Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Милли ризыклар –табын түрендә”

milli-ashlar-2-588x392Мәктәпкә хәзерләнү төркеме өчен шөгыль конспекты

 

Максат:

Балаларның татар милли ризыклары турында белемнәрен киңәйтү, аларны кош теле ясау белән таныштыру.

Камыр җәяргә һәм кош теле кисәргә өйрәтү.

Камыр җәю һәм кисү өчен кулланыла торган эш кораллары белән таныштыру һәм алар белән эшләргә өйрәтү. Татар гореф-гадәтләренә хәрмәт, ихтирам һәм хезмәткә кызыксыну уяту.

Эш кораллары: куна такталары, уклау, махсус җайланмалар, пычаклар, алъяпкычлар, камыр, он.

Күргәзмә әсбаплары: татар халык ашлары төшерелгән сурәтләр, мольберт.

Сүзлек: куна тактасы, уклау, камыр, гөбәдия, чәк-чәк.

 

 

Шөгыль барышы:

Балалар ярым түгәрәк ясап утыралар.

1 бала: Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

Менә сез дә килеп җиткәнсез.

Безнең бакчабызның шау тормышын

Күреп китик әле дигәнсез.

 

2 бала: “Теремкәй” бакчасына

Җыелды татлы ашлар,

Гөбәдия, бәлешләр, пәрәмәч, өчпочмаклар.

Иң кадерле икмәк тә.

Табын яме чәк-чәк тә

Утыралар тезелеп

Кабарып, өстәл тулып.

 

Тәрбияче: Балалар, безнең әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез кул эшләренә, җырга-биюгә бик сәләтле булу белән бергә, аш-суга да оста булганнар, тәмле, татлы ризыклар пешергәннәр.

Менә бүген без сезнең белән татар милли ашлары, ризыклары турында сөйләшербез.

Миллли ашларның үзенчәлеге халыкларның тормыш рәвешенә бәйле. Һәрбер халыкның үз милли ризыгы бар.

Мәсәлән: русларда-пилмән, үзбәкләрдә-пылау, башкортларда – бавырсак…

-Балалар, ә сез нинди ашларны беләсез? (Балалар җаваплары)

 

-Барлык ризыклар да төрле төрләргә бүленә:

1 аш: Кайнар һәм сыек ризыклар.

2 нче ашлар: Ит, бәрәңге, ярма, камырдан әзерләнгән ризыклар керә. Ә чәй табыны өчен татлы камырдан әзерләнгән ризыклар бар. Татар халкы камыр ашларын бик яратып әзерли. Алар гаять күптөрле. Кайберләре, мәсәлән, бәлеш, гөбәдия, өчпочмак, пәрәмәч, кыстыбый һ.б. Аш артыннан һәм шулпа белән бирү өчен, икенчеләрен чәй янына кую өчен пешерәләр. Гадәттә, бу ашамлыклар табынны бизәп тора, шуңа күрә аларны сырлап, матурлап ясыйлар. Чәк-чәк, бант, роза, алма бәлеше, юка, бавырсак. (Һәрбер аш төренә рәсемнәр күрсәтү)

Т: Сөйлим дә сөйлим, ә өстәлдәге бәлешләр “безнең турында кайчан сөйләрләр икән” – дип шаулаша башладылар.

Яле, Чулпан, синең нәрсәдер сөйлисең килә, ахрысы, ә, табышмак әйтәм ди. Тыңлагыз!

 

Чулпан: Үзе түгәрәк,

Урыны түрдәрәк,

Эче тулы күзәнәк

Әчкелтем дә төчкелтем,

Бар нәрсәдән дә кадерлерәк!

Ул нәрсә – ипи.

 

Әйе, ипи. Ягез,балалар, ипи турында сөйләшик.

Мәкальләр әйтү:

Ипи өстенә әйбер куйма, ипидән дә өстен нәрсә юк.

Ипи валчыклары коеп ашама, ипидән дә өстен нәрсә юк.

 

Менә табын түрендә

Гөбәдия күренә

Йөзе шат көлеп тора

Хуш ис бөркелеп тора.

 

3 бала: “Табын яме – чәк-чәк” – дигән

Сүзләр йөри түгелме?

Һәрбер туйның иң түрендә

Урын ала түгелме?

 

4 бала: Баллы чәк-чәккә күңеле

Күтәрелә кызларның

Хәзер инде тыпыр- тыпыр

Биисе бар аларның.

 

Т: Әйдәгез, балалар, хәзер уйнап алабыз. Кәримә белән Эльвина сезне биергә өйрәтерләр. Сез бер минутка барыгыз да “чебиләр” булырсыз.

 

(Музыка астында “Чебиләр” биюе башкарыла)

 

5 бала: Иттән генә торса да,

Майга чумып чыкса да,

Ул шундый тәмле була,

Аны бар да ярата.

 

6 бала: Тыйнак кына утырса да,

Эче тулган ит белән,

Бәрәңге, суган белән.

 

7 бала: Коймак пеште,

Табадан төште

Кунакларга сый-хөрмәт,

Якты чырай, такта чәй.

 

8 бала: Табын түрен һәрчак бизи,

Майда пешкән кош теле,

Авыз итми һич китми

Килгән кунак, билгеле.

 

Т: Балалар, без сезнең белән бүген кош теле ясарга өйрәнербез һәм пешереп тә ашарбыз.

 

Практик эш (камырның ничек ясалуын, җәелүен, киселүен күрсәтү)

Балаларның эше

 

Пешекче керә бер бала белән кош телләрен җыеп пешерергә алып чыгып китәләр.

 

“Кунаклар җыры”

Без әзерлибез табын

Китереп бөтен ягын,

Уртага куйдык чәчәк,

Чәчәк янында чәк-чәк.

 

Бавырсак һәм кош теле

Ризыклар төрле-төрле

Сумса, бәлеш, өчпочмак

Гөбәдия һәм коймак.

 

Һәркемгә чыга өлеш,

Пар кыстыбый һәм бәлеш,

Җитешегез кунаклар,

Кыстатмагыз, кунаклар!

Өйгә кайтып китәргә,

Ашыкмагыз, кунаклар!

 

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Идел буе районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге

379 нчы номерлы балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГИЛЬМУТДИНОВА РЕЗЕДА ИЛДАР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий