Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Юлда йөрсәң уяу бул!”

i4-5 яшьлек балалар өчен

 

Белем өлкәләрен интеграцияләү: социаль-коммуникатив үсеш өлкәсе, танып белү үсеш өлкәсе, нәфасәти үсеш өлкәсе

Максат: 

  1. Балаларны светофор һәм аның төсләре белән таныштыру. Юл кагыйдәләре турында белемнәрен тирәнәйтү.
  2. Урам хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең әһәмиятен искәртү, балаларны игътибарлы булырга өйрәтүне дәвам итү, сөйләм телләрен үстерү.
  3. Җәмәгать транспортында үзеңне әдәпле тоту, үз-үзләрен тәртипле тотарга күнектерү. Юл аркылы чыкканда бер-берсенә ярдәм итү теләген тәрбияләү.

 

Җиһаз: светофор, зебра юлы, магнитофон язмасында җыр “Шофер буласым килә”,  транспорт төренә табышмаклар, юл билгеләре, уен өчен пазллар, проекторда дидактик уен “Нәрсә артык?”

Индивид.эш: Алия, Малик белән.

Сүзлек өстендә эш: тротуар, зебра, подземный переход, дорожные работы, пункт первой помощи, билет, йөк машинасы, пешеходный переход.

Алдан эшләнгән эш: әңгәмәләр, рәсемнәр карау, прогулкада машиналар карау, шигырьләрне ятлау.

 

Барышы:

Тәрбияче: Бүген безгә бик күп апалар, кунаклар килгән. Әйдәгез исәнләшик кунаклар белән.

Балалар: Исәнмесез, хәерле көн!

 

Психогимнастика

Кулларга без тотындык,

Бер-беребезгә елмайдык.

Җылы китте кулларга,

Рәхәт булды дусларга.

 

Тәрбияче: -Сез сәяхәткә барырга яратасызмы?

-Без бүген сезнең белән юл йөрү билгеләре иленә сәяхәткә барабыз.

-Ә без нәрсәгә утырып бара алабыз?

-Моның өчен мин сезгә табышмак әйтәм, сез игътибар белән тыңлагыз.

Нинди гаҗәеп өй бу?

Һәр ягы тәрәзәле

Аягында резина,

Бар ашаганы бензин

Бу нинди өй? (Автобус)

(Җавап тыңлана)

-Әйе, балалар дөрес.

 

Тәрбияче: Әйтегез әле, автобус ни өчен кирәк соң?

Балалар: Кешеләр йөртер өчен автобус кирәк, ерак юлларга барыр өчен кирәк.

-Автобуста йөрүче кешеләрне кемнәр дип атыйлар?

Балалар: Автобуста йөрүче кешеләрне пассажирлар дип атыйлар. (Бергәләп әйтәләр)

Тәрбияче: Автобусның кайсы ишегеннән керергә кирәк соң балалар? (Арткы)

-Ә кайсы ишегеннән төшәбез? (Алгы)

Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, автобуста үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшереп китик.

Балалар: Автобуста барганда бер-береңә комачауларга ярамый. Тәрәзәдән башны, кулны чыгарырга ярамый. Кычкырып сөйләшергә ярамый. Шофер белән сөйләшергә ярамый. Чүпләргә, музыка тыңларга ярамый. Йөгереп йөрергә ярамый. Өлкәннәргә урын бирергә кирәк.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Автобус тукталышына бару өчен юлыбызны дәвам итик. Балалар, ни өчен соң туктап калдыгыз әле?

Балалар: Автобус тукталышы билгесе тора.

(Билгесен күрсәтәм). Кайдан белдек автобус тукталышы икәнен?

Балалар: Автобус төшкән рәсем тора.

Тәрбияче: -Автобуста утырып барыр өчен кассадан нәрсә сатып алырга кирәк әле?

Балалар: Билетлар сатып алырга кирәк.

Тәрбияче: - Ә хәзер автобуска этешмичә генә урындыкларга кереп утырабыз. Кызларны алдан кертәбез. (Балалар утыралар). Шәһәр урамында күп төрле машиналар, трамвайлар, автобуслар үтеп йөри. Бик сак йөрергә кирәк.

Машиналар чаба юлдан,

Тукта, ашыгып чыкма,

Юл йөрү кагыйдәсен

Беркайчан да онытма!

 

 Табышмак

Тимер канатлы кош,

Безнең яраткан дус ул. (Самолет)

 

Тәгәрмәчләр өстендә

Зур гына арбасы бар.

Арбаның эченә салып

Бик күп йөкләр ташыйлар. (Йөк машинасы)

 

Шофер:Сак булыгыз, ишекләр ябыла.

Автобус кузгалып китә (тавыш чыгара)

Шофер: Дусларым, без Юл билгеләре иленә килеп җиттек.

Тәрбияче: Балалар, кайсы ишектән төшәбез? (Алгы ишектән). Саклагыч каешларын ычкындырдык, әкрен генә төшәбез.

-Балалар, карагыз әле, алда ике төрле юл ята – машиналар һәм кешеләр йөри торган юл. Без кайсы юлдан барырбыз икән? (Тар юлдан барырбыз) Киң юлдан безнең нәрсәләр йөри әле?

Балалар: Машиналар.

Тәрбияче: Ә тар юлдан кемнәр йөри?

Балалар: Кешеләр.

Тәрбияче: Кешеләр – җәяүлеләр, йөри торган юлны икенче төрле тротуар дип атыйлар. (Бергәләп әйтәләр)

-Әйдәгез әле сезнең белән тротуардан гына барыйк. (Бергәләп әйтәбез)

 

Физминутка

Тротуардан атлыйбыз (бер урында атлап тору)

Кагыйдәне саклыйбыз (бармак белән яныйбыз):

Урам аша чыкканда (аякларны югары күтәреп)

Сулга, уңга карыйбыз.

 

– Ә хәзер юлыбызны дәвам итик. Игътибар белән карагыз әле: безнең каршыбызда нинди юл? (Зебра).

– Сезнең игътибар иткәнегез бар микән бакчадан кайтканда ул билгегә? Ул җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу тамгасы. (Юл билгесен күрсәтәм) Бик игътибарлы булырга кирәк.

– Юлның кайсы урыныннан гына чыгарга кирәк? (Зебрадан)

-Каршыбызда нәрсә басып тора?

Балалар: Светофор диләр.

 

Тәрбияче: Мин сезгә бер табышмак әйтәм:

Авызы юк, борыны юк

Тик бар аның өч күзе

Урамдагы хәрәкәтне

Көйләп торадыр үзе (Светофор)

-Я, нәрсә ул, балалар?

Тәрбияче: Дөрес, балалар светофор. Светофорның өч төсе бар. Берсе – кызыл төс, икенчесе – сары төс, өченчесе – яшел төс. Кызыл төс янгач туктап торабыз, сары төс янгач сабыр итәбез, әзерләнәбез чыгарга, яшел төс янгач атлап китәбез юлдан. (Яндырып күрсәтәм).

- Светофор кайда тора соң ул, ни өчен кирәк?

Балалар: Светофор юл чатында, юл хәрәкәтен көйләп тора:

Бала: Кызыл төс: “Туктап тор”!- ди.

Сары төс: “Сабыр ит!”- ди.

Яшел төс: “Чыгып кит”- ди.

 

– Балалар карагыз әле кем килә анда? (Әби)

Әби керә: Әби зебрада басып тора.

– Исәнмесез, балалар. Миңа юл аркылы чыгарга ярдәм итегез әле. Кибеткә бара идем.

Бала:

Юл аркылы чыкканда

Кара сулга һәм уңга.

Машина килгәнен күрсәң

Син көт бик сабыр гына.

 

Тәрбияче: Булышабызмы, балалар? Әйдәле, әбине юл аркылы чыгарып куйыйк әле. (Ике бала култыклап чыгара, артыннан балалар чыга)

– Светофорның нинди уты янгач кына чыгабыз әле? (Яшел)

 

Тәрбияче: Балалар, мин сезгә юл билгеләрен күрсәтәм.

  1. Бу нинди билге?(Машиналарга керергә ярамый)
  2. Трамвай тукталышы билгесе.
  3. Якында гына ашыгыч ярдәм күрсәтү пункты дигәнне аңлата.
  4. Подземный переход.

 

Табышмаклар әйтәм:

Уф-пуф сулар,

Уфтанганда алып китәр

Барыр җиреңә җитәр (Поезд)

 

Кылга асылына,

Тимергә таяна,

Утыртып чаба

Теләсәң кая (Трамвай)

 

Кечкенә генә өйчекләр

Урам буйлап йөгерә.

Кешеләрне һәркөнне

Кирәк урынга җиткерә. (Машиналар)

 

Дидактик уен: “Өлешләрдән машина төзе”, “Нәрсә артык?”.

Тәрбияче: Безгә дә кайтырга вакыт җитте. Хәзер зебра аша чыгып кире автобус тукталышына барабыз. Бакчабызга кайтып китәбез. Шуның белән безнең кичәбез тәмам, игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз. Кире автобуска утырып китәбез.

Тәрбияче: Без кая бардык?

-Юл йөрү билгеләре иленә сәяхәткә бардык.

-Өйгә кайткач әти-әниләрегезгә нинди юл йөрү билгеләрен белүегез турында сөйләрсез?

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “82 нче катнаш төрдәге “Көнбагышкай” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

КУЗНЕЦОВА МАХИМ ШУКУР КЫЗЫ,

югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

ИСМАГУЛОВА ЛАНДЫШ ӘНӘС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий