Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Көз бәйрәме”

p1010858Уртанчылар төркеме балалар өчен

 

Балалар музыка астында залга керәләр һәм ярымтүгәрәккә басалар.

 

Тәрбияче: Балалар, без буген сезнең белән елда утә торган көз бәйрәменә жыелдык. Карагыз әле, бүген безнең залыбызда ничек якты һәм матур. Тирә-юньдә төсле матур яфраклар янып тора. Бүген безгә бәйрәм килгән.

 

1 бала: Менә көз килде

Салкынча җилле.

Агачларда яфраклар

Саргайган инде.

2 бала: Как красиво всё кругом

Золотым осенним днём.

Листья жёлтые летят,

Под ногами шелестят!

3 бала: Уңыш җыелды

Һәм кошлар китте.

Матур көз ае

Килеп тә җитте.

4 бала: Всех гостей сегодня вместе

Мы не зря собрали,

Танцы, песни, прибаутки

Будут в этом зале!

5 бала: Көз килде, уңыш булды,

Табын сый белән тулды.

Рәхим итегез, дуслар,

Көзге бәйрәмгә!

6 бала: Давайте светлым этим днём

Про Осень песенку споём!

 

Песня “Осень”

Балалар урындыкларга утыралар, маскалар кигертелә.

 

Тәрбияче: Ә безнең бәйрәмебезнең төп кунагы – Алтын Көз күренми нигәдер. Әйдәгез, бергәләп аны чакырып карыйк.

Көз, Көз, алтын Көз,

Без сине бик көтәбез.

Бик моңсу безгә синсез,

Килче тизрәк безгә, Көз!

Тәрбиячеләр һәм балалар: Көз, Көз без сине көтәбез!

 

Матур көй яңгырый. Залга Алтын Көз керә

 

Көз. Мин, Көз, килдем сезгә.

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда.

 

Көз янына төрле хайваннар, кошлар шапкасы кигән балалар йөгереп килә.

 

Тычкан: Шалканны мин үземә алам,

Бик шалканны мин яратам.

Керпе: Алмалар бик тә тәмле,

Ярата аларны керпе!

Тиен: Ә мин тәмле гөмбәләрне,

Киптерәм агачка элеп.

Куян: Мин кәбестә һәм кишер яратам.

Аю: Ә мин тәмле бал белән барлык аюларны сыйлым!

Тәрбияче: Рәхмәт сиңа, Көз, күчтәнәчләрең өчен!

Көз: Ә мин сезгә күркәләр (шишкалар) алып килдем. Уен уйнап алабызмы!

 

Уен “Күркәләр җый”

 

Көз: Булдырдыгыз, балалар. Әле мин үзем белән төрле-төрле яфраклар да алып килгән идем. Әйдәгез әле, шул яфраклар белән биеп алыйк.

 

Көзге яфраклар белән бию

 

Көз: Балалар, сез бик матур биедегез. Ә хәзер урыннарыгызга утырыгыз, мин сезнең белән уен уйнап алам.

 

Уен “Яфракны җый”

 

Көз: Бу уенны да бик оста гына уйнап чыктыгыз сез.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, сез уйнаган арада күк йөзен болыт каплады.

 

Музыка яңгырый, балалар янына Яңгыр йөгереп чыга.

 

Яңгыр: Исәнмесез, исәнмесез!

Барысы бергә: Исәнмесез!

Яңгыр: Мин – Яңгыр,

Мин – Көз дусты.

Тәрбияче: Әйдә соң, безнең белән бәйрәм итәргә кал, Яңгыр.

Көз: Балалар, көз көне яңгыр ява. Без дә сезнең белән яңгырга әйләник әле һәм җыр җырлап китик.

 

Җыр “Яңгыр”

 

Тәрбияче кулына зонтик ала, һәм “Кояш һәм яңгыр” уенын уйната.

 

Яңгыр: Балалар, сезнең белән бик күңелле, тик миңа өйгә кайтырга кирәк, мине әнием көтә. Сау булыгыз, балалар, сау булыгыз, кунаклар!

Барысы бергә: Сау бул, Яңгыр!

Тәрбияче: Ә без бәйрәмебезне дәвам итәбез. Сезнең белән уен уйнап алабыз. Сез миңа көзге уңышны җыярга булышасызмы?

 

Уен “Уңыш җыябыз”

Ике обруч эчендә яшелчәләр, ә залның икенче башында кәрзиннәр. Ике бала обручтан бер яшелчә алып кәрзингә илтергә тиеш. Кайсысы тизрәк.

 

Тәрбияче: Көз, син бигрәк матур һәм юмарт, рәхмәт сиңа барысы өчен!

Балалар: Рәхмәт!

Көз: Балалар, миңа сезнең белән бик күңелле булды. Матур итеп җырладыгыз, биедегез һәм минем белән уйнадыгыз. Рәхмәт сезгә. Сау булыгыз!

Тәрбияче: Балалар,  менә бүгенге бәйрәмебез ахырына якынлашты. Әйдәгез Көз белән саубуллашабыз. Киләсе очрашуларга кадәр. Сау булыгыз!

 

 

Татарстан Республикасы

Казань шәһәре Совет  районы

“175 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

музыка җитәкчесе

РАМАЗАНОВА МИЛӘҮШӘ РИНАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий