Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Юлда һәрчак бул уяу!”

iМәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе.
Максат:

Балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү.

Юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру.

Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкларын үстерү.

Әзерлек эшләре: юл билгеләре, машина макетлары, уеннар өчен атрибутлар, стенада газеталар, балалар рәсемнәреннән күргәзмә.

 

 

Алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле дуслар!
(Бик кызуланып, оныгын этеп-төртеп әби чыга һәм светофорның кызыл утында юл аша чыгарга тели)
Светофор: (сыбызгы сызгырта) Әби! Тукта, кызыл ут яна бит!
Әби: Ашыгам, ашыгам! Өч күзле нәмәстәкәй, юлымны бүлмә әле. Бакчага ашыгам!
Светофор: Әби, минем кемлегемне дә белмисеңмени? Светофор булам мин, юл иминлеге саклыйм. Кызыл ут янганда юл аркылы чыгарга ярамый, әби.
Әби: Балалар бакчасында “Юл йөрү кагыйдәләре” турында кичә була икән, баламны шунда илтәм.
Светофор: Бик яхшы, ашыксагыз да, яшел ут янганын көтәргә кирәк, әби.
Әби: Рәхмәт, син бик игелекле икәнсең үзен, без бакчадан шуларны өйрәнеп кайтырбыз инде, алайса.

Светофор: Әйдәгез, мин сезне озатам (китәләр).
Музыка астында залга балалар керәләр, ике командага бүленеп утыралар.

Алып баручы: Исәнмесез, кунаклар, дуслар, балалар! Бүген без “Юлда һәрчак бул уяу!” дип исемләнгән уен-ярышка җыелдык.

Җыр: “Сак булыйк”

1 нче конкурс: “Сәламләү”

1 нче команда. ”Юл билгеләре”
Кыз: Кояшның шаян нурлары
Иркәли безне иртән.
Күңелле, тапкыр уеннар
Күптәннән безне көткән.

Малай: Әти-әниләребез
Бик борчылмасын өчен,
Машинада шофер абый
Тынычлап йөрсен өчен,

Кыз һәм малай бергә:
Юл йөрү кагыйдәләрен
Әйбәт белергә кирәк,
Белгәннәрне без күрсәтик
Бәйрәмне башлыйк тизрәк!

Кыз: Юлда аркылы сызык күрсәң,
Булыр чыгу урыны
Ул булмаган җирдән чыксаң,
Машина бүләр юлыңны.

Малай: Ак, кара тасмалар буйлап
Җәяүле горур атлый .
Чөнки белә: шушы билге
Гомерен уяу саклый.

2 нче команда “Светофорлар”
Кыз: Юлларда без көн саен,
Күрәбез светофорлар.
Юлда барган һәр кешене
Кисәтеп тора .

Малай: Кызыл төсе әйтә безгә:
Юл аркылы син чыкма.
Тукта, тукта, әз генә көт
Кузгалырга ашыкма.

Кыз: Сары төсе кисәтәдер:
Әзерлән, дустым, хәзер.
Юлны аркылы чыгарга
Бул инде син гел әзер.

Малай: Сары ут сүнсә әгәр,
Яшеле тиз кабына.
Инде, җәяүле, ашык
Юлның аргы ягына.
Кыз һәм малай бергә:
Светофорның бу эше
Һәркемгә дә кирәкле.
Моның өчен аңа бит
Барысы да рәхмәтле.

 

2 нче конкурс. “Табышмак әйтәм, тиз тап”

Авызы юк, борыны юк,
Тик бар аның өч күзе.
Урамдагы хәрәкәтне
Көйләп торадыр үзе (Светофор)

Бу машина – трамвай түгел,
Түгел бу автобус та.
Аңа бензин салмасаң да,
Ут белән йөри оста. (Троллейбус)

Сайрамый, оя да кормый,
Кешеләр һәм йөк ташый.
Кем миңа әйтер икән,
Ә бу нинди кош икән? (Самолет)

Уф-уф сулар,
Уфтанса да, алып китәр.
Ике көпчәкле арба,
Барыр җиреңә җитәр. (Поезд)

Нинди гаҗәп бер өй бу.
Һәр ягы тәрәзәле.
Аяклары резина.
Дустым, шуны бел әле. (Автобус)
Алып баручы: Булдырдыгыз, балалар!

Музыкаль пауза

Йөгереп Шәлпә колак (Шапокляк) керә. ( Кулында сумка, тычканы белән балаларны куркытып ала).
Алып баручы: Әбекәй, нигә безнең бәйрәмне бозып йөрисең?
Шәлпә колак: Мин нинди әбекәй булыйм ди, мин данлыклы Шәлпә колак.
Алып баручы: Без синең Ларискаңнан курыймыйбыз, без аны ирис белән сыйлыйбыз. Сумкаңда нәрсәләр ул?
Шәлпә колак: Нәрсә булсын, юл кырыенда ниндидер рәсемнәр тора иде, үзләре матур, машиналарга комачауламасыннар дип җыеп алган идем бит. Кисеп тә бетердем (Күрсәтә)
Алып баручы: Ах, Шәлпә колак, син нык ялгышлык эшләгәнсен бит, ул рәсемнәр юл билгеләре дип атала, машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә бик кирәк бит алар. Син бу билгеләрнең нәрсә аңлатканнарын беләсеңме син?

Шәлпә колак: Юк, белмим.
Алып баручы: Менә хәзер балалар сиңа ул билгеләрне җыеп нәрсә аңлатканын әйтеп бирерләр.

 

3 нче конкурс “Юл билгеләрен җый”

(Командалар җыя, карап утырган балалар аңлата)

Беренче бала: Олы юлда бик күп алар

Мондый тамга – билгеләр.

Ерактан ук күренәләр,

Гүя маяк – өлгеләр.

Икенче бала: Ерак түгел, диеп, чәйгә,
Тәмле аш һәм боткага.
Ач “үләм” дигән чагыңда,
Шушы билге коткара.

Өченче бала: Бу билгегә карасаң,
Сөенеп тә куярсың.
Ярый әле машина
Алмаганнар әтиләр,
Велосипедта гына
Йөрергә кирәк диләр.

Дүртенче бала: Бу билгене күргәч тә,
Сөенә авырулар.
Димәк, якында гына,
Ярдәм күрсәтүчеләр.

Бишенче бала: Менә бу билге кисәтә
Шоферларны шул хакта:
Игътибарлы булыгыз, ди,
Җәяүле үткән чакта.

Алтынчы бала:
Бу билгене белү кирәк,
Аны белү мөһим бигрәк.

Утырып булмый аннан башка
Трамвайга-автобуска.
Тукталышларда бу билге
Әверелә чып-чын дуска.

Җиденче бала: Юлда йөрсән, бул өлгер,
Юл кагыйдәсен нык бел.
Светофорның һәрбер төсен,
Юлның билгеләрен бел.

Алып баручы: Белдеңме, Шәлпә колак. Ә безнең балалар җәяүлеләр чыгу урынын һәм светофорны хәзер ясап та күрсәтерләр.

 

4 нче конкурс

1 нче бала беренче ак юлны сузып сала
2 нче бала икенче ак юлны сузып сала
3 нче бала өченче ак юлны сузып сала
4 нче бала дүртенче ак юлны сузып сала
5 нче бала бишенче ак юлны сузып сала
6 нчы бала светофорның кызыл утын куя
7 нче бала светофорның сары утын куя
8 нче бала светофорның яшел утын куя.

Шәлпә колак: Ай, балалар, миңа ничек аңлаттыгыз әле. Сез әйбәт җәяүлеләр. Ә менә карыйк әле, сездән нинди шофёр чыгар икән?

5 конкурс “Шофёрлар”

Һәр командадан ике бала руль тотып йөгерәләр.
Шәлпә колак: Булдырдыгыз, балалар. Хәзер мин дә йөреп карыйм әле, кая әле минем сәпитем. (Самокатка баса һәм егыла). Ай-ай-ай.
Алып баручы: Әй, Шәлпә колак, кая, мин синен аягыңны бәйлим әле (бинт белән аягын бәйли).
Шәлпә колак: Рәхмәт. Минем беләсем килә, беренче ярдәмне балалар да күрсәтә белә микән?

 

6 нчы конкурс “Беренче ярдәм”

Команданың бер баласы каршы якка барып утыра.
2 нче бала йөгереп барып бинт илтә.
3 нче бала йөгереп барып, бинт белән аягын бәйли.
4 нче бала йөгереп барып куртка илтә.
5 нче һәм 6нчы балалар барып алып кайталар (авыру бала бер аякта сикереп бара)
Алып баручы: Менә, күрдеңме, Шәлпә колак, самокат белән дә сак булырга кирәк.
Син әле юлларда тәртип саклаучыларны да белмисендер?
Шәлпә колак: Юк, белмим.
Балалар: Полицейский, ГИБДД хезмәткәрләре.
Алып баручы: Бик дөрес, безнең чираттагы конкурста сез барыгыз да ГИБДД хезмәткәре булып карарсыз.

 

7 конкурс “ГИБДД хезмәткәре”

Командалар йөгереп барып һәрберсе костюм, фуражка киеп карыйлар.

Шәлпә колак: Булдырдыгыз, балалар, мин дә бик күп әйберләр белдем, рәхмәт сезгә.

Алып баручы: Син дә инде башка ялгышлар җибәрмә.

Шәлпә колак: Сау булыгыз, балалар. (Чыгып китә)

Алып баручы: Балалар, безнең уен – ярышыбыз ахырына килеп җитте. Белемнәребез тигез, шунлыктан безнең дуслык җиңде.
Сез булдырдыгыз!

Кичә җыр белән тәмамлана.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“167 нче номерлы татар телендә белем һәм тәрбия бирүче

катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ИБРАҺИМОВА ЛИЛИЯ ИЛДАР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий