Яңа фикерләр:

postheadericon Физкультминутлар – 2

Физическая-культура-школьникаӘй, нәниләр, нәниләр

Ардык без дип әйтмиләр.

Аякларын күтәреп,

Матур итеп атлыйлар.1,2,3

Хәзер барабыз алга!1,2,3

Егылмыйча син атла!1,2,3

Хәзер барабыз артка,1,2,3

Егылмыйча син атла.

 

Матур кызлар, малайлар

Безнең белән атлагыз.

Безнең белән сез бергә

Күнегүләр ясагыз.1,2,3

Хәзер барабыз алга!1,2,3

Күңеллерәк син атла!1,2,3

Хәзер барабыз артка,1,2,3

Күңеллерәк син атла.

 

 

Физминутка: “Без атлап барабыз”

Бергәләшеп басабыз,

Сәяхәткә барабыз.

Без атлап та барабыз, (балалар атлап бара)

Йөгереп тә барабыз (балалар йөгерәләр)

Арып китcәк, без туктап, (туктыйлар, бер урында тыпырдыйлар)

Аякларны язабыз.

 

Бергәләшеп басабыз,

Сәяхәттән кайтабыз.

Без атлап та барабыз, (балалар атлап бара)

Йөгереп тә барабыз (балалар йөгерәләр)

Арып китcәк, без туктап, (туктыйлар, бер урында тыпырдыйлар)

Аякларны язабыз.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий