Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Аккош күленә сәяхәт”

акШәһәр күләмендә “Идел буе халыкларының мәдәнияте белән таныштыру процессында балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү” дигән темага үткән методик берләшмәдә катнашучылар өчен зурлар төркемендә танып белү (познавательное развитие (мир природы) шөгыле. 

Дата 27.04.2016
Тема Аккош күленә сәяхәт.
Программа Образовательная программа МБДОУ “Детский сад общеразвивающего вида”
Тип Үткән материалны ныгыту, кабатлау
яше  5
Төп белем бирү өлкәсе танып белү
Белем бирү өлкәләренең интеграциясе аралашу, сәламәтлек, музыка, тормыш белән бәйләү, иҗади сәнгать, матур әдәбият, физик тәрбия.
Үткәрү формасы сәяхәт
Максат Танып белү сәләтләрен үстерү
Тәрбия бурычлары
  • Яшьтәшләре арасында үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтү, шат күңелле булуларына ирешү;
  • Балаларда табигатькә, тереклек ияләренә карата сак караш, шəфкатьлелек, миһербанлык хислəре тəрбиялəү;
  • Аккошларның матурлыгына, аларның парларына тугрылыкларына, кошчыкларын бергә тәрбияләүләренә соклану хисләре тәрбияләү, ни өчен кешеләрнең аларны шул кадәр яратуларын аңлату, шигырьләр, җырлар белән таныштыру.

 

 Сәләтләрен үстерү
  • Балаларның игътибарын, хәтерен, аңга алуларын, логик фикер йөртә белү күнекмәләрен, иҗади сәләтләрен, күзәтүчәнлекләрен, гади нәтиҗәләр ясый белү сәләтен үстерү;

 

Белем бирү
  • Туган як табигате, Түбән Кама территориясендә яшәүче кошлар турында белемнәрен киңәйтү, ныгыту;
  • Кешеләрнең табигатьне саклау буенча эшчәнлеге белән таныштыруны дәвам итү;
  • Аккошларның төрләре, кеше тормышында тоткан урыннары, туклану рационы белән таныштыру, Кызыл китап турындагы белемнәрен ныгыту;
  • Шигырьләрне сәнгатьле сөйләүләренә, сорауларга тулы җавап бирүләренә ирешү;
  • Традицион булмаган материал белән аккош ясарга, пөхтә эшләргә өйрәтү.

 

Көтелгән нәтиҗә. Кошларны төркемнәргә аера, аккошлар турында сөйли, гади нәтиҗәләр ясый белүләренә ирешү.
Методлар һәм алымнар Күрсәтү һәм аңлату, күзәтү; уен, күнегүләр, тикшереп карау; психогимнастика, сөенеч мизгеле, әңгәмә, сораулар, нәфис сүз, мактау, әйтеп җибәрү, УМК тын куллану
Җиһазлар ноутбук, проектор, экран, магнитофон, аудиоязмалар, шөгыльнең презентациясе; һәр балага логик биремнәр, гади карандашлар; мамык дисклары, ПВА клее, балалар санынча аккош сыннары, балалар эшләрен урнаштыру өчен күл макеты.
Балаларны оештыру Ярымтүгәрәк булып басу, утыру, өстәл артларында парлашып басып ябыштыру, төркем буйлап хәрәкәт итү.
Индивидуаль эш һәр баладан җавап алырга тырышу, аккошларны пөхтә итеп ясауларына ирешү
Сүзлек өстендә эш сәяхәт, Аккош күле, тыюлык, нәфислек, даими, үрчү, җәлеп итә , япма каурый һәм мамыкчыл каурый.
Алдан үткәрелгән эш
  1. Шөгыльнең конспектын язу.
  2. Балалар белән кышлаучы, күчмә, аучы, су һәм йорт кошлары турында әңгәмә, саф һавада кошларны күзәтү, кошлар рәсемнәрен карау.
  3. Тыюлыклар, аларда яшәүче аккошлар, аларның төрләре, яшәү урыннары турында видеоязмалар карау, аккошлар турындагы җырлар белән танышу, алар турында язылган шигырьләр ятлау.
  4. Сәламләү шигырен, ял минутын, күл турында җыр өйрәнү.
  5. Аккош күле макетын ясау.
  6. Шөгыльнең презентациясен ясау.

 

Шөгыльнең структурасы
  1. Оештыру

Эмоциональ халәт тудыру.

Кызыксындыру.

Сәяхәткә чакыру

  1. Төп өлеш

Биремнәр чишү:

* бер сүз белән әйт.

* кайсы кош артык? Ни өчен?

* ребусны чиш

* сулыкларны ата.

Сәяхәткә китү. Физминутка.

Аккошлар турында сөйләшү.

Шигырь сөйләү, җыр тыңлау.

Аккош күле. Тыюлык.

“Зәңгәр күл” җырын җырлау.

Каурый төрләрен карау. Каурый белән тәҗрибә үткәрү.

Практик эшкә кызыксындыру.

Бармак уены.

Практик эш: аккошка мамык каурый ябыштыру

Аккошларны күлгә урнаштыру.

Бакчага кайту. Физминутка

  1. Йомгаклау.

Анализ.

 

 

Әдәбият:

  1. Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе: методик кулланма / К. В. Закирова, Р.Ә. Кадыйрова, Г.М.Сафиуллина.
  2. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү. (Программаның милли төбәк юнәлеше). К.В.Закирова, Р.А.Борһанова, һ.б.
  3. Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия.
  4. Гөлбакча. Хрестоматия
  5. Туган телдә сөйләшәбез. Балалар бакчасында татар телендә тәрбия һәм белем бирү. Ф.В.Хәзрәтова, З.Г.Шәрәфетдинова, И.Җ.Хәбибуллина.

 

Эшчәнлек барышы.

 1. Оештыру.

Көй астында балалар кереп урындыклар алдына басалар һәм хәерле иртә телиләр:

Хәерле иртә сезгә!

Хәерле иртә безгә!

Хәерле иртә сиңа!

Хәерле иртә миңа!

Хәерле иртә, бакча!

Хәерле иртә, Түбән Кама!

 

Тәрбияче:

-Исәнмесез, балалар! Балалар, әйтегез әле, бүген сезнең кәефләрегез ничек? (Балалар җавабы) Минем дә кәефем яхшы. Әйдәгез әле кулларны кулга тотынышып бер-беребезгә җылылык һәм яхшылык бүләк итеп елмаеп алыйк. (Түгәрәктә кулга-кул тотынышу) (Слайд – елмаеп торучы кояш)

Бергәләшеп без басыйк,

Бик зур түгәрәк ясыйк.

Кояшның җылы нурыннан

Йөрәкләргә көч алыйк.

Татулашыйк, дуслашыйк,

Шөгылебезне башлыйк.

 

-Булдымы, барыгызның да йөзендә елмаю барлыкка килдеме? Бик яхшы, мин шат. Урындыкларга утырабыз.

Тәрбияче:

-Балалар, сез саф һавада йөрергә, сәяхәткә барырга яратасызмы? (Балалар җавабы)

– Мин сезне бүген сәяхәткә барырга чакырам. Без сезнең белән сәяхәттә бик күп урыннарда булганыбыз бар. Түбән Кама районының Борок дачасына, урманга да барган идек. Ә бүген кая барасыбызны әйтмим, сез аңа үзегез биремнәрне чишеп, сорауларга җавап биреп төшенерсез.

 

2. Төп өлеш.

Биремнәр:

  1. Слайдта төрле кошлар рәсемнәре.

Сез монда нәрсәләр күрәсез? (Без монда кошлар күрәбез)

Кошлар нинди төркемнәргә бүленәләр? (Йорт кошлары, күчмә һәм кышлаучы кошлар, су кошлары, аучы кошлар)

  1. Слайдларда төркемләп кошлар чыгып бара.

*Бирем: бер сүз белән әйт.

*Бирем: кайсы кош артык? Ни өчен?

  1. Слайд -ребусны чиш – ак төс символы һәм кош силуэты

– Балалар монда бер сүз яшерелгән. Нинди сүз икәнен кем әйтә ала? (Аккош) Аккош нинди кошлар төркеменә керә? (Аккош су кошы).

 

Тәрбияче:

-Балалар, сез беләсезме, быел Татарстанда сулыкларны саклау елы.

Әйтегез әле нинди сулыклар була?

 

(Слайд – сулыклар)

 Балалар, әйтегез әле аккош кайсы сулыкта яши? (Аккош күлдә яши)

  • Димәк, cәяхәткә без кая барабыз? (Аккошның яшәү урынына барабыз).

(Слайд – юл)

 

Физминутка: “Без атлап барабыз”

Бергәләшеп басабыз

Сәяхәткә барабыз

Без атлап та барабыз, (балалар атлап бара)

Йөгереп тә барабыз. (балалар йөгерәләр)

Арып китcәк, без туктап, (туктыйлар, бер урында тыпырдыйлар)

Аякларны язабыз.

 

(Слайд – фото Аккош күле).

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар: каршыбызда нинди матур күл! Бу күл гади күл генә түгел, бу “Аккош күле”.

Туган ягыбызның матур табигатен аккошлар бик ярата, шулай булмаса һәр ел саен күпме юллар үтеп кайтырлар иде микән? Без аккошлар турында бераз беләбез инде, ягез әле, искә төшереп үтик. Кем акошлар турында сөйләргә тели?

 

(Слайд – парлы аккошлар бәбкәләр белән)

1 бала:

  • Аккошлар алар көтү булып яшәми, гадәттә, парлашып яши. Алар иң матур, иң җимле урыннарны гына яраталар. Аккош борынгы заманнардан бирле матурлык, сафлык символы булып йөри. Ул – бакча һәм паркларга, сулыкларга ямь бирүче. Аккош тавышсыз һәм җиңел йөзә. Ул иң зур һәм иң көчле кошларның берсе. Аккошлар сайрамыйлар, кайвакыт кыйгакларга яки ысылдарга гына мөмкин.

2 бала:

  • Яз көне җылы яклардан кайткач, аккош оясын кеше керә алмаслык куе камышлар арасына ясый. Ана кош 3—5 күкәй сала. Күкәйләр өстендә ана кош утыра, ата кош аның янәшәсендә йөри. Нәни кошчыклар, кипшенүгә, әти-әниләренә иярә алалар.

3 бала:

  • Аккош азыкны сай сулык төбеннән чумып таба. Кыс­ласыманнар, моллюсклар, вак балыклар, үсемлекләр бе­лән туклана. Ул — искиткеч сизгер һәм сак кош.

Тәрбияче:

-Балалар, аккош – табигатьнең йөзек кашы. Аның судагы һәр хәрәкәте кабатланмас нәфислек тудыра. Аккошларга багышлап шигырьләр иҗат ителгән. Камил, әйдә сөйләп кит әле.

 

 4 бала:

ЯЗГЫ БАЛКЫШ Айдар Җамалиев

Язын күлләрдә

Искиткеч балкыш.

Җылы яклардан

Кайткан бит аккош.

Ул сайрамый да,

Тик йөзә бирә.

Шулчак күңелгә

Нәфислек керә.

Көчле булса да,

Мохтаҗ яклауга.

Их, аккошларны

Ничек сакларга?

 

(Слайд – төрле аккошлар)

Тәрбияче:

  • Беләсезме, балалар, күптөрле була: кара аккош, карамуенлы аккош, кыйгаклаучы аккош, кече аккош, шаулаучы аккош (лебедь-трубач), ысылдавык аккош. Бездә ысылдавык аккош яши.
  • Аккошлар алар – чисталык, мәхәббәт һәм тугрылык символы булып торалар. Аккошларга багышлап шигырьләр генә түгел, җырлар да иҗат ителгән. Әйдәгез тыңлап алыйк. (Слайд – ике аккош очып бара)

 

(Аккошлар турында җырлардан өзек тыңлау)

 

Тәрбияче: – Аккошларның саны бик аз калган. Алар Кызыл китапка кертелгән.Ә без беләбез, Кызыл китапта табигатьтә бик аз калган тере җаннар турында язылган.

 

(Слайд – Кызыл китап)

Кош-корт, җәнлек, үсемлекләр

Бетәбез дип торганда,

Бирешмәскә булганнар:

Саклар диеп, яклар диеп,

Аңа кереп тулганнар.

(Слайд – фото Аккош күле).

 

Тәрбияче:

– Балалар, табигать сөючеләр югалып баручы тереклек ияләрен “Кызыл китапка” теркәп кенә калмыйлар, ә бәлки аларны саклау һәм үрчетү өстендә дә эш алып баралар. Андый урыннарны тыюлыклар дип атыйлар. Тыюлыклар дәүләт тарафыннан сакланалар. Безнең Түбән Кама районында “Аккош күле” бар.

– Анда аккошлар күпләп үрчесен өчен бөтен шартлар тудырылган. Түбән Кама районының Аккош күлендә Татарстанның Кызыл китабына кертелгән 20 аккош яши. Аккошларны даими су биеклеге һәм азык төрлелеге (суүсемнәрдән алып бакага кадәр) җәлеп итә. Аккош күле экология полициясе күзәтүендә, биредә ау да тыелган.

Ә хәзер әйдәгез бергәләп күл турында җыр җырлап алыйк.

 

(Слайд – камышлы күл. “Зәңгәр күл” җырының бер куплетын җырлау (Г.Насрый сүзләре, С.Сәйдәшев муз.)

 

Тәрбияче:

– Балалар, кошлар нинди өлешләрдән тора?

(Слайд. Кошларның төзелеше) (Томшык, баш, муен, гәүдә, канатлар, койрык, аяк). Дөрес әйттегез.

(Слайд – аккошлар һәм каурыйлар). Кошларның гәүдәләре нәрсә белән капланган? (Кошларның гәүдәләре каурый белән капланган) (Слайд. Каурый төрләре) Балалар, сез беләсезме, бер кошта 4 төрле каурый була: мамыкчыл каурый, япма каурый, кагыну каурыйлары, руль каурыйлар. Кошларның каурыйлары ел саен алышынып тора: бер өлеше коела, икенчеләре үсә.

– Әйтегез әле, кошларга каурый ни өчен кирәк? (Кошларга каурый очарга ярдәм итә, салкыннан яки эсседән саклый.) Балалар, хәзер әйдәгез кош каурыйлары белән тәҗрибә үткәреп алыйк, каурыйлар чыннан да кошларга очарга ярдәм итәме икәнен тикшереп белик.

 

(Слайд – каурый белән тәҗрибә).

Беренче тәҗрибә. Кош мамыгын яки каурыен күзәтәбез. Аны югары күтәреп төшереп җибәрсәк, әкрен генә “йөзеп” алга төшәр. Каз мамыгын учка куеп өреп карыйбыз. Ул нишли? (Ул оча). Каурый нигә оча? (Каурый җиңел булганга оча)

Нәтиҗә. Каз мамыгы җиңел – ул оча.

Икенче тәҗрибә. Кош мамыгын үсемлек маена манчып алабыз. Каурый манылды. Аны өскә күтәреп, төшереп җибәрәбез. Нәрсә күзәтәбез? (Балалар җавабы) Каз мамыгын учка куеп өреп карыйбыз. Хәзер каурый очамы? (Юк очмый) Нигә очмый? (Балалар җавабы)

Нәтиҗә – мамык яки каурый майга буялгач, җиңеллеген, очу сәләтен югалта. Нефтькә, майга буялган кошларга очуы авыр. Шуңа күрә безгә сулыкларны, аларның чисталыгын сакларга кирәк.

 

Тәрбияче: (слайдта ялгыз аккош)

– Балалар, игътибар итегез әле бу аккошка. Ул нишләптер моңсу, күңелсез. Нигә ялгыз икән ул? (Балалар җавабы) Бәлки ул иптәшләреннән аерылып калгандыр. Беләсезме, балалар, аккошларны парлы тормыш символы дип тә әйтәләр. Ул ялгыз яши алмый. Әйдәгез, хәзер без бу аккошка иптәшкә яңа дуслар ясыйк, ә бу эшне парлашып башкарыйк. (Балалар өстәл артларына парлашып басалар)

-Башта, әйдәгез, бармакларыбызны эшкә әзерлик.

 

(Слайдта бармак уенының бармак хәрәкәтләре)

 Бармак уены:

Исәнме, якты кояш!

Исәнме, яшел агач!

Исәнме, җылы җилләр!

Исәнме, ямьле көннәр!

Яшибез тату бергә,

Бездән күп сәлам сезгә.

 

Тәрбияче:

-Балалар, алдыгызда аккош сыннары. (Слайд №30 – кирәкле материаллар) Аларның каурыйлары юк. Хәзер аларга мамык каурый ябыштырырбыз.

 

Эш алымнарын күрсәтү

-Ничек ябыштырасын мин сезгә хәзер аңлатып әйтәм һәм күрсәтәм. Игътибар белән тыңлагыз һәм карагыз. (Ябыштыру тәртибе аңлатылып слайдларда күрсәтелә – слайд №31, 32)

Балалар аккош сынына мамык каурыйлар ябыштыралар.

Тәрбияче балаларга ярдәм итә: киңәшләр бирә, мактый.

Эш барышында язмада җыр яңгырый: Мурат Гайсин “Күлләренә кайта аккошлар” (Слайд №33- аккошлар бәбкәләре белән күлдә йөзә)

 

Тәрбияче:

- Барыбыз да эшләрне төгәлләдеме? Хәзер бөтенебез бергә аккошларны парлап күлгә урнаштырабыз. (Аккошларны күлгә урнаштыру)

-Менә күрдегезме, ничек матур килеп чыкты. Булдырдыгыз!

Барыгыз да бик тырыштыгыз, чиста, пөхтә эшләдегез.

 

Тәрбияче:

– Сәяхәтне тәмамлыйк

Инде бакчага кайтыйк

 

(Слайд – юл). Физминутка: “Без атлап барабыз”

Бергәләшеп басабыз

Сәяхәттән кайтабыз

Без атлап та барабыз, (балалар атлап бара)

Йөгереп тә барабыз. (балалар йөгерәләр)

Арып китcәк, без туктап, (туктыйлар, бер урында тыпырдыйлар)

Аякларны язабыз.

 

3. Йомгаклау

(Слайд – балалар бакчасы).

Тәрбияче:

  • Менә кайтып та җиттек. Балалар, без кая бардык? (Балалар җавабы) Анда нәрсә күрдек һәм нәрсәләр эшләдек? (Балалар җавабы) Сәяхәттә сез нәрсәгә өйрәндегез, нәрсәгә төшендегез? (Балалар җавабы)
  • Йомгаклап сезгә шуны әйтәсем килә:

 

Табигатьнең һәрбер матурлыгы

Сихәт өсти безнең күңелгә.

Су өстендә йөзгән парлы аккош

Илһам бирә гомер-гомергә.

 

Һәркем шулай җирдә аккошлар күк

Парлы-парлы булып яшәсен.

Җир-суларның чисталыгын саклыйк

Килә сезгә шулай дәшәсем.

 

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

 “25 нче гомуми үстерешле балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГАФУРОВА НУРФИЯ ВАСИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий