Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Тылсымлы су”

img29Әзерлек төркемендә экологик тәрбия буенча эксперименталь дәрес

 

Максат: балаларны суның төрле халәте белән таныштыру; табигатьтә су әйләнеше турында белемнәрне ныгыту; суга сакчыл караш тәрбияләү, яз һәм кыш көннәрендә боз өстендә, термос белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату.

Җиһазлау: 2 банка, 3 стакан, гуашь, чәй калаклары, шикәр, ком, кайнар су белән термос, көзге, боз кисәкләре, рәсем, салфетка.

Индивидуаль эш: Ралина белән.

Сүзлек өстендә эш: пар хәлендә, боз йөзә, сыеклык.

 

 

Эшчәнлек барышы

 

Балалар, шөгылебезне башлыйбыз. Мин сезгә табышмак әйтәм :

Без җыелып торган күлләвектә,

Иделдә һәм диңгездә,

Каткан боз кисәгендә,

Урманның томанында,

Кайнап чыккан чәйнектән

Чыгабыз без пар булып,

Чәй, шикәр салсаң безгә

Әйләнәбез баллы чәй булып.

Сүз нәрсә турында бара?

Б: Су турында.

Т: Дөрес, без бүген су турында сөйләшербез. Аның үзенчәлекләре б-н танышырбыз. Искә төшереп үтик әле, су кешеләргә ни өчен кирәк? Балалар, шөгылебезне башлаганчы Азалия безгә шигырен сөйләп үтәр.

Табигаттә су әйләнештә бит һәрчак,

Әле кар булып ята,

Әле бозга әйләнә,

Әле су булып җиргә яңадан ята.

Ул ага таулардан,

Ул ага чишмәләрдән,

Тирә-якка карагыз –

Бар җирдә тылсымлы су!

 

Т: Суның үзенчәлекләре белән танышу өчен мин сезне Тылсымлы су патшалыгына чакырам. Сез ризамы?

Йомшак суны алабыз,

Күзләребезне йомабыз,

Рәхәтләнеп уйный-уйный

Су патшалыгына барабыз.

(Өстәлләр янына барып басабыз.)

 

Т: Б-р, карагыз әле сезнең алда 2 банка- берсендә су, икенчесендә –сөт. Без суның нинди булуын ачыклыйбыз.

Б: Су – чиста, үтә күренмәле.

Т: Нигә сез алай дип уйлыйсыз?

Б: Суда предметлар күренә, ә сөттә күренми .

Т: Ә хәзер күз алдыгызга китерегез: балыклар сөттә йөзсә нишләрләр икән?

Б: Үләләр.

Т: Балыкларга чиста су кирәк. Ә суның тәме бармы? (Эчеп карау)

Б: Юк.

Т: Ә суга берәр әйбер кушсак тәме барлыкка киләме?

Б: Әйе.

Т: Ә суның исе бармы?

Б: Суның исе юк (Иснәп карау)

Т: Ә хәзер сулы стаканны алыгыз да икенче стаканга салыгыз. Су нишли?

Б: Су ага, ул сыеклык хәлендә.

Т: Димәк, су белән нишләп була?

Б: Юынырга, эчәргә, сибәргә.

 

Ә хәзер әйдәгез ял итеп алабыз.

Уен: “Яр-су”

 

Т: Ә хәзер, әйдәгез, искә төшереп үтик әле. Урамда салкын, су нишли салкында?

Б: Бозга әйләнә.

Т: Боз нинди?

Б: Боз каты, шома, салкын.

Т: Җылыда боз нишли?

Б: Эри.

Т: Ә сулы савытка салсак, боз нишли?

Б: Йөзеп йөри.

Т: Ә нигә ул батмый икән? (Җавапларны тыңлау)

Т: Димәк, боз эчендә һава бар, шуңа ул батмый. Ә хәзер, әйдәгез, термосны алабыз. Без нәрсә күрәбез?

Б: ПАР.

Т: Ә пар нәрсә ул?

Б: Су.

Т: Дөрес, б-р, пар – ул су. Моны белер өчен без көзге алабыз да парга куябыз. Көзгедә су җыела.

Без сезнең белән парның су булуын күрдек. Ул ПАР халәтендә. Кабатлыйбыз: ПАР халәтендә.

Ә хәзер рәсемгә карагыз әле, сез нәрсә күрәсез? (Су әйләнеше)

Т: Б-р, без сезнең белән суның 3 хәлен тикшердек .Ул сыек, боз, пар халәтендә була ала.

Ә хәзер суны бергәләп тикшерәбез. Суга шикәр салабыз, ул нишли ?

Б: Эри.

Т : Суга ком салабыз – ул нишли?

Б: Төпкә утыра.

Т: Гуашь салгач нишли?

Б: Төсе үзгәрә.

Т: Б-р, без сезнең белән суның ничек үзгәрүен карап үттек. Тәҗрибәләрдән чыгып без сезнең белән суның ни өчен кирәклеген билгеләп үттек. Кабатлыйбыз.

Т: Б-р, без сезнең белән бүген ниләр турында сөйләштек? Без бүген кайда булдык? (Тылсымлы су патшалыгында). Без сезнең белән ниләр белдек?

Т: Ә хәзер, әйдәгез, күзләребезне йомып 3 кә кадәр саныйбыз да б-р бакчасына кайтабыз.

Сез бүген бик яхшы җаваплар бирдегез, рәхмәт сезгә!

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “82 нче катнаш төрдәге “Көнбагышкай” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

САБИРОВА ЛӘЙСИРӘ РАФАЭЛЬ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий