Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Әкиятләр иленә сәяхәт”

кк25-6 яшьлек балалар өчен

 

Максат: балаларда эмоциональ халәт булдыру.

Танышу.

-Балалар, кыңгырауның серле тавышы безне сәяхәткә чакыра түгелме соң?

-Нинди илгә сәяхәткә барабыз дип уйлыйсыз?

-Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм. Җавап тапкач, нинди илгә сәяхәткә баруыбызны белерсез.

 

Тасвирлау табышмагы.

Ул илдә яши сихерле

Төрле-төрле хайваннар.

Йөгерешә җилаяклар,

Чакмый торган чаяннар.

Анда яши Камыр-батыр,

Көчле ул һәм хәйләле.

Очрый тагын Зирәк-батыр,

Һәм дә елан, Шүрәле.

Йоклар алдыннан киләләр

Алар сезгә кунакка.

Нинди ил икән ул шундый?

Җавап тап табышмакка.

/балаларның җаваплары/

 

-Дөрес,балалар, бу – Әкиятләр иле. Әйдәгез бергәләп халыкның күңеле тудырган гүзәл әкиятләр дөньясына юл алыйк.

 

/Каршыга Күбәләк чыга/

Күбәләк:

– Хуш киләсез,балалар, әйдәгез ялан-кырлар, аланнар, куе кара урманнар, ерак-ерак юллар үтеп, шикәр тавы артындагы әкиятләр иленә рәхим итегез.

 

/шомлы музыка яңгырый/

 

-Балалар, бу музыканы тыңлаганда сездә нинди хисләр туды?

/Куркыну, шомлану, борчылу/

-Бу музыканы тыңлаганда сез үзегезне кайда дип хис иттегез?

/Кара урманда, убырлы карчык өендә, тау куышында/

-Ә нинди әкият геройларын күз алдыгызга китердегез? Нинди геройларга хас бу музыка? /Тискәре – дию пәрие, убырлы карчык, су анасы, бүреләр/

-Дөрестән дә, балалар, сез санап киткән геройларның холыкларын ачу өчен композитор Мирсәет Яруллин шушы төрдәге музыкаль әсәр язган. Сез “Балалар сюитасы” әсәреннән өзек тыңладыгыз.

 

/Күңелле музыка яңгырый/

 

-Ә бу музыканы тыңлаганда сездә нинди хисләр туды?

/Шатлану, ышану, сөенү, шаян, дәртле/

-Бу музыка безнең күңелебезгә хуш килгән, әйбәт, уңай геройларга хас. Ә сез шундый әкият геройларын беләсезме?

/Гөлчәчәк, Былтыр, Зирәк карт, Кәҗә белән Сарык/

-Балалар, бу музыка да “Балалар сюитасы”ннан өзек.

-Бик зирәкләр икәнсез, геройларны тиз санап чыктыгыз. Ә әкиятләрнең эчтәлеген беләсез микән? Моны ачыклар өчен мин сезгә ике командага бүленергә тәкъдим итәм.

А.Б.

-Туктале, без сиңа уен белән бүленеп күрсәтик әле.

 

“Кемгә нәрсә?”дип атала бу уен.

-Балалар, тиз генә парлашып үзегезгә исем уйлагыз, аннан безнең янга килерсез /Балалар парлап ике капитан каршысына килеп үз исемнәрен әйтәләр, аннары ике якка китәләр./

  1. Агыйделнең комымы, Нократның суымы?
  2. Матур чибәр кызмы, җиләк тулы тузмы?
  3. Зифа каенмы,баһадир имәнме?
  4. Күктәге аймы, җилдән җитез таймы?
  5. Аллы-гөлле бакчамы, бер букча акчамы?
  6. Бәсле урманмы, әллә җилле буранмы?
  7. Агыйделнең камышымы,сандугачның тавышымы?
  8. Пар канатлы кошмы, салкын кышмы?
  9. Якты көнме, караңгы төнме?

 

А.Б.

Менә без сезнең белән ике командага бүлендек.

Командаларга исемнәр уйлагыз әле.

/Командаларга исемнәр уйлана, тактага язып куела./

-Исемнәр таптык. Ә ярыш нәтиҗәләрен бу аланда күрсәтербез.

1-команданың дөрес җавапларына – сары чәчкә, ә 2-команданың дөрес җавапларына – кызыл чәчкә куярбыз.

 

 Биремнәр:

1. Менә сезгә рәсемнәр. Бу рәсемнәрдә нинди дә булса әкиятләр сурәтләнгән. Сез шул әкиятләрнең исемнәре язылган кәгазьне табып, рәсемнәр астына урнаштырыгыз.

“Су анасы” “Кәҗә белән Сарык”

“Өч кыз” “Куян, төлке һәм әтәч”

 

2. Шул әкиятләргә герой исемнәрен урнаштырыгыз.

 

3. Балалар, әйдәгез әле тагын бер уен уйнап алыйк.

 “Бу әйбер кайсы әкияттән?”

/Орчык, тарак, капчык, чалгы/

Бу предметлар әкияттән алынган, аларны үз әкиятләренә урнаштырыгыз. Бу әйберне әкияттә кем куллана?

 

4. Борын-борын заманда

Бүре сарык көткәндә,

Тычкан олау чапканда,

Куян камыр басканда,

Идел чыккан Болактан,

Әкият чыккан колактан.

Мин сөйлим, син тыңла –

Сүзне башлыйм ерактан.

Тыңлап тор да уйлап әйт –

Бу кайсы әкияттән?

/Балалар әкияттән өзек сөйлиләр, икенче команда әкиятнең авторын һәм исемен әйтә/

“Кем көчле” “Утлы йомырка”

“Зирәк карт” “Гөлчәчәк”

“Бүре һәм кәҗә бәтиләре” “Бүре белән төлке”

 

5.”Бәхетле очрак” уенын уйнарбыз.

Мин биргән сорауларга 1-команда балалары җавап бирә, ә Фея 1 минут эчендә ничә сорауга дөрес җавап биргәнегезне билгели.

 1-командага сораулар

  1. Әкиятләр ничек башлана?
  2. Кәҗә белән Сарык бүре башын нәрсәгә салганнар?
  3. Кем иң көчле?
  4. Кем йомырканы ваткан?
  5. Шалканны кемнәр тарткан?
  6. Өчпочмакның ничә почмагы бар?
  7. Ул кытакларга ярата.
  8. Аның алтын ачкычы бар.
  9. Нинди әкияттә җәнлекләр дус яшиләр?
  10. Кем тавык тәпие өстендә яши?
  11. Кемне өеннән куганнар?
  12. Камыр ……..-\батыр\.

 

 2-командага сораулар.

  1. Ул югалса – янгын чыгачак.
  2. Кем кәҗә бәтиләрен ашаган?
  3. Алтын тарак кемдә бар?
  4. Йомры икмәк кемнәрдән качкан?
  5. Түгәрәкнең ничә почмагы бар?
  6. Ул себеркегә атланып оча.
  7. Әкиятләрдә алар алтыннан.
  8. Аны Былтыр кыстырган.
  9. Кем келәмдә очып йөри?
  10. Аның өе боздан.
  11. Сертотмас……../үрдәк/.

 

 Йомгаклау.

Күбәләк: Булдырдыгыз, балалар! Бик зирәкләр икәнсез, өлгерләрсез. Менә безнең әкиятләр иленә сәяхәтебез ахырына якынлаша. Әйдәгез, очколарны санап карыйк. Очкычлар тигез! Дуслык җиңде!

Әкияттә без булдык,

Күп әйберләр без белдек.

Әкияттән безгә килгән

Күп геройларны күрдек.

Рәхәт булды, ярыштык,

Күңелле бил алыштык.

Әкиятләр сөйләдек,

Уйнап һич тә туймадык.

Булдырдыгыз, балалар,

Зирәк, тапкыр икәнсез.

Әкиятләр күп беләсез,

Музыканы тоясыз.

Бәйрәмдә җиңде дуслык,

Җиңде бүген татулык.

Дуслык, татулык булса –

Җирдә булыр тынычлык!

 

Күбәләк: Сезгә әкият геройларының бүләген тапшырам.Ул – әкиятләр китабы. Укыгыз, зур үсегез!

 

Татарстан Республикасы

Аксубай муниципаль районы

“Тахтала “Кояшкай” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

НУРУЛЛИНА РУЗАЛИЯ ХАЛИМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий