Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Зәңгәр күл”

2fons-ru-699093-4 яшьлек балалар өчен

 

Максат: балаларның геометрик фигураларны һәм төсләрне аера белүләрен ныгыту, унга кадәр саный белүне кабатлау, карандашларны дөрес тота белүне ныгыту, рәсем ясауга кызыксыну уяту, кыюлык, җитезлек, ярдәмчеллек тәрбияләү.

Җиһазлар: магнитофон, карта, тау куышы (пещера), тау, боз сөңгеләре һәм күл рәсемнәре, төрле төсләрдә төрле геометрик фигуралар, саннар, төсле карандашлар, ак кәгазьләр.

Алымнар: сюрприз момент – Ак аю, музыка, физкультминутка, рәсемнәр карау, геометрик фигуралар җыю, сорауларга җавап бирү, унга кадәр санау, әңгәмә, рәсем ясау.

 

Шөгыль барышы.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. Хәлләрегез ничек? Сез бүгенге дәрескә әзерме?

Балалар: – Исәнмесез! Әйбәт. Әйе.

Тәрбияче: Балалар, беләсезме, сезнең янга килгәндә юлда миңа кем очрады? Ак аю. Ул үзенең урмандагы дусларына ярдәм итүебезне сорады. Урмандагы күл калын кар белән капланган икән. Ә анда җәнлеклекләр тимераякта шуарга яратканнар, хәзер менә шуа алмыйлар, ди.  Аларга яңа күл кирәк. Балалар, ярдәм итәбезме җәнлекләргә?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Менә Ак аю миңа шул күлгә бару юлын – картасын биреп калдырды. Әйдәгез карыйк әле (картаны элеп куя).  Анда барып җитәр өчен безгә күп кенә каршылыкларны үтәргә туры киләчәк. Иң беренче кая барырга кирәк, бу нәрсә икән, балалар?

Балалар. Пещера, тау куышы.

Тәрбияче. Әйе, дөрес. Бу – тау куышы. Икенчесе нәрсә?

Балалар. Тау.

Тәрбияче. Дөрес. Һәм аннары кая килеп җитәбез инде?

Балалар. Күлгә.

Тәрбияче. Әйе, балалар. Әйдәгез, киттек тау куышына.(Картаны карау). Анда барыр өчен безгә юлларга чәчелгән өчпочмакларны җыеп алырга кирәк. Менә монда төрле-төрле фигуралар, безгә бары тик өчпочмаклар гына кирәк, игътибарлы булыгыз, балалар.

 

(Балаларга төрле фигуралар таратыла, алар өчпочмакларны җыеп алалар. Бу вакытта акрын гына җитез музыка куела).

Тәрбияче: Афәрин, балалар. Булдырдыгыз! Менә без тау куышына килеп тә җиттек. (Тау куышы рәсемен карау). Ә анда боз сөңгеләре. Тау куышы аша узар өчен аларны эретергә кирәк. Аның өчен, әйдәгез, җылынып алыйк.

 

(Физкультминут)

Торып бастык. Бер – кулларны алга суздык, ике – үзебезне кочаклыйк, өч – сикереп алыйк. Бер – кулларны янга суздык, ике – үзебезне кочаклыйк, өч – әйләнеп алыйк. Афәрин, балалар. Әйдәгез әле, тагын бер кабатлап алыйк әле. (Кабатлау). Җылындыгызмы?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Менә безнең җылылыктан боз сөңгеләре эреде дә. Куыштан чыктык, алдыбызда биек тау (рәсем карау). Картага күз салыйк әле, балалар. Ниләр ясалган монда?

Балалар. Түгәрәк.

Тәрбияче. Дөрес, балалар, тауга менәр өчен безгә зәңгәр түгәрәкләрне җыярга кирәк икән. Һәркем берәр зәңгәр түгәрәк сайлап алырга тиеш.

 

(Төрле төсле түгәрәкләр арасыннан һәр бала берәр зәңгәр түгәрәк сайлап ала. Шулай ук музыка куела).

Афәрин, балалар, акыллылар икәнсез. Юлны ачтыгыз, тауга да мендек. Бигрәк биек тау, ничек төшәрбез икән? Картага тагын бер карап алыйк әле. (Картага карыйлар). Биредә саннар сурәтләнгән, ләкин аларның урыннары буталган. Аларны рәттән тезергә кирәк. Сез бит саный беләсез, балалар. Әйдәгез әле унга кадәр санап санап күрсәтегез әле. (Балалар унга кадәр саныйлар, тәрбияче саннарны рәттән тезеп куя)

Балалар:  Бер, ике, өч, … , ун.

Тәрбияче: Афәрин, балалар. Булдырдыгыз, сез бик тырышлар. Таудан да бик тиз төшеп җиттек. Күлгә дә якынаябыз.

(Балаларга ак кәгазь битләре таратыла).

Ә хәзер үзебез җыеп алган түгәрәкләрне кулларга алыйк. Аларны кулланып, алдыбыздагы ак кәгазләргә түгәрәк төшерик.

(Балалар түгәрәкләрне трафарет кебек кулланып түгәрәк күл рәсеме ясыйлар.)

Түгәрәкләр нинди төстә?

Балалар. Зәңгәр.

Тәрбияче. Әйе, зәңгәр. Димәк, рәсемебезне дә зәңгәр төскә буяп куыйк. (Буйыйлар). Менә, балалар, бик матур килеп чыкты безнең зәңгәр күл. Матур һәм чиста. Без бу рәсемнәребезне элеп куярбыз. Ак аю аларны күреп алыр. Урман җәнлекләрен сөендерер. Аларга без ясаган күлләр ошар.

Менә шуның белән безнең бүгенге шөгылебез тәмам. Сезгә ошадымы, балалар?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Бик яхшы. Киләсе шөгылләребез тагын да кызыклырак булыр. Сау булыгыз.

Балалар. Сау булыгыз.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“175 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ЗАРИПОВА АЛИСӘ ИЛДАР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий