Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Шалкан”

1801823-cde87f55ae4f3b184-6 яшьлек балалар өчен

 

Максат:

Балаларнын иҗади сәләтләрен ачу.

Яшьтәшләре, әти-әниләре каршында чыгыш ясау мөмкинлеге тудыру.

Бурычлар:

1. Балаларны театр сәнгатенә тарту.

2. Сәхнәләштерүнең сәнгати чараларын (гәүдә торышы, мимика, интонация, хәрәкәтләр) кулланырга өйрәтү.

3. Театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Катнашалар: Бабай, әби, кыз, малай, әни, малай, Акбай, песи, тычкан, Шалкан.

 

Касса. Билет сатучы билет сата:

-Исәнмесез.

-Исәнмесез. Билет бирегез әле.

-Нинди билет?

-Зәңгәр(кызыл, сары, яшел, ак) билет.

-Ничә билет?

– 1 (2-3)билет.

-Мә, 1(2-3) билет.

-Рәхмәт. Сау булыгыз.

-Сау булыгыз.

Шул рәвештә дәвам итә.

 

Җиһазлау: Касса, битлекләр, залның 1 почмагына өй макеты куела. Аннан ерак түгел эт оясы тора.

 

Күңелле музыка янгырый. Кош сайраган тавышлар ишетелә. Кулына су сиптерткеч тотып, Бабай керә, орлык чәчә, су сибә.

1 нче алып баручы: Матур яз көнендә Бабай шалкан утырткан. Ул аны җәй буе караган: су чипкән, чүпләрен утаган. Шалкан зу-у-ур булып ускән. (Шалкан зурая)

Шалкан: Мин – Шалкан! Бик зур үстем, мине тартып алыгыз.

Бабай: (кулын каш өстенә куеп, шалкан тирәли әйләнеп йөри.)

Шалкан нинди зу-у-ур булган,

Ай-һай, уңыш биик уңган!

Бик зур булган шалканым ,

Ахры, тарта алмамын… (шалканны тарта)

Булмый, чыкмый… ярдәмгә әбине чакырыйм.

Әби, әби, дим, кил әле,

Синең ярдәм кирәк.

 

Әби: Картым, би-ик шатландым,

Икәү йолкыйк шалканны.

(Икәүләшеп тарталар, тартып чыгара алмыйлар.)

Әби (маңгаендагы тирен сөртеп)

Булмый, бабай, туктале,

Кызны чакырыйм әле:

Әйдә, кызым, кырга,

Шалкан йолкырга!

(Әби янына кыз килә. Шалканны өчәүләп тарталар.)

 

Бергә: Бер, ике, өч! Безнең кулда көч!

Кыз: Булмый, чыкмый.

Мин чакырыйм малайны:

Дамир, әйдә кырга

Шалкан йолкырга!

 

Малай: Бер, ике,өч! Безнең кулда көч!

Юк, булмый, чыкмый.

Әни, әйдә кырга

Шалкан йолкырга!

 

Әни: 1,2,3! Безнең кулда көч!

Юк, булмый, чыкмый.

Әти, кил монда

Шалкан йолкырга!

 

Әти: 1,2,3! Безнең кулда көч!

Мин чакырыйм Акбайны,

Үзебезнең дускайны!

Акбай кил монда!

 

Акбай: (оясыннан чыгып)

Һау-һау! Ай-яй шалкан зур булган!

Әйдә, тартыйк булмаса.

(Тарталар, шалкан чыкмый)

Мин чакырыйм Мәчене,

Безнең мәче бик көчле!

Мәче дус, син өйдәме?

Безгә булыш, әйдәле!

(Шалканны тартырга Мәче килә. Тарталар. )

Мәче: Мин чакырыйм тычканны,

Бик тә көчле дускайны!

Тычкан, туган, килче,

Ярдәм генә итче!

Тычкан: Килдем кырга шалкан тартырга!

(Тарталар)

 

Бергә: бер, ике, өч, дүрт, биш, алты

Шалкан чыкты, дуслык җиңде!

 

2 Алып баручы: Карт бабабыз – бик уңган

Үстергән шундый шалкан!

3 Алып баручы: Шалкан безнең зур булган

Бөтен бакчага тулган.

Без әбигә булышырбыз,

Бергәләп тәмле ашарбыз.

4 Алып баручы: Шулай тартыша торгач, шалкан килеп тә чыккан.

Безнең татар халкы юкка гына “Бердәмлектә – көч” димәгән. Бергәләп тырышкач булдырып була шул.

 

Барысы бергә шатланышып җырлыйлар:

Бар матур бакча,

Анда шалкан үсә.

Менә шундый шалкан зур,

Менә шундый кечкенә.

Шалкан, шалкан, кил әле,

Биеп-биеп кит әле.

Әллә-лә, әллә-лә,

Биеп-биеп кит әле.

Әллә-лә, әллә-лә,

Бергәләп биик әле.

 

Барысы бергә бииләр.

Алып баручы рольләрдә кемнәр уйнаганын әйтә.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“148 нче балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ТАҺИРОВА ЛИЛИЯ  РИФКАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий