Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Дәү әнием» шигырен ятлау»

shop_items_catalog_image12305-6 яшьлек балалар өчен

 

 Бурычлар:

1. Шигырьне сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләре бирү.

2. Балаларның хәтер сәләтен, игътибарлылыгын, диалогик

сөйләмен үстерү.

3. Гаиләңне ярату, дәү әниләргә карата хөрмәт хисләре

тәрбияләү.

 

Сүзлек: дәү әни, өебезнең нуры.

Җиһазлар: “Яраткан дәү әниләребез” темасына стенд.

Матур әдәбият: Ф.Ю.Юсупов. «Гөлбакча», 109 бит.

Кулланылган әдәбият: “Туган телдә сөйләшәбез” 5-7 яшь методик кулланмасы

 

Эшчәнлек барышы:

  • Балалар, менә игътибар белән карагыз әле, әлеге стендта кемнәрне күрәсез? (Дәү әниләрне, әбиләрне)
  • Ә сезнең барыгызның да әбиләрегез, дәү әниләрегез бармы соң?
  • Бар.
  • Ә сез дәү әниләрегезне яратасызмы соң?
  • Әйе, яратабыз.
  • Ни өчен?
  • Чөнки ул безгә тәмле ашлар пешереп ашата, җылы оекбашлар бәйли, тегә, матур гөлләр үстерә, мине теләкләр әйтеп озатып кала, каршы ала.
  • Ә менә үзенең яраткан дәү әнисе турында берәрегез сөйләргә теләмиме соң? Я, кайсыгыз?

(2-3 бала сөйли)

  • Безнең яраткан дәү әниләребез турында Әминә апагыз Бикчәнтәева бик матур шигырь язган. Ул “Дәү әнием” дип атала.
  • Тыңлап карагыз әле, кем турында икән ул?

(Сәнгатьле итеп шигырь укыла)

  • Сезгә шигырь ошадымы? (Әйе)
  • Шигырьне кем язган? (Шагыйрә Ә.Бикчәнтәева)
  • Шигырьдә сүз кем турында бара? (Дәү әни турында)
  • Кем ул дәү әни?? (Әнинең әнисе – әби)
  • Ә дәү әни нәрсәләр эшли? (Аш пешерә, гөлләр үстерә, бәйли-тегә)
  • Ул безне нәрсәләргә өйрәтә? (Чисталыкка, пөхтәлеккә, тәмле телле булырга)
  • Балалар, Ә.Бикчәнтәева дәү әниләр турында шундый матур сүзләр белән әйткән – өебезнең нуры ул дигән. Сез моны ничек аңлыйсыз?
  • Чөнки ул иң өлкән, олы кеше. Сез моны беркайчан да онытмагыз, аларны хөрмәтлик.
  • Дәү әни сүзен нинди сүзләр белән алыштырып була? (Әби, әбием, әбекәй, алтыным, яратканым һ.б.)
  • Рәхмәт, балалар, матур җавапларыгыз өчен. Мин сезгә шигырьне тагын бер кат укып чыгам, тыңлагыз.
  • Безгә әлеге шигырьне яттан өйрәнергә кирәк. Хәзер минем арттан кабатлыйбыз.

 

Әниемнең әнисе

Әбием була минем.

Әби генә түгел әле

Ул минем дәү әнием.

 

– Өйрәнгән өлешне яттан сөйләү (2-3 бала яттан сөйли).

(Дәү әни керә: кулында кабартмалар)

– Исәнмесез, балакайларым. Менә оныгым сезнең турыда сөйләшәчәкбез, шигырь өйрәнәчәкбез, дип әйткәч, туктале, мин әйтәм, кереп чыгыйм әле, хәлләрен белеп, дидем. И-и-и, балалар, үземнең дә сезнең кебек яшь чакларым искә төшеп китте бит әле. Ә беләсезме, без бәләкәй чакта бик матур бер уен уйный идек. “Түгәрәкле уен” дип атала ул. Әйдәгез бераз ял итеп уйнап алабыз.

 

(Дәү әни белән уен уйнала)

  • Дәү әни, без син кергәнче бик матур шигырь өйрәндек. Сиңа да сөйләп күрсәтик әле. (1 бала сәнгатьле итеп сөйли)
  • (Дәү әни күчтәнәчләрен бирә дә саубуллашып чыгып китә)
  • Балалар, чыннан да, өебезнең нуры булган дәү әниләребезне яратыйк, аларны хөрмәт итик, булышыйк.

Татарстан Республикасы

Саба районы

Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистә

Сабаның “1 нче “Шатлык” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

САФИУЛЛИНА ӘЛФИЯ КАМИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий