Яңа фикерләр:

postheadericon Адәм галәйһиссәләм. 1 кисәк

Аллаһ Тәгалә Үзенең чиксез кодрәте белән алты көндә җир һәм күкләрне бар итте.

2575084_0_0_C10-1_tlog

Бу вакытка инде нурдан яратылган фәрештәләр һәм уттан яратылган җеннәр бар иде. Фәрештәләр бөтенесе дә һәм Иблис исемле җен Җәннәттә яшиләр иде. Алар, Аллаһның бөеклегенә сокланып, барысы да сәҗдә кылдылар.

Менә Аллаһ Тәгалә кешене бар итәргә теләде. Аны Ул балчыктан яратты. Аның исеме Адәм булды. Аллаһ Адәмне бар иткәч, бөтенесенә дә Адәмне ихтирам итеп сәҗдә кылырга кушты. Һәм барлык фәрештәләр дә, Аллаһ кушканны үтәргә ашыгып, сәҗдә кылдылар. Әмма Иблис исемле җен карышты, берүзе басып калды.

Аллаһ Тәгалә Иблистән ни өчен шулай эшләвен сорады.

Иблис Аңа җавап бирде: “Мин Адәмнән яхшырак, чөнки Син мине уттан, ә аны балчыктан бар иттең!” Аллаһ Тәгалә Иблискә бик ачулы булды: ул бит Аллаһ кушканны эшләргә теләмәде, әле җитмәсә, үзен өстен куеп “Мин – яхшырак!” ди.

Менә шулай, нәни дустым, Аллаһ Тәгалә Үзенең сүзен тыңламаучыларны ачулана, андыйларны яратмый. Чөнки Аллаһ – Ул бөтен нәрсәне Белүче: безгә нәрсә яхшырак икәнен дә, безгә нәрсәләр кирәген дә Ул белә. Шуңа күрә, Ул кушкан икән, димәк шул – безгә иң яхшысы. Тагын син, акыллым, шуны бел: Аллаһ Тәгалә үз-үзен кемнәндер өстен, яхшырак итеп күрүчеләрне дә яратмый, аларны да ачулана. Димәк, без Аллаһ нәрсә куша, шуны үтәп яшәргә тиеш: беренчедән, Аллаһ безне күбрәк яратачак, икенчедән, үзебезгә үк яшәргә җиңелрәк булачак.

549448183Шулай итеп, Аллаһ Тәгалә явыз Иблискә нык ачулы булды, аны Җәннәттән куды: “Җәннәттән чык, син Минем рәхмәтемнән дә чыктың”, – диде. Инде күрәсеңме, дустым, Аллаһ кушканнарны тыңламасак, без дә Җәннәтсез калырга мөмкинбез!!! Ә бу – бик куркыныч! Чөнки әгәр дә Аллаһ безгә Җәннәт бирми икән, димәк безнең барасы урыныбыз – Җәһәннәм уты! Аллаһ безне моннан Үзе сакласын! Безнең бит утка керәсе килми, әйме, акыллым? Димәк, безгә Аллаһ кушканнарның бөтенесен дә үтәргә кирәк!

Иблис шушы көннән башлап, Шәйтан булды. Шәйтан – Аллаһның рәхмәтеннән куылган дигән сүз.

Шәйтан, үзенең Җәннәттән куылганына үзе гаепле булса да, Аллаһ Тәгаләне һәм Адәмне гаепле итеп күрде. Башта ул Аллаһтан Кыямәт көненә хәтле яшәрлек озын гомер сорады, Аллаһ аңа шундый озын гомер биргәч, Аллаһка ул: “Син мине шулай бозганың, аздырганың өчен, мин, әлбәттә, кешеләрне алдап аздырыр өчен туры юлың өстендә утырачакмын.

49537

Аларның алларыннан, артларыннан, уңнарыннан һәм сулларыннан килермен. Шуннан соң аларның күбесен шөкер итүчеләрдән тапмассың”, – диде.

Менә күрдеңме инде, кечкенә дустым, Шәйтанның ни кадәрле явыз икәнлеген? Ул – безгә ачык дошман! Ул безнең яныбызга килеп, төрле явыз фикерләр әйтә, начар гамәлләр кылырга куша. Әгәр дә син начар итеп уйлый башлыйсың икән, димәк, сиңа Шәйтан килеп шул уйны пышылдаган. Син бу фикерләрне тиз генә куып, Аллаһка мөрәҗәгать ит: “Әгузү биЛләһи минәшшәйтанир радҗиим!” Ягъни: “Мин куылган шәйтаннан Аллаһка сыенам!”

(Бакара сүрәсенең 29-34, Сад сүрәсенең 75-78 нче аятьләрен кара)

 

Дәвамы монда: Адәм  галәйһиссәләм – 2 кисәк

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий