Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Урманга сәяхәт”

1921476_%d0%b7%d0%b5%d0%bb%d0%b5%d0%bd%d1%8b%d0%b9-%d1%80%d1%83%d0%ba-%d0%b4%d0%b5%d1%80%d0%b5%d0%b2%d0%be-%d1%82%d0%be%d0%bb%d0%bf%d0%b0-%d1%87%d0%b5%d0%bb%d0%be%d0%b2%d0%b5%d0%ba%d0%b0-%d0%b8%d0%ba5-6 яшьлек балалар өчен экологик тәрбия чарасы

 

Зал матур урман аланын хәтерләтеп бизәлгән, салмак кына көй уйный, кошлар сайраган тавышлар ишетелеп тора. Агачлар булып киенгән балалар бер-бер артлы чыгып басалар.

Тәрбияче. Хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Балалар көче белән әзерләнгән “Урманга сәяхәт” дип аталган бәйрәм кичәсен ачып җибәрәбез.

 

Җыр. “Күңелле сәяхәт” Ә.Һадиева музыкасы., А.Минһаҗев сүзләре.

 

Шулвакыт Ирек белән Гүзәл сөйләшә-сөйләшә агачлар арасыннан күренәләр.

Ирек. Менә авыл урманы:

Һәркем ярата аны.

Монда бик күп агачлар,

Сайрыйлар сандугачлар.

Гүзәл. (карана) Ай-яй бик куе урман,

Ничек болай зур булган?

Мин йөрергә дә куркам.

Күп төрле агачлары,

Ничек диләр аларны?

 

(Урман хуҗасы агачлар арасыннан керә.)

Урман хуҗасы. Кунаклар бар икән. Исәнмесез, балалар !

Рәхим итеп узыгыз

Кунакчыл, бай урманга.

Бик күп килә кунаклар

Җиләк, гөмбә җыярга.

(Малайлар, кызлар кәрзин тотып, сөйләшә-сөйләшә урманга киләләр)

Ирек. Карагыз әле, безнең аяк җиңел булды. Кемнәрдер урманга таба килә, тавышлар ишетелә.

Гүзәл. Әйе, безнең урам балалары бит алар. Менә килеп тә җиттеләр.

Балалар (бергә) Исәнмесез!

1нче бала. Кара син боларны, кай арада килеп җиттегез?

Ирек. Гүзәлне урман белән таныштырып кайтасым килде.

2 нче бала. Ә без чәй эчәргә җиләк җыярга дип килдек.

Урман хуҗасы. Әйе, балалар, урманым минем бик бай һәм бик куе, агачлар үсә төрле-төрле. Җиләкләр дә өлгергән. Күрәм, бик тәртипле, сабыр, түзем икәнсез. Табигатьнең чын дуслары.

Ирек. Әйе, без урманның тынычлыгын бозмыйбыз, Гүзәлне урмандагы агачлар белән таныштырабыз һәм тыныч кына кайтыр юлга чыгабыз.

Урман хуҗасы. Ярый инде, алайса, агачларга сүз бирәм.

Имән (алга чыга, калын һәм салмак тавыш белән сөйли).

Минем исемем – имән,

Мин күптән яшәп киләм.

Бик көчле агач – имән,

Җилләргә, давылларга –

Берсенә дә баш имәм.

 

Каен. Минем исемем – каен,

Үсәм һәр урман саен.

Буем үсә бик озын,

Ак кәгазь кебек тузым.

 

Юкә. Ә мин юкә исемле.

Юкә ул чәчәк төсле,

Һәрвакытта хуш исле.

Бал кортлары киләләр,

Миңа безелдәп кенә.

Иң тәмле балын җыеп

Алып киләләр сезгә.

 

Чыршы. Ә мин – чыршы, беләсез,

Чыршы булмый энәсез.

Җәен, кышын яшел мин,

Арттырам урман ямен.

 

Гүзәл. Рәхмәт сезгә, дусларым!

Мин барын да аңладым.

Балалар (бергә). Агачлар, зур үсегез

Һәм күп булып үрчегез,

Ямь бирегез урманга,

Ямь бирегез урамга.

(Агачлар балаларны әйләндереп алып, алар тирәли әйләнәләр.)

Без үсәбез һәркайда,

Без кешеләргә – файда.

Имән. Бездән салалар өйләр,

Чыршы. Һәм ясыйлар мебельләр (җиһазлар)

Каен. Балаларга карандаш та,

Юкә. Парталар да,

Чаңгылар да

Агачлар (бергә) Агачтан була – бар да.

Имән. Шуңа күрә агачларны

Сындырмагыз, саклагыз!

Каен. Безнең дуслар булыгыз.

Юкә. Үзегез дә бакчаларга,

Чыршы. Аланнарга, урманнарга

Агачлар утыртыгыз.

Гүзәл. Ярый, ярый, без һәрвакыт

Ирек. Сезгә дуслар булырбыз.

Балалар. Үзебез дә матур-матур

Агачлар утыртырбыз.

3нче бала. Әйдәгез, бергәләп уен уйнап алабыз.

 

Уен “Бүкән”

(Балалар парлашып түгәрәкләнеп басалар. Берәүләре алга, икенчеләре алар артына баса. Алдагылар чүгәлиләр яки тезләнәләр. Алар “бүкән” була, ә арттагылары бүкәнне саклаучылар. Уенны ике бала алып бара.)

 

Йөгерүче. Мин – куян, син – эт,

Мине куып тот!

(Үзе йөгерә, иптәше аны куа. Тота алса, иптәше йөгерә, ә үзе эт була.)

Куучы. Ике сикерәм –

Хәзер эләктерәм!

(Йөгерүче бер “бүкән”нең алдына килеп утыра.)

Йөгерүче. Мин булам “бүкән”,

Йөгерсен бүтән.

(Аның янындагы элекке “бүкән” сакчы була, ә өченче кеше куян булып йөгерә, уен шулай дәвам итә.)

 

Имән. Менә җилләп тә алдык, күңелләр күтәрелеп китте.

Каен. Әйе, бик матур уен булды.

Чыршы. Рәхәтләнеп күңел ачтык, уйнадык.

Юкә. Рәхмәт сезгә, дусларым!

Агачлар (бергә.) Онытмагыз, дуслар,

Без һәрвакыт файда китерүче агачлар!

 

Ирек. Рәхмәт сезгә, агачлар,

Онытмабыз без сезне.

Агачлар утыртырбыз,

Матурлык тудырырбыз.

Гүзәл (балаларга карап.) Дусларым! Әйдәгез бергәләп урмандагы дусларга  җыр бүләк итик.

Балалар. Әйдәгез, күңелле булыр. (Балалар бергәләп күмәк җырлыйлар.)

 

Җыр “Урманда йөрүләре” А.Минһаҗев сүз.

 

Урман хуҗасы. Менә нинди матур эчтәлекле җыр, рәхмәт, балалар.

Ә сез, нәни дусларым, агачларның файдасы бик күп булуы турында онытмагыз. На­рат, чыршы ага­чларының ылы­сы ке­ше өчен фай­да­лы эфир мае бү­леп чы­га­ра. Ал­лер­ги­я­дән ин­те­гү­че­ләр өчен дә бик фай­да­лы. Каен агач­ның яф­рак­ла­ры һәм бө­ре­лә­ре бө­тен төр авы­ру­га да дә­ва бу­ла ала. Пин­не­ге бе­лән сез дә ча­бы­на­сыз, балалар. Имән ке­ше­ләр­не көч­ле энер­гия бе­лән ту­ен­ды­ра. Юкә агачының чәчәге салкын тиюдән һәм күп төрле авырулардан файда китерә. Туктагыз әле, гел онытып җибәргәнмен. Мин урман турында күп белүче, тыйнак балаларны бик яратам, хөрмәт итәм. Урманда яшәүче барлык терлек тә шулай. Акыллы балаларны үз итә, күчтәнәчләре белән сыйлый. Мин сезгә күчтәнәчләр җибәрәм, кайткач бергә-бергә тәмләп чәй эчәрсез. Менә сезгә бал кортлары юкә чәчәгеннән җыйган тәмле бал, каен җиләге, хуш исле үләннәр.

Гүзәл. Бик зур рәхмәт күчтәнәчләр өчен, Урман хуҗасы. Без инде кайтыйк, рәхмәт барыгызга да. Агачларның серләрен, урманның да иң зур байлык икәнен без аңладык. Күчтәнәчләр белән бергәләп чәй эчәрбез.

Балалар (бергә.) Сау булыгыз, дуслар!

 

Татарстан Республикасы

Мамадыш шәһәре

“10 нчы санлы “Миләшкәй” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ГАЛКИНА РОЗА ПАВЕЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий