Яңа фикерләр:

postheadericon Җиләк-җимешләр турында табышмаклар

594a23de99bbbc2bbe3a16bd29402ef5Алма дисәң дә алалар, нәрсә соң ул, балалар?

***

 

Алсу битле кыз үсте,

Кызарып җиргә төште. (Алма)

***

 

Түгәрәк-түгәрәк шар кебек,

Кызыл-кызыл кан кебек;

Әчедер дә татлыдыр,

Йотыйм дисәң ташлыдыр. (Чия)

***

 

Жимешем кып-кызыл була

Бу шатлык минем өчен!

Чөнки кышкы салкында да

Үзгәрми минем төсем. (Миләш)

***

 

Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай. (Карбыз)

***

 

Өе яшелгә буялган, эчендә кызыл чаршау. (Карбыз)

***

 

Озын курай үләндер, кызыл алка элгәндер. (Кура җиләге)

***

 

Иелә, бөгелә, ак мамыгы түгелә, кара күзе күренә. (Шомырт)

***

 

Урманда кара төймәм эленеп тора. (Шомырт)

***

 

Кызыл төймә таптым, Авызыма каптым. (Җир җиләге)

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий