Сценарий: “Җиләк җыям, как коям”
Уртанчы төркем балалары өчен татар халык авыз иҗатына багышланган кичә
Матур итеп бизәлгән авыл өенең эчке күренеше. Балалар әби янына кунакка киләләр, ишек шакыйлар. Әби каршы чыга.
1 нче бала: Исәнмесез – саумысыз!
Нигә ишек ачмыйсыз?
Шакый-шакый арып беттек,
Нигә каршы алмыйсыз?
Әби: Исәнмесез, балакайларым! Ишетмәдем, оланнарым. Түрдән узыгыз, әйдәгез. Менә песием Мияубикәм белән сагынып беттек үзегезне.
2 нче бала: Әбекәй, минем дә бар пескәем. (М.Хөсәеннең песи турындагы шигырен сөйли).
Бар кечкенә песекәем,
Бик акыллы дускаем.
Ап-ак йонлач күлмәге
Бизи бөтен бүлмәне.
3 нче бала: И әбекәй, әбекәй,
Пешер безгә тәмлекәй:
Пешер бераз әлбә дә,
Янына куш хәлвә дә.
Шикәр белән тәмле чәй –
Рәхмәт әйтеп, әбекәй,
Әй итәрбез чәбәкәй!
Әби: Чәем дә өлгерә, коймагым да пешкән. Әй, кызлар-кызлар, һавадагы йолдызлар, малайлар-шалайлар! Әкият тыңлыйсыгыз киләме? Сөйли белсәң, тыңлый да бел, дигән бит борынгы бабайлар.
Балалар: Килә, килә.
Әби: Борын-борын заманда,
Булган ди бер патша.
Ул ясаттырган ди, би-и-ик
Матур бер бакча.
Бакчаның капкасы булган ди, таштан,
Сөйлимме яңабаштан?
Балалар: Сөйлә-сөйлә.
Әби: Борын-борын заманда,
Яшәгән ди бер торна.
Мин әкият сөйләгәндә,
Авызыңны ачып торма.
Балалар көлешәләр.
Әби: Әй, балалар, нинди матур уенчыкларыгыз, курчакларыгыз бар икән сезнең.
А.б.: Әйе шул, әби. Без курчакларыбызны бик яратабыз.
“Әй курчагым, курчагым” җыры (С.Сабирова көе, З.Нури сүзләре) башкарыла. Шулвакыт Айсылу чыгып, курчагын йоклата.
Айсылу:Зәңгәр күзле курчагым,
Әлли-бәлли ит әле.
Синең бит йоклар чагың,
Тәмләп йоклап кит әле.
А.б.: Айсылу аптырады –
Җыр да җырлап карады,
Сөйләде әкият тә,
Биеп курсәтте хәтта.
Айсылу аптырады –
Бармак янап карады,
“Конфет бирмим бүтән” – дип,
Ачуланып карады.
Юк курчагы тыңламый,
Йокламый да, йокламый.
“Песи – нечкәбил” җыры (С.Сабирова көе, халык сүзләре) башкарыла. Песи булып киенгән бала курчакны йоклата.
Песи: Мияу, мияу, мияу
Әй, акыллы курчагым.
Йом кузеңне, бәлли-бәү,
Башка бер сүз дә дәшмим,
Йоклап алыйк без икәү.
Мияу-мияу-мияу.
Песи курчакны йоклата алмый. Курчакны әби ала һәм бишеккә салып йоклата.
Әби: Әлли – бәлли итәргә,
Ал бишеге бар аның,
Алдына алып йоклатырга,
Үз әбкәсе бар аның.
Әлли бәлли, бәүкәем,
Йом күзләреңне, нәнкәем,
Рәхәт кенә тынычлап
Йоклап китәр, бәбкәем.
Курчак йоклагач балалар Песи белән уйныйлар. Песи йоклаган булып ята.
Б-р.: Мияу-мияу мырламас,
Мияу-мияу җырламас,
Тын да алмас, суламас,
Мияу-мияу, мин качам.
Песи балаларны куа. Тота алмый.
Әби: Песи, песи, пескәем,
Уеннан һич туймыйсың.
Ник битеңне юмыңсың,
Тычканнар күрерләр,
Һәм үзеңнән көлерләр.
3 бала: Ырри, мәсхәрә,
Мәче сенгән капкага.
Мәче битләрен юа,
Колак арты кап-кара.
Хәрәкәтле уен “Юынабыз” уйнала.
А.б.: (курчакның битен юа).
Салкын су, чиста су
Баламның битләрен ю,
Баламның күзләрен ю.
Битләре алсулансын,
Күзләре ялкынлансын,
Куллары таза булсын.
4 бала: (курчакны сикертә)
Үчтики, үчтики,
Үсмәгәнгә кечтеки.
Үсә, үсә, зур булыр
Бигрәк матур кыз булыр.
Курчак белән бию башкарыла. Әтәч кычкырган тавыш ишетелә.
5 бала: Минем әтәчем,
Бик иртә тора,
Кикрикук,
Кикрикук!
Бик матур итеп,
Сузып кычкыра,
Кикрикук,
Кикрикук!
А.б.: Әтәч кычкырган, димәк, таң ата дигән сүз. Йоклап ятмыйлар, хәерле иртә. (Курчакны уята).
Таң ата, таң ата,
Сагышлы ай да бата.
Кояш нурына кумелеп,
Бәбкәем йоклап ята.
Уян, балам, тиз уян,
Качып китте төн-куян.
Йомшак кына чәчләреңне
Сөеп, иркәләп куям.
Курчакны торгыза, кулына ала.
Әби: Әйдәгез, балакайларым, кояшны да уятыйк, бергәләп чакырыйк аны.
Кояш, чык, кояш, чык,
Майлы ботка бирермен,
Тәти кашык бирермен.
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда.
Менә кояш та күтәрелде. Чәем дә өлгерде. Әйдәгез, балалар, коймак белән сыйлыйм әле үзегезне.
Әби балаларны яңа пешкән коймак белән сыйлый.
Татарстан Республикасы
Әлмәт районы
Колшәрип авылы
“Гөлбакча” гомумүстерешле балалар бакчасы
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
ЯГФАРОВА ӘЛФИЯ НУРГАЛИ КЫЗЫ
Комментарии: |