебезгә кайтырга кирәк, әйдәгез тотынышыйк. Сау булыгыз.

Балалар төркемгә кайтып китәләр.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “13 нче номерлы “Елмаю” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

НАСИБУЛЛИНА ФӘНИЯ ФӘНИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий