Яңа фикерләр:

postheadericon Бала кәнфит сораганда укыла торган әкият

Күп кешеләр баллыны яраталар. Ә балалар – аеруча. Баллы ризыклар баланың үсеше өчен бик кирәк, ләкин аңа күбрәк файдалы татлылыклар бирергә тырышыгыз. Мәсәлән, бал (аллергия булмаса), җиләк-җимешләр, кипкән җимешләр, яшелчәләр. Ә торт яисә күмәч белән сыйланырга телисез икән, аларны үзегез сабыегыз белән бергә табигый азык-төлектән пешерегез.

 Елак әтәч

(Рабит Батулла әкияте)

е3

Бер әтәч очрады миңа бүген. Акырыплар елап утырган көне.

— Нигә елыйсың, әтәчкәй? — дип сорадым. Әтәч томшыгын ачып күрсәтте. Тешләре коелып беткән икән мескеннең.

Әтәч һаман елый:

— И-и-и, томшыгым авырта-а. Йоклый алмыйм. Ашый алмыйм. Чукый алмыйм.

— Кем койды соң синең тешләреңне, әтәчкәй? — дим.

— Конфет күп ашадым. Шоколад яратам мин. Менә хәзер ашый алмыйм, йоклый алмыйм, чукый алмыйм, томшыгым сызлый-и-и-и, — дип елый әтәч.

 

Син бит әтәч түгел, улым, елама. Ату тавыклар көләр үзеңнән. Әнә әтәчкәйдән бөтен тавыклар көлә икән хәзер.

 

— Елак-елак, елтын колак,

Карама таяк, карт әтәч.

Гарьлек, хурлык,

Бер түбәтәй орлык! —

 

дип җыр чыгарганнар тавыклар әтәч турында.

 

Син бит әтәч түгел, конфет күп ашама, шоколад сорама. Ату елак әтәч сыман тешсез калырсың, аннары йоклый алмассың.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий