Ачык дәрес: “Уеннар иленә сәяхәт”
Уртанчылар төркеме балалары белән ачык дәрес.
Музыка яңгырый. Балалар аяк очында йөгереп, залга керәләр, ярым түгәрәккә басалар.
1 бала. Исәнмесез, дип башлыйк әле.
Танышу бит шулай башлана.
Сезнең белән очрашканга,
Күңелләребез шундый шатлана.
2 бала. Йөрибез без Казандагы
Күкчәчәк исемле бакчага.
Татар телдә сөйләшергә,
Өйрәнәбез без анда.
3 бала. Шундый әйбәт бакчада,
Ял итәбез, уйныйбыз.
Бүтән мондый матур бакча,
Юктыр диеп уйлыйбыз.
4 бала . Чәчәк бәйләме сузсак,
Үрелеп ала алмассыз.
Уеннар бүләк итсәк,
Кабул итми калмассыз.
Тәрбияче. Булдырдыгыз. Ә хәзер әйдәгез уйнап алабыз.
“Чума үрдәк, чума каз” уены уйнала. Балалар кулга кул тотынышып түгәрәк ясыйлар, уртада бер бала басып тора, барысы бергә җырлыйлар:
Чума үрдәк, чума каз,
Чума үрдәк, чума каз.
Тирән күлне ярата шул, ярата,
Тирән күлне ярата.
Алсу үзенә иптәш эзли,
Алсу үзенә иптәш эзли.
Белмим кемне ярата шул, ярата,
Ул Кәримне ярата шул, ярата.
Балалар җыр ритмына туры китереп түгәрәк буйлап йөриләр. Ялгыз бала үзенә бер иптәш сайлый hәм җитәкләп уртага барып баса. Җыр яңадан башлангач, ул да үзенә шул тәртиптә иптәш сайлый. Уен шулай дәвам итә.
Утыралар урыннарга.
Тәрбияче. Балалар, безгә бүген урманнан кунаклар килде. Әйдәгез аларны каршы алабыз.
Музыка яңгырый, уртага кош, куян, аю чыгалар.
Аю. Мин батыр, мин уңган!
Урманда хуҗа булам!
Бал hәм кура җиләген
Ашарга бик яратам.
Куян. Ә мин ап-ак куян,
Йомры-йомшак куян.
Йокыдан уяндым,
Сезгә кунакка килдем.
Чыпчык. Чирик-чирик-чирик,
Мин кечкенә чыпчык.
Рәхәтләнеп уйнарга дип,
Килгәнбез без бүген. (Бергә әйтәләр.)
Тәрбияче. Балалар, әйдәгез урман дусларыбыз белән уйнап алыйк.
“Күрсәт әле, үскәнем” уены уйнала.
Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек кошлар очалар?
Менә шулай, менә шулай,
Кошлар шулай очалар.
Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек куян сикерә?
Менә шулай, менә шулай,
Куян шулай сикерә.
Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек йөри аюлар?
Менә шулай, менә шулай,
Шулай йөри аюлар.
Балалар хәрәкәтләр күрсәтәләр hәм әлеге шигырь-такмакны әйтәләр.
Тәрбияче. Булдырдыгыз. Бик матур уйнадыгыз. Балалар, ә безнең кунаклар буш кул белән килмәгәннәр. Алар безгә кызыклы уеннар, физминуткалар алып килгәннәр.
Беренче куян балалар белән уйный.
“Куянкай” физминуткасы .
Ак куянкай утырган, (утыралар)
Колакларын селкетә. (кулларын колак буена куеп, селкетәләр)
Менә шулай, менә шулай,
Колакларын селкетә.
Куян туңа башлагач,
Аякларын җылыта.
Менә шулай, менә шулай ,
Аякларын җылыта. (кулларын алга сузып, аякларын бер-берсенә бәрәләр)
Куян hаман да туңа,
Сикергәләп тә куя. (сикерәләр)
Менә шулай, менә шулай,
Сикергәләп тә куя.
Кемдер аны өркетте,
Ул урманга элдертте. (урында йөгерәләр)
Тәрбияче. Ә хәзер, әйдәгез “Кошлар оча” уены уйныйбыз (башта кызлар, аннары малайлар белән).
Балалар залда берничә араталы гимнастика стенасы (баскычы) янында басып торалар. Бу – “агачлар”. Балалар – “кошлар”. “Кошлар очалар” сигналын ишетүгә, алар, кулларын як-якка җәеп, бүлмә буйлап йөгереп йөриләр. “Давыл!” дигән сигнал булуга, баскыч янына йөгереп киләләр hәм аның буенча үрмәләп өскә менәләр. “Давыл тынды” – диюгә, кошлар агачлардан ашыкмый гына төшәләр hәм очуларын дәвам итәләр.
Тәрбияче. Балалар, аю да безгә бик кызык уен алып килде. “Аю-бүре” уены.
Аю берәр җирдә посып тора. Башкалары урманга “җиләк җыярга” китәләр hәм барысы да җырлыйлар:
Җиләк җыям, как коям,
Дәү әнигә бүләккә.
Монда җиләк күп икән,
Аю-бүре юк икән.
Аю яшеренгән җиреннән сикереп чыга да аларны куа башлый. Кемне тотса, шул аю була.
Тәрбияче. Рәхмәт сезгә, балалар.
Рәхмәт сезгә, кунаклар.
Бик күңелле уйнадыгыз.
Әйдәгез хәзер бергәләп,
Дуслык җырын җырларга.
“Дуслык” җырын башкаралар.
Тәрбияче. Бәйрәмебез тәмамланды, безгә китәр вакыт җитте.
Татарстан Республикасы
Казан шәhәре Совет районы
“148 нче балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
ГАЯНОВА ЛИЛИЯ ХАТМУЛЛА КЫЗЫ
Комментарии: |