Конспект: “Халкыбызның күңел бизәкләре”
Мәктәпкә хәзерләнү төркеме өчен шөгыль конспекты
Максат:
Балаларны татар-милли гамәли сәнгате белән таныштыруны дәвам итү.
Аларны күн белән эшләргә өйрәтү, күн белән эшләү сәнгатенә кызыксыну уятү.
Балаларда һөнәрчеләр эшенә мәхәббәт һәм иһтирам тәрбияләү, аларның хыялын үстерү, иҗади карашларын киңәйтү.
Аларның татар милли бизәкләре турындагы белемнәрен арттыру, билгеле бер җайга (системага) салу.
Күргәзмә әсбаплар: татар халык бизәкләре төшерелгән рәсемнәр, картиналар, түбәтәйләр, читекләр, түфлиләр, мендәрчекләр, күннән тегелгән киемнәр, сумкалар, акча, ачкыч, күзлек янчыклары.
Җиһазлау: төсле күн кисәкләре, әзер читек силуэтлары, клеенка, чүпрәк, җилем-момент, пумалалар.
Шөгыль барышы:
Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, без нинди республикада яшибез?
Бала: Без Татарстан республикасында яшибез.
Т: Әйе, балалар, бик дөрес әйттегез. Без Татарстан республикасында яшибез. Ә безнең республикада нинди милләт халыклары яши?
Б: Безнең республикада татарлар, руслар, марилар, чувашлар, удмуртлар яши.
Т: Әйе, безнең республикада татарлар, руслар, марилар, чувашлар, удмуртлар яши, алар бик тату һәм дус яшиләр. Бергәләшеп төрле матур әйберләр ясыйлар, матур киемнәр тегәләр. Чигәләр.
Элек-электән, әби-бабаларыбыз заманында ук, матур итеп сөлгеләр, түбәтәйләр, келәмнәр чиккәннәр. Ә менә күннән өс киемнәре, аяк киемнәре теккәннәр. Алар гади генә итеп текмәгәннәр – аларга төрле-төрле бизәкләр ясап, чигеп теккәннәр.
-Балалар, хәзерге вакытта да күннән нәрсәләр ясалганын, тегелгәнен әйтегез әле.
Бала: Бүрекләр, каешлар, сумкалар, итекләр, читекләр, туфлиләр, перчаткалар.
Өстәл янына чыгып күрсәтү.
Т: Балалар, мин сезне бүген күннән эшләнгән әйберләр һәм күнгә бизәк төшерү сәнгате белән таныштырып үтәм. Халкыбыз гасырлар буенча үзенең тормышына, табигатькә карап сәнгать аша бу матурлыкны күрсәтергә тырышкан.
Безнең татар халкы элек-электән чигелгән күн киемнәре кияргә яратканнар. Оста тегүчеләр, чигүчелә аларны чәчәк бәйләмнәре төшкән бизәкләр белән бизәгәннәр.
Т: Ягез, балалар, әйтегез әле, татар халык бизәкләренә нәрсәләр керә?
Бала: Чәчәкле үсемлекләр.
Т: Ә нинди чәчәк мотивларын очратабыз. (Тактада күрсәтү)
Бала: Лалә, кыңгырау, дәлия, мәк, ромашка, яфраклар.
Т: Әйтегез әле, балалар, бу бизәкләрне теккәндә, чиккәндә нинди төсләр кулланган икән осталар?
Күннәрне күрсәтү.
Бала: Алар төрле төстә – яшел, кызыл, сары , ак, зәңгәр булалар.
Т: Ә күн төрле төстә булыр өчен аларны ни эшләтәләр?
Бала: Аларны төрле төстәге буяуларга маналар.
Т: Әйе, дөрес. Күнне Салават күперенең барлык төсләренә дә маналар. Аннары бизәк төшергәндә трафаретка салып кисәләр. Күн кисәкләреннән ясалган бизәкләрне мозаика тәртибендә урнаштырып, төсле җепләр белән тоташтырып чыгалар.
(Ике бала бизәкләрдән мозаика тезеп күрсәтә)
Т: Димәк, мозаика бизәге нигезендә нинди сурәтләр ята?
Бала: Йөрәк, дулкын, лаләсыман, дулкынсыман сурәтләр ята.
Бала: Күннән бизәкләп эшләнгән әйберләр һәрвакыт кул белән эшләнә. Шуңа күрә уникаль була.
Т: Хәзер без сезнең белән читекләр бизәрбез.
Практик эш.
Читекләр карау. Бизәкләрнең ничек урнашуларына игътибар итү.
Т: Менә, балалар, сез дә шул бизәкләргә карап сокланыгыз, чөнки бу милли бизәкләр бездә генә бит. Зур үскәч, бәлки кайберләрегез чигүче, читекче һөнәрен сайларсыз. Безнең милли сәнгатебезне дәвам итәрсез, әгәр сез дәвам итсәгез, безнең гореф-гадәтләребез яшәр һәм чәчәк атар!
Балалар эше, аларның эшенә бәя бирү.
Читтә торган читеккә игътибар итү.
Бала: Читтә тора яңа читек
Ник уртага кермидер?
Тегеп кенә бетердек шул
Әле бии белмидер.
2 Бала: Аягымда чиккән читек
Карыйммы соң әле биеп.
Ничек оста бии читек
Тек-тек, тек-тек.
Чет-чет, чет-чет.
Җыр.
Л.Б.Болгари музыкасы
“Арча читекләре”
.
Татарстан Республикасы
Казан шәһәре Идел буе районы
“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге
379 нчы номерлы балалар бакчасы”
муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
ХАЙРУЛЛИНА ФИРАЯ ГАЯЗ КЫЗЫ
Комментарии: |