Хикмәтле сүзләр
Бер көнне Хәсән иптәшләре янына чыкты да, кычкырып:
– Ә минем коралым бар! – дип мактанып әйтте. Малайлар аның янына җыелыштылар, аны уратып алдылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларны берсе артыннан берсе яудырдылар:
– Нинди корал?!
– Зурмы соң ул?
– О-о, каян килде соң әле ул сиңа?
– Нәрсә соң ул: кылычмы, мылтыкмы?..
Хәсән, иптәшләре шул хәтле игътибар иткәннәренә сөенеп, аларны ныграк кызыктырыр өчен, тагын да серлерәк итеп сөйли башлады:
– Ул корал гади генә түгел, аның илаһи көче бар! Ул күзгә күренми торган дошманнарны да һәлак итә! – Шулай диде дә ул, беразга тынып, дусларына карады. Алар исә, кымшанырга да куркып, күзләрен зур ачып, Хәсәннең сөйләп бетерүен көтәләр иде. Хәсән дәвам итте:
– Әле алай гына да түгел, ул үземне дә яхшы якка үзгәртергә бер сәбәп булып тора!
– Хәсән, – диде бер иптәше, – син сөйли торган нәрсәләр бер дә чынбарлыкка охшамаган, әкият сөйлисеңдер син!!!
– Тукта әле, – дип бүлдерде аны икенчесе, – сөйләп бетерсен!
– Инде дә әйтимме нинди корал икәнен?
– Әйт, әлбәттә! – дип беравыздан әйттеләр малайлар.
– Ул корал – дога!!! Чөнки дога – күзгә күренми торган җен-шәйтаннардан котылырга ярдәм итүче чара! Ул иң көчле корал булып санала, миңа аны әти әйтте! Дога ярдәмендә үзебез дә яхшы якка үзәреп, камилләшә алабыз. Менә нинди көчле корал!!!
– Мин дә беләм, мин дә беләм! – диде Алмаз. – Миңа әбием өйрәтте: бисмиЛләһир рахмәнир рахиим! Ул: “Улым, бу сүзләрне һәрвакытта да әйтеп йөр, беркайчан да онытма, алар – хикмәтле!” – диде.
Малайлар әле бик озак әти-әниләре, әби-бабалары өйрәткән догадарны исләренә төшерделәр. Кич җиткәч, һәммәсе дә өйләренә “кораллар” белән кайтып киттеләр.
Комментарии: |