Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: Кисеп-ябыштыру “Пароход”

 015-6 яшьлек балалар өчен

 

Юнәлеше: Нәфасәти тәрбия.

 

Ижади сәнгать белем биру өлкәсе: Танып – белү.

Интегратив белем биру өлкәләре: “Танып – белү” (транспорт төрләре белән танышу); “Хезмәт”, “Иҗади сәнгать”(кисеп ябыштыру), “Аралашу”(коммуникация), “Социальләштерү”,

“Физик тәрбия”, “Куркынычсызлык”.

 

Үткәрү формасы: Уен-эшчәнлек.

 

Максат: Кисеп ябыштыру турындагы белемнәрне ныгыту, камилләштерү (түгәрәк, турыпочмаклы өлешләрен кисәргә өйрәтү).

Бурычлар:

  • Тәрбияви: тормыш куркынычсызлыгы нигезләрен формалаштыру. Балаларда мөстәкыйльлек, җаваплылык хисе үстерү.
  • Белем дәрәҗәсен үстерү: психик процессларны үстерү; игьтибарлылык, хәтер, фикерләү.
  • Укыту, өйрәтү: транспорт төрләре буенча белемнәрне ныгыту.Төрләре буенча аера белүне формалаштыру,исемнәрен дөрес әйтү.Балаларның белем дәрәҗәсен тирәнәйтү.

 

Нәтижә: Тәрбияче соравына тулы итеп җавап бирү. Сөйләм вакытында аралашу.Транспорт турында табышмаклар әйтү. Кисеп ябыштыру вакытында активлык күрсәтү.

 

Методлар һәм алымнар: уен, аралашу, хезмәт, танып – белү,

иҗади-сәнгать.

 

Техник чаралар: магнитофон,  проектор.

 

Тәрбияләнүчеләр белән әзерлек эше:

Дидактик уен “Транспорт төрләре.”

Шигырь уку “Минем кораб” Н.Гайсин.

Кисеп ябыштыру.

Табышмаклар.

 

Дидактик материаллар:

  1. Картиналар   җыелмасы транспорт төрләре.
  2. Төсле    кәгазь, картон.
  3. Пароход рәсемнәре.
  4. Төрле   транспрот төренә караган уенчыклар.

 

Ижади якын килү: Дамирга кайчы белән дөрес итеп кисәргә кирәклеген күрсәтү.

 

Турыдан туры укыту эшчәнлегенең төзелеше:

  1. 0ештыру моменты – 6 мин.
  2. Төп   өлеш (иҗади сәнгать – кисеп ябыштыру) – 17 мин.
  3. Нәтиҗәле    эшчәнлек – 5 мин.
  4. Турыдан-туры укыту эшчәнлеге төзелешенә анализ -3  мин.

 

 

Турыдан туры укыту эшчәнлегенең барышы.

1. Оештыру моменты.

– Исәнмесез,балалар! Карагыз әле,балалар, бездә бүген кунаклар бар.

Әйдәгез алар белән дә исәнләшик.

Бүген без Нур Гайсинның “Минем кораб” шигыре белән танышырбыз.

 

Капитан минем абый –

Йөзә ерак диңгездә.

Бик сагындык абыйны

Өйдә бөтенебез дә.

Әнигә хатлар яза,

Яшим, ди, ул исән -таза,

Өзелеп көтәм үзен,

Кунакка кайта көзен.

Алып кайтыр ул миңа

Бүләккә нәни кораб.

Мин корабны йөздерермен

Абыем кебек карап.

 

– Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

– Малай нәрсә турында хыяллана?

Ә хәзер, балалар, килегез әле монда, өстәл янына, бе­лемнәребезне сынар өчен безгә кунак апабыз уенчыклар алып килгән. Аларны без төрләргә аерыйк.

 

1. Һава транспорты: самолет, вертолет.

Канаты бар-җилпеми

Эче җылы- җил тими

Корыч йөрәкле кош ул

Безнең яраткан дус ул. (Самолет)

 

2. Йөк транспорты: камаз, трактор.

Ат түгел,кешнәми

Йөз аттан КИМ эшләми

Үзе тыр да тыр

Я, бу нәрсә кем әйтер.(Трактор)

 

3.Җәмәгать транспорты: автобус,троллейбус.

Каладагы үгезләрнең

Пар сукмакта мөгезләре.

Сукмактан чыкса мөгез

Шып туктар чапкан үгез.(Троллейбус)

 

4. Тимер юл транспорты: поезд, трамвай.

Ат дисәң ат түгел

Кырык аяк үрмәли

Армый да, талмый да,

Сәгатенә ярты йөзне китә.(Поезд)

 

5.Җигүле транспорт: ат, дөя, фил.

Сабан туенда узыша,

Бар эшемә булыша.

Утырдым исә биленә,

Илтә кирәк җиремә.(Ат)

 

6. Җиңел транспорт: автомобиль.

Арбасы бар,аты юк,

Тәртә – мәзәр заты юк;

Тоткасына кулың тисә,

Атны да узып китә.(Автомобус)

 

7. Су транспорты: пароход, көймә, кораб.

Балык түгел – суда йөзә

Туктаусыз төтен бөркә,

Эченә кереп утырсаң

Су буйлап алып китә.(пароход)

 

– Балалар, әйдәгез әле су транспорты төренә ныграк тукта- лыйк. Экраннан пароход рәсемнәрен карыйк.

– Көннәр ямьсез, җилле булса пароходлар диңгез, океан­нарга чыкмый.

 

-Пароход белән кем җитәкчелек итә икән соң? (Капитан)

-Әйтегез әле, пароходта капитан һәм матрослар нинди булырга тиеш? (Көчле, гадел, курку белмәс)

 

2. Төп өлеш (иҗади сәнгать, кисеп ябыштыру)

-Әйдәгез хәзер үзебезнең пароходны төзик.

-Пароходны ничек кисәбез?

-Иң беренче пароходның төп өлешен (корпусын) кисәбез. Ул трапеция формасында. Бу фигураның ике ягы бар: туры һәм кыек яклар.

-Тагын нинди охшаш предматларны беләсез?(Юбка,итәк). Иллюминаторларын (төрле төстәге яктырткыч утлар) сурәтләү өчен ачык төстәге түгәрәкләр кисәбез. Аларны без пароходның корпусына (төп өлешенә) ябыштырабыз.Тәрәзәләрне (дүртпочмакларны) каюта (пароходтагы бүлмәләрне шулай дип атыйлар) өлешенә ябыштырабыз.

-Хәзер ял итеп алыйк.

-Корабльләр киләләр,киләләр,тү-тү-тү(куллар белән бино­кльдән карау хәрәкәте ясала, кулларын рупор сыман итеп авызга куеп, гудок кычкырткан тавыш чыгаралар)

 

Турыдан туры укыту эшчәнлеге төзелешенә анализ.

-Балалар сез бүген бик актив булдыгыз.

-Без бүген нәрсәләр эшләдек? (Санадык, ябыштырдык, транспорт төрләре белән таныштык, сөйләм теле, рус теле аша аралаштык)

Балаларның эшләрен бергәләп карау, сәнгатьле һәм пөхтә эшләрне карау.

 

Файдаланылган әдәбият:

1. Комплексные   занятие по программе “От рождения до школын под редакцией Н.Е.Вераксы, Т.С.Комаровой, М.А. Ва-сильевой.Старшая группа./авт.-сост.Н.В.Лободина.

Волгоград:Учитель,2012-258с.

2. Төбәкнең         мәктәпкәчә белем бирү программасы.

Р.К. Шәехова.Казан: 2012-142 б.

3. Иң матур сүз. Ата- аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен хрестоматия./авт.К.В.Закирова.Казан:

“Мәгариф”нәшрияты, 2000-251 б.

4. Азрак ял итеп алыйк.Физкультминутлар,сүзле хәрәкәтле уеннар./авт.И.Х.Муяссарова.казан Д998-6 б.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“КҮКЧӘЧӘК” 68 нче балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

  тәрбиячесе

 ВӘЛИЕВА ЛАНДЫШ ИЛГИЗ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий