Яңа фикерләр:

postheadericon Шалкан.Әкият-бизәгеч

Шалкан

(Рус халык әкияте)

Бабай шалкан утырткан. Шалкан көн үскән, төн үскән, бик зур булган.

1

Атналар, айлар үткән, җәй үткән, көз җиткән. Бабай шалканны йолкырга керешкән.

2

Тартып, тартып караган – шалкан чыкмаган. Бабай шалканны үзе генә тартып чыгара алмагач, ярдәмгә Әбине дә чакырган.

3

Әби – Бабайга, Бабай шалканга тотынган. Әй тартканнар, әй тартканнар — шалкан һаман чыкмаган. Әби булышырга Кызын чакырган.

4

Кыз – Әбигә, Әби – Бабайга, Бабай шалканга тотынган. Тартырга керешкәннәр болар. Әй тартканнар, әй тартканнар – шалкан чыкмаган. Әбинең Кызы шалканны тартышырга Акбайны чакырган.

5

Акбай – Кызга, Кыз – Әбигә, Әби – Бабайга, Бабай шалканга тотынган. Әй тартканнар, әй тартканнар — шалкан һаман чыкмаган, селкенмәгән дә. Акбай ярдәмгә Песине чакырып килгән.

6

Песи — Акбайга, Акбай – Кызга, Кыз – Әбигә, Әби – Бабайга, Бабай шалканга тотынган. Тартырга керешкәннәр. Әй тартканнар, әй тартканнар – шалкан һаман чыкмый икән. Песи Тычканны чакырып китергән.

7

Тычкан — Песигә, Песи — Акбайга, Акбай — Кызга, Кыз — Әбигә, Әби — Бабайга, Бабай шалканга ябышкан. Әй тартканнар, әй тартканнар. Җыйнаулашып тарта торгач, шалкан түзмәгән — төбе-тамыры белән каерылып чыккан.

 

 

Бу әсбап (пособие) белән куллану аңлатмасы.

КҮЧЕРЕРГӘ – Шалкан.Әкият-бизәгеч

1.  Әкиятне балага рәсемнәр буенча сөйләгез. Бала рәсемнәрдән әкиятнең геройларын табып күрсәтсен. Сораулар бирегез, мәсәлән:

-Әкият ничек атала?

-Кем шалканны утырткан?

-Ничек итеп утырткан?(җир казыган, шалканның орлыгын чәчкән, су сипкән)

-Шалкан нинди булып үскән?(кулларны өскә таба күтәреп – зууур булып) Ә бәләкәй шалкан нинди була?(куллар белән күрсәтәбез)

-Шалкан баллымы әллә ачымы?(баллы)

-Бабай кемне булышырга чакырган?

-Әби кемне чакырган?…һ.б.

Әгәр бала җавап бирә алмый икән, аның урынына үзегез җавап бирегез.

 

2. Әкиятне балага берничә тапкыр укыганнан соң, җөмләләрнең азагын әйтеп бетермәгез. Сабыегыз үзе сөйләргә омтылсын.

 

3. Рәсемнәрне буяганда балага төрле сораулар бирегез. Мәсәлән:

-Шалкан яшелчәме яисә җиләк-җимешме?

-Ул нинди төстә була?

-Син тагын нинди яшелчәләр беләсең?

-Кайда Бабайның күзе, борыны, сакалы,аягы? Яисә бу нәрсә? Бу кем?

-Әбинең күлмәген нинди төскә буыйбыз?

-Кызның күлмәгендә ничә чәчәк бар?

-Эт ничек өрә? Нәрсә ашарга ярата?

-Песи йорт хайванымы әллә кыргыймы? Һ.б.

 

4. Рәсемнәр буялып беткәч, аларны кисеп алыгыз, каты кәгазьгә (картон) ябыштырыгыз. Сәхнәләштерелгән тамаша куяр өчен курчаклар әзер!

 

Әсбап (пособие) буенча куллану киңәшләре.

1.Мәктәпкәчә яшьтәге баланың игътибары бик азга гына җитә, шуңа күрә шөгыльләрне  10-15 минуттан да артыграк үткәрергә киңәш ителми.

2.Балага рәсемнәрне буярга тәкъдим итәр алдыннан, аңа карандашны ничек дөрес итеп тотарга кирәклеген күрсәтегез. Мин балавыз(восковые) яисә акварель карандашлар белән кулланырга тәкъдим итәр идем.

3. Әсбап буенча шөгыльләнгәндә баланың мөмкинлекләренә карагыз: үзегез теләгәнчә биремнәрне җиңеләйтегез яисә өстәгез.


ОХШАШ МӘКАЛӘЛӘР:

Конспект: “Шалкан”

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий