Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Фольклор кичәсе»

slide_15-6 яшьлек балалар өчен

 

Матур итеп бизәлгән авыл өенең эчке күренеше. Малай китап укый. Әни баланы бишектә тирбәтә. Матур көй яңгырый.

Слайдлар кулланыла.

Әни. Улым, Әмир, мин Әлфия апаларың белән хазер печәнгә китәм. Искәндәр йоклый. Елап уянса, тынычландырырсың. Яме, улым?

Әмир. Ярар, әнием.

 

Әни чыгып китә.

Алып баручы. Әмир, сиңа бала карап торырга куштылармы әллә?

Әмир. Әйе.

Әмир шигыр сөйли.

 

Бәби карыйм, уйнатам,

Елаганда юатам.

Җилкәмә дә менгерәм.

Шырык-шырык көлдерәм.

Син бик матур, дим,

Бер йөрерсең тәпи, дим.

Авыз-борының ап-ак, дим.

Тешкәйләрең вак-вак, дим.

Бала елаган тавыш ишетелә.

Алып баручы. Әмир, Искәндәр уянган бит. Елый. Әйдәле, бала еламасын өчен кызлар биеп алсын. Бәлки ул елаудан туктар.

Әмир. Әйдәгез, кызлар, биергә!

                                                          

5 нче төркем кызлары бии “Үсеп китте” җырына.

 

Бала елаган тавышы.

А.Б. Әмир, шигырь сөйләп карыйк инде.

Әмир. Әмир, шигырь сөйләле безгә.

 

5 нче төркемнән Әмир Әзһәр Габидинең “Мин әнигә булышам” шигырен сөйли.

 

Бала елаган тавыш.

А.Б. Әмир, Искәндәр нигә елый икән? Бәлки, “Эх, Зилем-Зиләле” җырын җырласак, тынычланыр?

Әмир. Әйдәгез, кызлар-малайлар җырларга чыгыгыз.

 

5 нче төркем балалары җырлый.

 

 Әби керә. Сәвия, Сәвия, өйдәме сез? Исәнмесез! Әмир, исәнме!

Әмир. Исәнмесез, Галия әби. Әни печәнгә китте. Искәндәр елый да елый. Без аны тынычландырыр өчен җырлыйбыз, биибез.

Әби. М-м, алай икән. Мин кош теле пешергән идем, сезгә дә күчтәнәч итеп алып кердем. Әниең кайткач, чәй эчерсез бергәләп.

Әмир. Рәхмәт, Галия әби.

Әби. Кая, мин дә карыйм әле сезне…

А.Б. Әби, безнең 11 нче төркем кызлары “Шәл бәйләдем” җырына бию әзерләделәр. Карап кит әле.

Әмир. Әйдәгез биеп алыйк, кызлар!

 

11 нче төркем кызлары “Шәл бәйләдем” җырына бииләр.

 

Әби. Рәхмәт, балалар, бик матур биедегез. Яшь вакытларны искә төшереп бер биеп алсам да була. Апаларыгызны чакырыгыз. Бергә биик.

 

Барлык балалар бии.

 

Әби. Сау булыгыз, балалар.

Балалар. Сау булыгыз.

 

9 нчы төркем балалары “Самовар” уенын уйныйлар.

 

Бала елаган тавыш.

А.Б. Искәндәр уянды бугай. “Матур уен” җырын җырлап алсак, йоклап китәр бәлки.

Әмир. Әйдәгез, җырлыйбыз!

 

5 нче төркем балалары “Матур уен” җырын җырлыйлар.

 

А.Б. Балалар, карагыз әле экранга. Татар халкының тылсымлы бизәкләре мендәр тышларында, кулъяулыкларда, сөлгеләрдә, итек-читекләрдә сурәтләнгән. Хәзер без сезнең белән “Читек һәи түбәтәйне бизә” уенын уйнап алырбыз. 9 нчы төркем читек, ә 5 нче төркем түбәтәй бизәр. Кайсы төркем тизрәк һәм матур итеп бизәр.

Бала елаган тавыш.

А.Б. Бәбиебез тагын уянды. “Әссәләмәгаләйкем” җырын җырласак, ул тынычланыр.

Әмир. Әйдәгез җырлыйбыз.

 

11, 9 нчы төркем балалары җырлый.

 

А.Б. Балалар, уйный торгач эссе дә булып китте. Әйдәгез, яңгырны чакырыйк әле.

Яңгыр, яу, яу, яу!

Әйбәт түгел яумау!

Кырлар шундый коры,

Яу шуларга туры.

Яңгыр, яу, яу, яу!

Әйбәт түгел яумау!

 

Экранда яңгыр яуган күренеше.

А.Б. Яңгыр күп яуды инде. Әйдәгез кояшны чакырыйк инде!

Экранда кояш рәсеме, кояшлы, матур көн рәсемнәре (авыл).

Әни керә.

Әни. Улым, Искәндәр еламадымы?

Әмир. Елады. Без аңа җырлар җырладык, биедек. Бик күңелле булды.

Әни. Рәхмәт, улым, булдыргансыз. Мин сезгә күчтәнәч тә алып кайттым. Бергәләп чәй эчәрбез.

 

А.Б. Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам. Барыгызны да кош теле, чәк-чәк белән чәй эчергә үз төркемнәрегезгә чакырабыз.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “13 нче номерлы “Елмаю” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ФАРРАХОВА ГӨЛНАЗ ӘНВӘРЕТДИН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий