Яңа фикерләр:

postheadericon Ни өчен балалар рәсем ясыйлар?

краскиБалачакта без барыбыз да рәссамнар идек. 2-3 яшьтән үсмер чакка кадәр һәр бала ниндидер катлаулы композицияләр ясый, нәрсә күрсә, ишетсә шуны, хәтта исне дә ясый. Күп очракта аларның бу кызыксынулары югала. Рәсемгә тугры булып бары сәләтле кешеләр генә кала. Җир шарының төрле нокта-сында бер үк яшьтәге балалар бер стадияда  бер-берсенә охшаш рәсемнәр ясыйлар.

Аларның фантазияләре бик охшаш. Ә ни өчен балалар рәсем ясыйлар соң? Рәсем ясау яшәешь башында күрү сәләтен арттыра. Бала «вертикаль» һәм «горизонталь»  төшенчәләрен өйрәнә. Аннан соң форманы, материалның ниндилеген, акырынлап әйләнә-тирәне өйрәнә башлый. Өйрәнгәнен, белгәнен сүз белән әйтә алмаганны бала рәсем аша «әйтеп бирә». Рәсем ясау күрү сәләтен, хәрәкәтләнүне генә арттырып кына калмыйча яшәешь, дөнья турындагы күзаллауларын арттыра.  Ә ни өчен балалар үсә барган саен рәсем ясауны ташлыйлар соң? Чөнки сүз күп мәганә ала. Табиблар практикасында рәсем ясау, сәнгать белән (изотерапия) дәвалау ысуллары кулланыла. Бала-ларга бу ысул уңай йогынты ясый, чөнки рәсем ясау бала өчен гадәти күре-неш. Аларның «булдыра алмау комплексы» юк.

Сәнгать эшчәнлеге мәктәпкәчә балалар өчен эшчәнлекнең иң кызыклы бер төре булып тора. Рәсем аша бала узенең әйләнә-тирәгә карашын һәм мөнәсә-бәтен әйтә бирә ала.

08

Шулай ук сәнгать эшчәнлеге балаларның эстетик, акыл  һәм әхлаки яктан усешенә уңай йогынты ясый, хезмәткә карата уңай караш тәрбияли. Рәсем ясауның хисләр, фикерләү сәләте үсешенә йогытысы хакында күп педагог-лар: Фребель, Каменский һ б. язганнар. Сәнгать эшчәнлеге бугенге көндә дә үзенең тәрбияви мәганәсен югалтмады. Ул эстетик тәрбиянең иң кирәкле бер өлеше булып тора. Борынгы Греция рәссамнары рәсем ясауны, гомүмән, хезмәттә генә түгел, белем бирү һәм тәрбияви яктан да мөһим диеп уйла-ганнар.

Сәнгать эшчәнлеге барышында сәнгатьне эстетик һәм эмоциональ яктан кабул итү өчен уңай шартлар тудырыла. Бу үз чиратында яшәешькә карата эстетик карашларын формалаштыруга ярдәм итә.

Бар бала да рәсем ясарга ярата, ләкин бу эш мәҗбүри рәвештә барырга тиеш түгел. Чөнки бала өчен рәсем ясау шатлыклы һәм илһам китерә торган эш. Әлбәттә, моңа баланы берничек тә мәҗбүр итеп булмый, ә бары тик омтылдырырга кирәк. Ә сәнгать эшчәнлеген оештырганда  гадәти булмаган ысулларны куллану балаларны шаккаттыра. Шуның белән аларның рәсем ясауга карата кызыксынулары арта. Мондый оригиналь рәсем ясау балага буяуны, аларнының характерларын, күңел күтәренкелеген тоярга ярдәм ярдәм итә.

06Бер акыл иясе: «Бала ул тутыру өчен савыт кына түгел, ә кабызып җибәрү өчен ут та» – дигән. Һәм баланың күпмедер пычрануы куркыныч түгел, аның үзенең эшеннән канәгать калуы мөһим. Гадәти булмаган алымнар куллану балаларның логик фикерләвен, фантазиясен, күзәтчәнлеген, игтътибарын һәм үз-үзенә ышанычын арттыра.

Балаларның үз рәсемнәрендә исне, тавышны ясауларын, тапны ясап бете-рүләрен күзәтеп тору бик кызык. Мондый шөгыльләрдә балалар төсмерләрне аера белергә өйрәнәләр, диалогик һәм монологик сөйләмнәре үсә. Балага аралашу авыр, ләкин рәсем аша бала үзенең күңел күтәренкелеген күрсәтә ала һәм системалы рәвештә эшләгән очракта, мәктәпкәчә балачакның ахы-рына ул безне үзенең матур эшләре белән шатландыра. Кечкенәләр өчен бармак, тампон, бөтен уч белән рәсем ясау алымнары кулланылса, алга таба шәм, балавызлы карандаш,  нокталы рәсем ясау, монотипия, каты пумала, акбур, җеп, юешь һәм бөгәрләнгән кәгазь һ б. белән эшләү алымнары өстәлә. Буяуга бөтен учлары белән кереп, альбом битенә эз төшереп, һәм өстәвенә ул эзнең «Кыш» исемле ак әкияткә охшавына зур балалар бер дә ким шатлан-мыйлар. Үз куллары белән төрле шаккаттыргыч әйберләр ясаучы рәссамнар түгелмени алар? Әлбәттә, алар булдыралар! Бу балаларның фантазияларын арттырып җибәрә, күңел күтәренкелеге арта.

Гадәти булмаган рәсем ясау алымнарын шөгыльләрдә генә тугел, буш вакытларда да кулланырга була. Бу алымнарны куллану балаларның сәнгать эшчәнлегенә карата кызыксынуларын арттыра.

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

“61 нче балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

АЛЕКСЕЕВА ФӘНЗИЛӘ ШАМИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий