Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Сәяхәт”

34947744-travel-the-world-monument-concept-stock-photoЗурлар төркемендә сөйләм теле буенча эшчәнлек план-конспекты.

 

Максат: тирә-юньне танып белүдә кызыксыну уяту, үзләренең уй-фикерләрен иптәшләре һәм өлкәннәр белән уртаклашу теләген үстерү.

Белем бирү бурычы: чәчәкләр турындагы белемнәрен ныгыту, әкиятләр, табышмаклар белән кызыксынуларын арттыру, традицион булмаган алым – шәм белән рәсем ясау буенча күнекмәләрен ныгыту.

Үстерү бурычы: балаларда уйлап табу һәм күзаллау сәләтен, бәйләнешле сөйләм телләрен, логик фикерләүләрен үстерү.

Тәрбия бурычы: башлаган эшләрен ахырына җиткерергә өйрәтү, чисталык, пөхтәлек тәрбияләү.

Өләшү материаллары: рәсем ясау өчен ½ альбом битләре, буяулар, пумалалар, шәмнәр, су өчен банкалар.

Күрсәтмә материаллар: “Кызыл Калфак” әкиятеннән иллюстрацияләр, табышмак уйлау өчен вак предметлы карточкалар, төсле квадратлар, түгәрәкләр, чигелгән кулъяулык.

 

 

Эшчәнлек барышы:

Балалар, мин сезне әкиятләр, табышмаклар, шигырьләр иленә сәяхәткә чакырам. Минем кулымда матур итеп чигелгән кулъяулык. Бу кулъяулыкны чиккәндә энә белән җеп бик тырышып эшләгәннәр. Менә безгә дә энә белән җеп юлын үтәргә кирәк. Мин энә, ә сез җепләр булырсыз.

 

 “Энә белән җеп” уены.

Бу тылсымлы кулъяулык. Аның почмаклары төенләнгән, һәр почмагына тылсымлы сүзләр яшерелгән. Без бүген шул сүзләрне табарга тиеш, шул вакытта гына кулъяулык чишелеп бетәчәк.

Балалар, кулъяулыкның бу почмагына сүзләр яшерелгән. Хәзер мин сезгә шигырьләр укыйм. Ә сез яшерелгән сүзләрне табып әйтегез.

 

“Шигырьне әйтеп бетер” уены.

  1. Өстемә кигәч чәчәкле күлмәк,

Кунды кызыгып чуар ……………..(күбәләк).

  1. Табыныбыз ай-яй-яй бай:

Катык та сөт, каймак та май.

Бөтенесе кунак сые!

Рәхмәт инде сиңа, ……………..(сыер).

  1. Сыгылмалы көянтәм,

Чәчәкле чиләкләрем.

Йөгерә-йөгерә су ташыйм,

Үсегез, ………………… (җиләкләрем).

  1. Тау астында чишмәбез,

Су алырга төшәбез.

Татлы суын без аның

Бик яратып……………(эчәбез).

 

Менә безнең нинди матур шигырьләр килеп чыкты. Кулъяулыкның бер почмагындагы сүзләрне таптык, бер төенен чишәбез.

 

Ә хәзер кулъяулыкның тагын бер төенен чишү өчен “Кызыл калфак” әкиятен үзгәртеп яңа әкият уйлап чыгарырга кирәк. Әйдәгез, әкиятне искә төшерик әле.

Әкият ничек башлана?

Кызыл калфак нинди?

Соры бүре нинди?

Әйбәт кызның киресе ничек була?

Усал бүренең киресе ничек була?

Әгәр дә Кызыл калфак урманда акыллы бүре белән очрашса, әкият ничек беткән булыр иде?

Әгәр акыллы бүре усал, кире кыз белән очрашкан булса, әкият ничек беткән булыр иде? (Балалар үз фантазияләреннән, хыялларыннан чыгып яңа әкиятләр иҗат итәләр.)

Рәхмәт сезгә, балалар, бик матур әкиятләр уйлап сөйләдегез. Менә кулъяулыкның икенче почмагы да чишелде.

Бүре белән Кызыл Калфак урман сукмагы буйлап әбигә киттеләр, алар үзләренең юлларында нәрсәләр очратырлар икән? (Җиләк, үләннәр, кошлар, агачлар, куаклар, чәчәкләр).

Ә нинди чәчәкләр икән ул? Әйдәгез, күзләрне йомабыз да шул чәчәкләрне күз алдына китерәбез.

Энҗе, синең күз алдына нинди чәчәк килде? (Ромашка-акчәчәк)

Ришат нинди чәчәк күрде икән? (Кыңгырау).

Алсу, синең күз алдына нинди чәчәкләр килде? (Энҗе чәчәк)

Ә хәзер без тылсымлы шәмнәр белән кәгазьгә шушы чәчәкләрне ясарбыз. (Традицион булмаган алым – шәм белән рәсем ясау).

Менә нинди матур букет барлыкка килде. Балалар, кулъяулыкның тагын бер төене чишелде. Анда шушы чәчәк исемнәре яшерелгән булган икән.

Балалар, сез нинди табышмаклар беләсез, әйтеп карагыз әле? (Балалар табышмаклар әйтәләр).

 

Рәсемле карточкалар ярдәмендә яңа табышмаклар уйлап чыгарырга өйрәнәсегез киләме? (ТРИЗ методы)

 

Әче (нәрсә әче булырга мөмкин) – сарымсак

Сары (нәрсә сары булырга мөмкин) – лимон

Түгәрәк (нәрсә түгәрәк булырга мөмкин) – шар

Табышмак уйлап чыгарабыз:

Әче, ләкин сарымсак түгел.

Сары, ләкин лимон түгел.

Түгәрәк, ләкин шар түгел.

Нәрсә булыр бу? (Суган)

(Балалар үрнәк буенча үзләре табышмаклар уйлап чыгаралар).

 

Булдырдыгыз, балалар. Менә без энә белән җеп юлыннан озак сәяхәт иттек. Кулъяулыктагы барлык төеннәр чишелеп бетте, барлык биремнәрне үтәп бетердек. Карагыз әле, нинди матур кулъяулык килеп чыкты.

Сезгә бүгенге эшчәнлек ошадымы? Нәрсә күбрәк ошады? Өйгә кайткач эшчәнлек турында кемнәргә сөйлисез? Сезнең тагын нәрсәләр турында беләсегез килә?

 

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

“Карадуган катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

НИГМАТУЛЛИНА РАУШАНИЯ ФАИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий