Яңа фикерләр:

postheadericon Юл билгеләре турында шигырьләр

зебраМенә гади генә юл,

Аннан кешеләр бара.

Монда бит махсус тамга,

Исеме аның “зебра”.

***

 

Җәяүлеләр юлы аша

Чыгыгыз каршы якка.

“Зебра” сызыклары кебек

Буялган ул юл акка.

***

 

шлагӘгәр өчпочмак эчендә

Паровоз гына булса,

Ул паровоз торбасыннан

Төтен чыгарып торса,

Димәк, юлның бу өлеше

Шлагбаумсыз гына-

Әйбәтләп, як-якка карап

Үтеп кит син, сак кына!

 

***


дети
Бу билгене күрсәләр,

Шоферлар уйланалар.

Димәк, тиздән мәктәп бар.

Игътибарга балалар.

***

 

Тынып тора моторлар,

Игътибарлы шоферлар,

“Мәктәп! Балалар бакчасы!”

Дип билгеләр торалар. (“Балалар”)

***

 

peshehod-znakМенә бу билге кисәтә

Шоферларны шул хакта:

Игътибарлы булыгыз, ди,

Җәяүле үткән чакта.

***

 

 

 

сырх

 

Бу билгене күрсәләр,

Сөенә авырулар.

Димәк, якында гына

Ярдәм күрсәтүчеләр.

***

 

 

 

%d0%ba%d0%b0%d1%84%d0%b5Ерак түгел, диеп, чәйгә,

Тәмле аш һәм боткага.

Ач, “үләм” дигән чагыңда,

Шушы билге коткара.

***

 

 

 

%d0%b2%d0%b5%d0%bb%d0%be%d1%81Бу билгегә карасаң,

Сөенеп тә куярсың.

Ярый әле машина

Алмаганнар әтиләр,

Велосипедта гына

Йөрергә кирәк диләр.

***

 

 

 

%d0%b0%d0%b2%d1%82%d0%be%d0%b1Бу билгене белү кирәк,

Аны белү мөһим бигрәк.

Утырып булмый аннан башка

Трамвайга-автобуска.

Тукталышларда бу билге

Әверелә чып-чын дуска.

***

 

Юл билгеләре безгә

Бик күп нәрсә әйтәләр.

Кирәк чакта боералар,

Кирәк чакта кисәтәләр,

hәләкәтләр булмасын дип,

Телидер hәрбер йөрәк.

Шуңа күрә дә йөргәндә,

Бик сак булырга кирәк.

***

 

Олы юлда бик күп алар

Мондый тамга – билгеләр.

Ерактан ук күренәләр,

Гүя маяк – өлгеләр.

***

 

Юлда йөрсән, бул өлгер,

Юл кагыйдәсен нык бел.

Светофорның һәрбер төсен,

Юлның билгеләрен бел.

***

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий